Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәламәтлек – зур байлык

Болгардагы 2нче урта мәктәптә уздырылган класс сәгате Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланды.

8 Б классында кеше өчен иң кадерле нәрсә – сәламәтлек турында сөйләштеләр. Класс сәгатенә шулай ук укучыларның әти-әниләре, мәктәп директоры Людмила Борюшкина да чакырылды.
Башта класс җитәкчесе Анна Калинкина игътибарны СПИД проблемасына җәлеп итте, укучыларга бу чирнең нинди куркыныч тудыруы һәм аннан саклану чаралары, ВИЧ-инфекция йоктырган кешеләргә карата игътибарлы булырга кирәклеге турында сөйләде.
Класс сәгатендә һәр укучыга кызыл тасма таратып чыктылар. Бу тасма, бөтен дөньяда каралганча, кешеләрнең СПИД проблемасын тирәнтен аңлавын, авыру кешеләрне кимсетү, аларны җәмгыятьтән аралауга каршы булуларын чагылдыра торган символ.
Аннары укучылар биш командага бүленеп, әлеге тема буенча оештырылган конкурсларда катнаштылар. Класс сәгатендә укучыларның барысы да актив катнашты, алар өчен дискуссияләр һәм “#сәламәтлегеңнеяшьтән сакла” флешмобы оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев