Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Син мәктәбеңне яратасыңмы?

Дима Лисов (1 класс): - Мин барлык дусларыма да безнең мәктәп - иң әйбәте, дип әйтәм. Монда укытучылар да, тәрбиячеләр дә яхшы. Ачулансалар да, аз гына ачуланалар. Валера Друзин (2 класс): - Миңа озын тәнәфес бик ошый, без анда урамга чыгабыз. Ашханәдә бик тәмле күмәч һәм запеканка бирәләр. Пешекчеләребез менә...

Дима Лисов (1 класс):
- Мин барлык дусларыма да безнең мәктәп - иң әйбәте, дип әйтәм. Монда укытучылар да, тәрбиячеләр дә яхшы. Ачулансалар да, аз гына ачуланалар.
Валера Друзин (2 класс):
- Миңа озын тәнәфес бик ошый, без анда урамга чыгабыз. Ашханәдә бик тәмле күмәч һәм запеканка бирәләр. Пешекчеләребез менә дигән!
Дима Акайкин (3 класс):
- Ә мин спортзалда төрле конкурслар үткәрелүен яратам. Исегездәме, берсендә Ольга Алексеевна белән Светлана Михайловна безне чак кына җиңми калдылар? Мин ул чакта шоколад аларга эләгер дип курыккан идем...
Люба Новикова (4 класс):
- Миңа иң ошаганы - шимбә һәм якшәмбе дискотекалары. Яраткан киемеңне киеп, җаның теләгән кадәр биергә була. Тәрбиячеләр дә йокларга иртә яткырмыйлар...
Дима Калинкин (5 класс):
- Ә мин спортзалда өлкән класс укучылары белән өлкәннәр волейбол уйнаганны хәтерлим. Укытучылар да, тәрбиячеләр дә, шәфкать туташлары да, хәтта директор үзе дә катнашты. Монда өлкәннәр җиңеп чыкты, алар зуррак шул...
Настя Тарынчева (6 класс):
- Мин бу мәктәптә инде алтынчы ел укыйм. Барысы да ошый. Һәрвакыт олимпиадаларда катнашам, яхшы укырга тырышам.
Вадим Слинкин (7 класс):
- Мин сәламәтлек театрына теләп йөрим. Һәрвакыт төп рольләрне башкарам. Барыбыз да тырышабыз, төрле конкурсларда алдынгы урыннарны алабыз. Мөгаен, мәктәпне тәмамлагач, театр училищесына керермен...
Никита Будин (8 класс):
- Мин Алексеевскидан килдем, санаторий мәктәптә әле беренче ел гына укыйм. Мәктәп ошый, аеруча укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең укучыларга мөнәсәбәте әйбәт.
Руфина Люман (9 класс):
- Санаторий мәктәптә инде җиденче ел укыганлыктан, мин аның турында китап яза алыр идем, мөгаен. Быел 9нчы классны бетерәм. Монда үткәргән елларым бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Ольга Алексеевна Марянинаны, аның сөйкемле елмаюын, ярдәмен, безнең өчен чын күңелдән борчылучы Галина Петровна Городчукны мәңге онытасым юк. Рәхмәт сезгә, кадерле укытучыларым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев