Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шәһәрдәге икенче урта мәктәптә сынау имтиханнары тапшырып карадылар

Шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен БДИ пуктында шулай язылган.

Шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен БДИ пуктында шулай язылган. “БДИны ата-аналар тапшыра торган бердәм көн” Бөтенроссия акциясенә шәһәрдәге беренче һәм икенче урта мәктәпне тәмамларга җыенган егет-кызларның 15 әти-әнисе актив кушылды. 

Акцияне район мәгариф бүлеге оештырды. Ул мәктәпне тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналарындагы психологик киеренкелекне киметергә, җәмәгатьчелекне имтиханнар тапшыру процедурасы белән якыннанрак таныштырырга ярдәм итәргә тиеш.

Махсус куелган рамка аша чыккач, ата-аналар аудиториягә уза. Методистлар аларга имтихан этаплары турында сөйли, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирә, аннары рус теленнән гадиләштерелгән биремне үтәргә керешәләр.

–Акция бишенче тапкыр уза, – ди Людмила Рыбакова. – Ата-аналар озакламый үзләренең балаларын көткән сынаулар аша уза. Сүз дә юк, дулкынландыра, бераз әле каушата да торган процедура бу. Балаларга төрле биремнәр бирелә, аларның барысын да чишәргә кирәк. Бер караганда, катлаулы да түгел кебек. Барыбер яхшылап әзерләнергә кирәк.

Владимир Егоров алда торган имтиханнарга психологик һәм практик әзерлеккә игътибарны күбрәк бирергә кирәк, ди.

Реклама

–БДИ тапшырган вакытта теоретик белем белән бергә психологик әзерлек, үз көчең карата булган ышаныч та зур әһәмияткә ия, – ди Егоров. – Монда гаилә, ата-аналар зур роль уйный. Рособрнадзор бу акцияне юкка уйлап чыгармаган. Башта ата-аналар сынауны үзләре узарга тиеш, аннары инде аның нечкәлекләре турында үзләренең балаларына аңлатып бирә алачаклар.

 “Быел олы улыбыз Илья имтиханнар тапшырачак. Оештыручылар безгә барысын да аңлатып бирде, яхшылап әзерләнсәң, бер кыенлыгы да юк кебек. Барысы да кешенең үзенә бәйле”, – диде Болгарда яшәүче Екатерина Монахова.

Сез беләсезме икән?

“БДИны бердәм тапшыра торган көн” акциясе Бердәм дәүләт имтиханнарыннан аермалы буларак, укучыларга түгел, ә аларның ата-аналарына адресланган. Имтиханнар барышында, алар балалар белән урыннарын алмашып, имтихан тапшыру процедурасын тулысынча уза алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X