Ел саен яңа уку елы күп мәшәкатьләр тудыра. Күпләр аңа инде алдан ук хәзерләнеп куя. Әңгәмәдәшләребезнең барысы да яңа уку елына әзерме һәм 1 сентябрь белән Белем көнен нинди кәеф белән каршылый икән?
Елена Колоткова (Болгар шәһәре):
- Кызыбыз быел унынчы класска бара. Мәктәпкә кирәк нәрсәләрнең барысын да хәзерләп куйдык диярлек. Кайбер язу-сызу әсбапларын гына сатып аласы калды. Мәктәп формасы узган елдан калганлыктан, быел чыгымнар азрак булды. Без аны Ульяновск җитештерүчеләреннән сатып алган идек. Шулай да алыштырып кияргә пиджак, итәк, блузкалар сатып алырга туры килде. Мәктәп формасына куелган таләпләрдән читкә тайпылмаска тырыштык.
Дәреслекләр белән мәсьәлә хәл ителмәгән әле. Башка елларда аларны сатып алу шактый чыгым таләп итте, моннан тыш, дәфтәрләр дә кирәк булды. Узган елдан калган дәреслекләрнең кайберләрен танышларыбызга саттык.
Хәзер бөтен нәрсә бик кыйммәт. Тик безгә әби-бабайлар ярдәм итә. Мәктәп укучысы да гаиләдә берәү генә...
Гөлсинә Нуруллина (Кузнечиха авылы):
- Кызым Ләйсән белән 1 сентябрьне түземсезлек белән көтеп торабыз, ул быел беренче класска бара. Алган киемнәрен көн саен киеп карый. Бөтен кирәк нәрсәне Димитровградтан һәм Болгардан алдык. Моңа сигез мең сум чамасы акча китте. Әле тагын кышкы киемнәр дә сатып алырга кирәк. Өлкән улыбыз техникумның икенче курсында укый. Аңа да яңа киемнәр кирәк. Шулай итеп, балаларны яңа уку елына хәзерләү шактый чыгым таләп итә, минемчә, эшләп торган кеше моны гына булдыра ала. Эшләмәгән кешегә, билгеле, кыенрак туры килә.
Елена Ганичева (Өчкүл авылы):
- Уку елына тулысынча хәзерләндек. Мәсәлән, мин декрет ялыннан соң эшкә чыгам, Өчкүл мәктәбендә химия белән биология укытачакмын. Үзем Тольятти педагогия университетын тәмамлап, быел дистанцион нигездә һөнәри белем алдым. Яңа мәктәп, яңа коллективка эшкә чыкканга күрә, үзем дә беренче класска барам кебек тоела. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм.
Улларым өчен кайбер әйберләр узган елдан калды, кайберләрен яңадан алырга туры килде. Чыгымнар шактый сизелерлек булды, тик нишлисең, бер мин генә түгел. Дәреслекләрне сатып алырга кирәк булмавы бик уңайлы, алар мәктәп китапханәсендә бар. Барыбыз да беренче сентябрь җиткәнен көтәбез.
Наталья Николаева (Болгар шәһәре):
- Бездә әйберләр бик кыйммәт булганлыктан, хәзер укучыны мәктәпкә җыю авыр. Хәтта гаиләдә бер генә укучы булса да... Шуңа күрә Казанга барырга туры килде, анда әйберләр дә арзанрак, сайлап алу мөмкинлеге дә күбрәк. Юл чыгымнарын исәпкә алып та, барыбер арзангарак төшә.
Нигәдер дәреслекләр белән мәсьәлә әле дә хәл ителми. Телевизордан аларны сатып алырга кирәкми дип һаман әйтеп торсалар да, нәтиҗәдә аларны сатып алуга шактый зур сумма китә.
Шуңа карамастан, балаларыбыз кешедән ким йөрмәсен дип тырышабыз.
Лилия Хәмидуллина (Иске Рәҗәп):
- Беренче сентябрь - ата-аналар, укучылар һәм укытучыларны берләштергән чын бәйрәм ул. Минем өчен бу соңгы уку елы булганга күрә, аеруча дулкынланып көтәм. БДИ тапшыру бераз куркытса да, минемчә, иң мөһиме - тырышып уку. Мин 4кә һәм 5кә генә укыйм. Бу уку елында да сынатмаска тырышам.
Кием-салымны саклап кигәнгә, быел мәктәп формасын сатып алырга туры килмәде. Аяк киемнәрен һәм язу-сызу әсбапларын әти-әнием Яр Чаллыдан алып кайтып бирделәр.
Елена Ермолаева (Бураково авылы):
- Мәктәп директоры буларак, быелгы уку елы алдыннан бюджет акчалары хисабына яхшы гына ремонт ясавыбызны әйтеп үтәсем килә.
Өстәмә класска да ремонт ясадык, ул безгә бик кирәк иде. Мәктәптә белем алу өчен яхшы шартлар тудырылган һәм беренче сентябрьдә безгә 65 укучы килергә тиеш.
Мәктәп яны бакчасыннан мул уңыш җыеп алдык һәм кайнатмаларны, тозлыкларны, маринадларны җитәрлек күләмдә хәзерләдек. Шулай итеп, ашханәдә туклануны төрләндерә алабыз.
Барлык укытучылар да җитәрлек, шуңа күрә коллектив үз алдында торган бурычларны үтәргә тулысынча әзер.
Нет комментариев