Шәһәрдә "Регата" балалар (яшүсмерләр) техник иҗат станциясе бишенче ел эшли. Бирегә дүрт йөзгә якын бала йөри. Укудан буш вакытта алар ни белән шөгыльләнә соң?
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Станция карамагына тапшырылган элеккеге 2нче урта мәктәп бинасында төштән соң балалар һәрвакыт күп була. Бүлмәләрнең берсендә урта яшьтәге малайлар робот техникасы белән шөгыльләнәләр. Әлеге берләшмә белән Николай Фролов җитәкчелек итә. Баштарак балалар гади роботлар гына җыйганнар, бу елдан башлап хәрәкәтләнүче тимер конструкторлар өчен программа да төзи башлаганнар. Әлеге программалар ярдәмендә катлаулы каршылыкларны да буйсындырырга мөмкин. "Робот техникасын программалаштыру нигезләре" дигән яңа берләшмә белән Светлана Володина җитәкчелек итә.
Ә менә кызлар исә пыяла мозаикасы белән кызыксыналар. Кызык һәм игътибарга лаек булырлык әйберләр ясыйлар. Гранул рәвешендәге буяулар ярдәмендә гадәти пыяла бокаллар, банкаларны һәм башка нәрсәләрне матур итеп бизиләр. Балчыктан һәм гипстан барельеф ясау белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Балчык сувенирлар һәм картиналар теләсә кайсы бүлмә яки бинаны бизәп торырга мөмкин. Әлеге берләшмәләр белән Гүзәл Абдрәшитова, Евгений Романьков һәм Лариса Осинцева җитәкчелек итә.

Шулай да, картинг клубы базасында төзелгән станциянең төп эш юнәлеше булып техник иҗат һәм җилкәнле спорт санала. Җәйге навигация чорында станциягә йөрүчеләр "Оптимист" һәм "Луч" классларына караучы төрле яхталарда Идел киңлекләренә йөзәргә чыгалар. Әлеге яхталар балаларны җилкәнле спорт төрләренә өйрәтү өчен махсус чыгарылган. Су-чаңгы спорты белән шөгыльләнгәндә иминлекне тәэмин итү һәм зур яхталарны озатканда станциядә "Альбатрос" катеры кулланалар. Идел суы аша Казанга яки Ульянга походлар оештырылганда, бу катер әһәмиятле роль уйный.
Әлеге берләшмәгә йөрүче балалар район данын яклап төрле дәрәҗәдәге ярышларда да катнашалар. Яхтачылар һәм су чаңгысы белән шөгыльләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары республика педагоглары конференциясенең программасына да кертелгән иде. Спортның әлеге төре белән ничек мавыгулары турында балалар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да сөйләгәннәр. Сентябрьдә бирелгән грант акчасына "Альбатрос"ка өч йөз мең сумлык мотор сатып алганнар. Киләчәктә катер су чаңгысы белән шөгыльләнгәндә өйрәтү функциясен дә үтәргә тиеш.
Кайтинг - җилкәнле спортның бер төрле. Моны спортның заманча һәм уникаль бер төре диргә дә була әле. Кайтингта, гадәттә, кайтларның яки зур һава еланнарының тарту көче кулланыла. "Регата"да 9 каркаслы кайт һәм 7 парафойл (кайтның бер тибы) бар. Боларның барысы да 2013 елда бирелгән грант акчасы исәбенә сатып алынган. Кышкы айларда исә балалар үзләрен сноукайтингта (чаңгы, сноуборд яки тимераяк ярдәмендә кар өстендә яки бозда буксирлы кайт белән йөрү) сыный алалар. Балалар карамагында 12 сноуборд бар.
Кайт белән бергә чаңгылы слалом спорты да үсә бара. "Регата"га йөрүче яшь кайтингчыларның моның өчен кирәкле бөтен әйбере дә бар. Әлбәттә инде, яшүсмерләрдә иң зур кызыксыну тудыра торган тагын бер спорт төрле - картинг. Кайсы гына малайның кече литражлы узыш машинасына утырып җилләрдән дә җитезрәк җилдерәсе килмәс икән! Шунысын әйтергә кирәк, картингчылар инде республика дәрәҗәсендәге бәйгедә көч сынашып беркадәр тәҗрибә дә туплаган. Кристина Гайсина дүртенче урынны алып, спортның әлеге төре буенча Татарстанның җыелма командасы составына кертелгән.
"Регата"га йөрүчеләр буерлар турында да ишетеп кенә белмиләр. Боз өстеннән шуу өчен мондый җиңел көймәга мачта һәм җилкән урнаштырылган. Ул әле яхтага да ошап тора. Быел "Регата"га йөрүчеләр һәм аларның педагоглары кулы белән ясалган буер модификацияләренең берсен Казанда республиканың техник иҗат фестивалендә дә күрсәткәннәр.
Балаларда җиңел рамлы автомобильләр яки багги да зур кызыксыну уята. Мондый автомобильләрдә шөгыльләнү җилкән белән идарә итү тәҗрибәсен арттыра. Җилкән спорты һәм аның башка бүлекләре белән педагог Николай Фролов һәм станция директоры Владимир Трошин җитәкчелек итә.
Балалар әле тагын радио ярдәмендә идарә ителүче суднолар төзүдә дә үзләрен сынап карыйлар. Җилкәнле кечерәк судноларга идарә итү өчен махсус пульт урнаштыралар. Берләшмә белән Руслан Рәдҗәбов җитәкчелек итә.
"Регата"га әнә шундый талантлы, күп нәрсәләр белән кызыксынучы балалар йөри. Биредә бит әле тагын төрле эш кораллары һәм приборлар белән эш итәргә дә өйрәнәләр. Мәсәлән, виброшомарткыч һәм металл кисә торган машина, эретеп ябыштыру аппараты белән эшлиләр. Владимир Трошин әйтүенчә, алган белемнәрнең барысы да укучыларга киләчәк тормышта бик кирәк булачак. Балалар уку елы дәвамында походларга да бик теләп йөриләр. Берләштерүче мондый күмәк чараларны балалар бик яраталар. Иң мөһиме - буш вакытларын үзләренә файдалы итеп уздыралар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев