Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Һәр дәресен көтеп алалар

Егерме биш елга якын Иске Рәҗәп урта мәктәбендә эшләү дәверендә, Равил Әсәдулла улы Шәфигуллин бик күп укучыларда физкультура һәм спортка мәхәббәт тәрбияләгән.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.

"НЖ".

- Һөнәр сайлауда укытучым Газиз Газимҗановның йогынтысы зур булды. Һәрчак сәламәт тормыш рәвеше белән яшәгән, утыз яшен тутыргач бокс буенча СССРның спорт мастеры исеменә лаек булган бу кешене барыбыз да ихтирам иттек. Мин аның дәресләрен түземсезлек белән көтеп алдым, киләчәктә аның кебек буласым килде, - дип сөйли Равил Әсәдулла улы. - Мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча документларымны Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетына илтеп тапшырдым.

Кулына институт дипломы алып чыккан яшь белгеч җиде ел туган Балтач районында эшли. 1987 елда аны язмыш безнең районга китереп чыгара. Иске Рәҗәп мәктәбендә аны җылы каршылыйлар, яшь укытучының беренче дәресләре балаларда зур кызыксыну уята. Һәр дәресне мавыктыргыч итү, билгеле бер күнекмәләр белән балалар организмын ныгыту өчен тырыша ул.

Эшенә җаны-тәне белән бирелгән укытучы үзенә генә хас булган энтузиазм белән волейбол, баскетбол, футбол, татарча көрәш түгәрәкләре оештыра. Шунысын да әйтергә кирәк, ул үзе көрәш белән балачак елларыннан ук шөгыльләнә башлаган, үз үлчәү авырлыгында берничә тапкыр мәктәп чемпионы була, "Татарстан яшьләре" газетасы оештырган республика бәйгеләрендә призлы урыннарга чыга. Мәктәптә укыганда шулай ук хоккей белән мавыга, авыл һәм район җыелма командасы составында уйнап, төрле бүләкләр ала.

Түгәрәкләргә йөрергә теләүчеләрнең күплегенә укытучының да исе китә. Малайларны аеруча татарча көрәш кызыксындыра. Равил Әсәдулла улы аларның һәркайсы белән аерым шөгыльләнә, малайларны көрәш серләренә һәм төрле алымнар кулланырга өйрәтә, келәмдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлата.

Аның шәкертләре район дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә призлы урыннарны ала, сабан туйларында даими катнаша. Ул элекке укучылары, хәзер Түбән Камада яшәүче бертуган Илназ һәм Илшат Таһировлар турында горурланып сөйли. Горурланырлык та бит! Илназ, мәсәлән, берничә ел буе үз үлчәү авырлыгында Түбән Кама һәм Мамадыш сабан туйларында беренче һәм икенче урыннарны ала. Таһировлар шулай ук Актанышта Татарстан Республикасы Президенты кубогына уздырылучы бәйгедә дә актив катнашалар.

Илле биш яшен тутырса да, Равил Әсәдулла улы әле үзе дә бик теләп келәмгә чыга. 2007-2008 елларда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылган мәртәбәле бәйгедә 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында ветераннар арасында беренче урынга чыккан. Урманда аягын авырттырмаган булса, аның әле бүген дә мәйдан тотарлык көче бар.

"Үз-үзеңне җиңмичә, көндәшеңне җиңеп булмый", - дип кабатлый ул укучыларына. Чыннан да, спортта теләгән нәтиҗәләргә ирешү өчен җиде кат тирең чыкканчы күнегүләр ясарга, кыенлыклардан курыкмыйча максатыңа ирешә белергә кирәк. Спорт залында булсынмы, башка берәр урындамы, куелган таләпләрне 99 процентка җиткереп үтәгәндә генә уңышка йөз тота аласың. Әнә, кайбер малайлар секциягә зур теләк белән килә, берничә күнегүдән соң инде аларны спорт залында башка күрмисең. Бөтенесе дә эш ритмына түзә алмый. Мондый очракларда Равил Әсәдулла улы үзенең спорт биографиясеннән кайбер мисаллар китерә. Әле институтта укыганда ук грек-рим көрәше белән мавыгып киткән, әлеге төр буенча спорт мастерына кандидат нормасын үтәгән. Җай чыгу белән күнегүләр ясарга керешкән: тоннасы-тоннасы белән ком тутырылган капчыкларны җилкәсенә күтәреп ташыган, штанга күтәргән, йөгергән, салкын суда коенган…

Равил Әсәдулла улының дәресләре һәрчак югары дәрәҗәдә үтә. Мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Илнур Фәйзиев сүзләренә караганда, аның һәр дәресе яңа эчтәлек белән баетылган, ул кирәк чакта таләпчән дә, кече күңелле дә була белә. Укучылары аны бик ихтирам итә, остазларының киңәш-тәкъдимнәрен һәрчак тайпылышсыз үтиләр. Элекке укучылары арасында физкультура һәм спортны юлдаш итеп сайлаучыларның булуы да сөендерә. Шундыйлардан Мәскәүдә белем алучы Ленар Әхмәдуллин һәм аның Казандагы вузларның берсендә гыйлем эстәүче сеңлесе Ләйсәнне, университет студенты Регина Сәхәбетдинованы атарга була. Алар дәрәҗәле ярышларда алган медальләрен күрсәтергә һәм остазларын куандырырга дип Иске Рәҗәпкә махсус кайталар. Укытучыга моннан да зуррак шатлык бармы икән? Әле быел гына мәктәпне тәмамлаган Зөлфәт Хәбибуллин Димитровградтагы техникумга укырга кергән. Тырыш, өметле егетнең спорттагы уңышларын монда да тиз күреп алганнар. Ул җиңел атлетика буенча шәһәрнең җыелма командасы составына кертелгән. Күптән түгел Ульянда үткәрелгән ярышта егет мактаулы өченче урынны алган.

Равил Әсәдулла улының Түбән Камада яшәүче уллары Рамил белән Ранил да спортны үз итәләр. Рамил волейбол, футбол һәм баскетбол уйнарга яратса, Ранил исә гер спортын ярата, чаңгыда узышу буенча разряды бар.

…Иске Рәҗәп сабан туеның унбиш тапкыр җиңүчесе, район һәм республика ярышлары призеры Равил Әсәдулла улы Шәфигуллин әле бүген дә үзенең бөтен көчен һәм энергиясен үсеп килүче яшь буында физкультура һәм спортка мәхәббәт тәрбияләүгә бирә. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул күптән түгел "Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре" билгесенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев