Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Педагоглар семинарга җыелды

20 нче ноябрьдә Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбендә туган (татар) телеһәмәдәбият укытучыларының һөнәри осталыкларын үстерү максатыннан "Инновацион технологияләр кулланып рус телле укучыларны туган (татар) телгә өйрәтүнең коммуникатив бурычларын тормышка ашыру" темасына семинар узды.

20 нче ноябрьдә Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбендә туган (татар) телеһәмәдәбият укытучыларының һөнәри осталыкларын үстерү максатыннан "Инновацион технологияләр кулланып рус телле укучыларны туган (татар) телгә өйрәтүнең коммуникатив бурычларын тормышка ашыру" темасына семинар узды.Семинар Болгар шәһәрендәге балалар бакчаларының татар телен өйрәтү буенча тәрбиячеләре белән тәҗрибә уртаклашу өчен уртак эш буларак планлаштырылган иде.Туган (татар) тел укытучылары Айсылу Сафина4нче сыйныфта «Йорт һәм кыргый хайваннар» темасына ачык дәрес әзерләгән иде.Гөлфинә Нуруллина 9нчы сыйныфта «Һөнәрләр илендә»дигән темага дәрес үткәрде.Дәресләрдәнмәктәп музеена экскурсия оештырдылар. Анда 8 нче сыйныф укучысы Дмитрий Тетеревников борынгы Суар шәһәре көнкүреше белән таныштырды.Районның методик берләшмәсе җитәкчесе Галия Гарәпова дәресләргә җентекле анализ ясады. Анализ ясаганда төркемнәрдә эш оештырылды. Һәр төркемгә дәрес структурасының компонентлары белән карточкалар тәкъдим ителде. Һәр дәрес аерым тикшерелде, соңыннан төрле киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде.Тәҗрибә уртаклашу өчен "Колосок"балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсирин Хәйдәрова "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү процессында сюжетлы-рольле уеннар һәм театральләштергән эшчәнлекне куллану"темасына презентация белән чыгыш ясады. Ул шулай ук сюжетлы-рольле уеннар һәм театральләштерелгән эшчәнлекне куллануныңмәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтүдәге ролен дә күрсәтергә тырышты.Семинар ахырында милли мәгариф буенча методист Рамил Әхтәмов  туган телләр һәм халык бердәмлеге елына куелган максатлар һәм бурычлар беләнтаныштырып үтте, туган(татар) тел һәм әдәбиятукытучылары конкурсларында катнашуның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.Шулай ук “Сәйяр” балалар яшүсмерләр театрлары фестиваленең муниципаль этабында катнашулары өчен җиңүчеләрне, призерларны һәм катнашучыларны Спас районы мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев