Педагоглар конкурста катнаша
2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсы кысаларында район педагогларының ачык тыңлаулары булды.
Җыелган халык алдында премиягә дәгъва итүче дүрт педагог: кадет мәктәп-интернатының география укытучысы Татьяна Ибраһимова, Өчкүл мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Евгения Сидорова һәм математика укытучысы Екатерина Гришина, Болгардагы 2нче урта мәктәпнең технология укытучысы Ольга Выжленкова чыгыш ясады.
Бу педагогларның материаллары тикшерү өчен республика конкурс комиссиясенә җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев