Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Осталык конкурсында җиңеп чыкты

Валентин Ашмарин, Полянка педагогия коллективының профком рәисе. Баласын беренче тапкыр балалар бакчасына китергән һәр ата-ана бу көнне һәм аннан соң да зур дулкынлану кичерә. Нәниен таныш булмаган кулларга тапшырганда барыбыз да тәрбияченең балаларны яратуын, үз эшенә җаваплы карый торган, ышанычлы, сабыр булуын тели. Полянка авылы халкы бу яктан уңды. Безнең...

Валентин Ашмарин,
Полянка педагогия коллективының профком рәисе.
Баласын беренче тапкыр балалар бакчасына китергән һәр ата-ана бу көнне һәм аннан соң да зур дулкынлану кичерә. Нәниен таныш булмаган кулларга тапшырганда барыбыз да тәрбияченең балаларны яратуын, үз эшенә җаваплы карый торган, ышанычлы, сабыр булуын тели. Полянка авылы халкы бу яктан уңды. Безнең балалар бакчасында инде озак еллар буе тәрбияче булып эшләүче Татьяна Геннадьевна Ефименко тырыш, эш сөючән, намуслы кеше.
Күп еллар элек Ульяновск педагогия училищесын тәмамлагач, ул туган авылына кайтып, үз гомерен нәниләрне тәрбияләү эшенә багышлый. Берничә ел Балымер балалар бакчасында, бездән алты чакрымдагы кирпеч заводы посёлогының балалар бакчасында хезмәт куйган. Җәен-кышын эшкә җәяү йөрергә туры килсә дә, күңелендә яраткан эш белән шөгыльләнү теләге сүрелмәгән.
Һәр көн иртән балаларны ачык йөз белән каршылап, аларның хәлләрен сораша, кәефләре, яңалыклар белән кызыксына. Ә балалар исә аның сорауларына бик теләп җавап бирәләр. Бик ихтирамлы, сабыр булганлыктан, ул ата-аналар белән дә, балалар белән дә һәрвакыт уртак тел таба.
Балам бакчага йөргәндә миңа да Татьяна Геннадьевна оештырган бәйрәмнәрдә, ачык дәресләрдә булырга туры килде. Бу чаралар һәрвакыт мавыктыргыч үтүе, эчтәлекле булуы, дустанә атмосферасы белән аерылып тора. Дәресләр беркайчан да бер-берсен кабатламаганлыктан, вакыт үтүе сизелми дә. Кечкенә балаларның тиктормас булуын исәпкә алып, тәрбияче дәресләргә физкультура күнегүләрен дә кертә. Татьяна Геннадьевна укыту программалары һәм материаллардан оста файдаланып, балаларга материал үзләштерүне җиңеләйтергә тырыша.
Ул һәр балага икенче әни кебек, шуңа күрә балалар аны көн саен сагынып торалар.
Татьяна Геннадьевна фантазиягә бай, иҗади эшли белә торган кеше. Балалар бакчасының бизәлеше моны ачык күрсәтә. Мәсәлән, бүлмәләргә һәм территориядә кул астында булган материалдан ясалган әкият геройлары сыннары куелган. Биредәге балалар мәктәпкә яхшы хәзерлек белән киләләр, шуңа күрә беренче класска тиз ияләшәләр. Быелгы уку елында беренче класска киләчәк җиде баланың барысы да диярлек аның кул астында тәрбияләнгән.
Балалар бакчасы Татьяна Геннадьевна өчен күптән икенче туган йортка әверелгән. Әлегә барысы да әйбәт бара, шулай да ул туган авылның киләчәге өчен борчыла. Авыл бетмәсен, аны яшьләр ташламасын, укытучыларга да, тәрбиячеләргә дә эш җитәрлек булсын дип тели. Шуңа күрә Полянка авылында яшәүче башка кешеләр кебек, Татьяна Геннадьевнаны да уңай үзгәрешләр шатландыра. Мәсәлән, барыбыз да асфальт юл салынуын, Интернет керүен, яңа Мәдәният йорты төзелүен түземсезләнеп көтәбез. Боларның барысы да авылның социаль-көнкүреш шартларын яхшыртыр һәм туган авылыннан китүчеләр кире кайтыр, дип ышанасы килә...
Ә аларның балаларын һәм оныкларын, элеккечә үк, ишек төбендә тәҗрибәле педагог, остаз, быел районда үткәрелгән һөнәри осталык конкурсында җиңеп чыккан Татьяна Геннадьевна каршылар. Без аның киләчәктә дә уңышлы эшләвенә чын күңелдән ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев