Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Онытылмас тиз генә Артекта үткән көннәр

    Быелгы җәйдә яшь йолдызчыгыбыз, республиканың "Созвездие-Йолдызлык" конкурсында җиңгән һәм призлы урыннарга лаек булган Дарья Чудакова, Татарстан делегациясе составында Халыкара "Дөньяны яхшыга үзгәртик" балалар фестивалендә катнашты. Кояшлы Артек лагерында узган әлеге форумга дөньяның төрле илләреннән алты йөзгә якын бала килгән. Бүген Даша әлеге фестивальдән алып кайткан тәэсирләре белән уртаклаша.

    - Быел Украина Европада иминлек һәм хезмәттәшлек Оешмасында (ОБСЕ) катнашучы дәүләтләрнең саммитын уздыру урыны итеп сайланды. Әлеге әһәмиятле вакыйга алдыннан Украина тышкы эшләр министры Леонид Кожара үзенең башка илләрдәге хезмәттәшләренә әлеге саммит кысаларында халыкара балалар фестивале үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Тоташтан унике ел буе уздырылучы бу бәйрәмнең үз традициясе бар, дип әйтергә мөмкин.

    Әлеге форумда безнең республикадан катнашу хокукына "Созвездие-Йолдызлык" конкурсында җиңгән ун укучы һәм яшьләр оешмалары активистлары, шулай ук үзләренең һөнәри бурычларын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләренең балалары ия булды. Алар арасында мин дә бар идем. Әлеге сәяхәтне оештыруда республика конкурсы продюсеры Дмитрий Туманов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Әсгат Сәфәровның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

    Фестивальдә Испания, Словакия, Сенегал, Ирландия, Андорра һәм башка илләрдән килгән балалар катнашты. Фестивальнең төп максаты - яшьләрдә төрле милләт кешеләренең дине һәм мәдәниятына карата ихтирам уяту, бөтен планета буйлап дуслык һәм игелек идеяләрен тарату.

    Артекта үткән һәр көн күңелдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Монда барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бер генә минутны да бушка үткәрмәдек: уеннарда, концертларда, мастер-классларда катнаштык, походларга чыктык. Янәшәдә һәрчак тәҗрибәле һәм барысын да булдыра ала торган вожатыйлар булды. Алар безне ярты сүздән аңлады, мондагы җылы атмосфера безне, нинди милләт балалары булуга карамастан, тиз арада дуслаштырды.

    Без Артекта планетаның беренче космонавты Юрий Гагарин исемен йөртүче "Хрустальный" лагерында яшәдек. Безне "Полярный", "Лазурный", "Озерный" исемле отрядларга бүлделәр. Бу инде тагын бер тапкыр планетабызда яшәүче яшьләрнең бердәмлеген һәм безнең планетаның киләчәге өчен җаваплылыгыбызны ачык күрсәтте. Безнең икенче отряд башлыча Украина, Россия һәм Андоррадан килгән балалардан төзелгән иде. Төрле телдә (андорралылар инглизчә сөйләшә) сөйләшсәк тә, бер-беребезне әйбәт аңладык һәм тату яшәдек.

    Һәр иртә саен линейкада берничә ил флагын күтәрдек. Кайсы ил флагын күтәрсәк, шул ил көнен билгеләп үттек. Мавыктыргыч чаралар барышында без әлеге ил халкы, биредә яшәүчеләрнең мәдәнияты, тарихы һәм гореф-гадәтләре белән якыннан таныштык. Этноярминкә вакытында, мәсәлән, төрле телләрдә җырлар яңгырады һәм биюләр башкарылды. Теге яки бу ил турында белгәннәрне сөйләп күрсәтүчеләргә милли сувенирлар тапшырылды. Миңа, мәсәлән, төрле викториналарда катнашырга һәм Һиндстан, Кипр, Литва, Украина, Андорра, Алжир һәм Израильнең берничә сувенирын отарга туры килде.

    Безнең ил көнендә Россия флагын күтәрү хокукы миңа һәм Түбән Новгородтан килгән бер малайга бирелде. Бу вакытта кичергән горурлык хисләрен сүз белән генә аңлатып булмый. Флагны күтәргәндә нинди зур җаваплылык йөкләнүен тагын бер кат аңладым.

    Фестиваль кысаларында концертлар оештырылды. Без аларның барысында да актив катнаштык. Һәркемгә үзенең талантын күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Конкурслар барышында һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуына воҗатыйлар да игътибар итми калмагандыр. Фестивальнең соңгы көннәрендә Артекка "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә уңышка ирешкән яшь башкаручылар концерт программасы алып килде. Бу традиция берничә елдан бирле дәвам итә икән. Ике ел элек мин дә шулай концерт куярга килгән идем, инде менә быел яшь башкаручыларны Украина туфрагында үземә каршыларга туры килде. Таныш кызлар һәм малайлар белән очрашу мизгелләрен тиз генә онытырлык түгел. Шулкадәр оста чыгыш ясадылар, татар иленең талантлы балалары җырлаганда һәм биегәндә чын йөрәктән горурланып утырдым.

    Лагерьда артекчыларга багышлау кебек күркәм традиция яшәп килә. Моның өчен безгә Аю-Даг тавына менәргә туры килде. Ул көнне иртәнге бишенче яртыда йокыдан тордык. Юлга үзебез белән бары тик су гына алдык. Яшермим, тауга менү бер дә җиңел булмады, тирә-яктагы биек кыяларны күреп бераз куркып та калдык. Шулай да тырыша-тырыша тауга менеп җиттек. Лагерьга кайтканда барыбызның да күңел күтәренке иде.

    Лагерьда үткән ике атна эчендә бер-беребез белән шулкадәр дуслаштык, аерылышыр вакыт җиткәч күзебезгә яшьләр тулды. Бу лагерьда моннан соң башка бер дә очраша алмаячагыбызны барыбыз да аңладык. Артекның кояшлы көннәрен, дусларыбызны әле еллар үткәч тә сагынып искә төшерербез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: