Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Онытылмас тәэсир калды

Чит илләрдәге тормыш белән танышырга теләмәгән кеше җир йөзендә юктыр. Ә чит тел укытучыларына бу танышу аеруча кирәк, чөнки тәэсирләрдән тыш, ул тел практикасын камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Марина Курзаева,
1нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы.
Быел җәй, 2006 елдан эшләп килгән "Алгарыш" программасы кысаларында, инглиз теле укытучылары өчен "Инглиз теленең практик методологиясе" белгечлеге буенча Бөекбритания һәм АКШ белем бирү үзәкләренә стажировка үтү оештырылды. Бер айга Англиягә китүчеләр арасында мин дә бар идем. Моның өчен ел буе эшләгән EF English First дистанцион мәктәптә укырга, шулай ук Татарстан Республикасы грантларын дәгъвалаучылар конкурсында катнашырга туры килде.
Миңа Бөекбританиянең Кембридж шәһәрендә укырга насыйп булды. Бу бик матур, чиста шәһәр, урамнарда чәчәкләр, агачлар гаҗәеп күп. Аңа 2000 елдан артык, ул Англиядәге иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Кембридж үзенең чиркәүләре, замоклары һәм, билгеле инде, университеты белән данлыклы. Мондагы 32 колледжда төрле илләрдән килгән студентлар белем ала, шуңа күрә урамнарда төрле телләрдә сөйләшүче, төрле милләт кешеләрен очратырга була. Рус телен дә еш ишетергә туры килде.
Мин стажировка үткән EF мәктәбе Кембриджның яшел районында, шәһәр үзәгеннән ерак түгел урнашкан. Безне анда ачык йөз белән каршы алдылар, уку материалларын һәм компьютер классында шөгыльләнү мөмкинлеге бирделәр, китапханә хезмәтеннән файдаланырга рөхсәт иттеләр.
Беренче көнне үк Татарстаннан килгән делегацияне төркемнәргә бүлделәр. Безнең белән бергә Испания, Польша, Бразилия һәм Мексикадан килгән укытучылар да укыды. Дәресләр тәҗрибәле укытучы җитәкчелегендә модульләр буенча интенсив формада үтте. Безгә махсус терминологияне белү, инглиз телен өйрәнүнең төп төшенчәләре һәм заманча методика концепцияләре өлкәсендә белемнәребезне күрсәтергә туры килде. Үзебездә 5 елга бер үткәрелә торган курслардан аермалы буларак, безгә лекцияләр укып тормадылар. Теорияне өйдә өйрәндек, дәресләрдә әңгәмә, уен рәвешендә биремнәр башкарып, алган белемнәрне ныгыттык. Без шулай ук чит илдән килгән хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклаштык, төрле илдән килгән студентларга белем бирүче инглиз укытучыларының дәресләренә йөрдек. Атнага бер тапкыр peer teaсhing (парлы дәресләр) үткәрелде, анда башка укытучы белән бергә нинди дә булса тема буенча дәрес этабын күрсәтергә кирәк булды.
Безнең дәресләрдә ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Харис улы Гыйльметдинов булып китте, ул моның өчен Кембриджга махсус килгән. Безнең белән ул инглиз телендә аралашты, мондый практиканың кирәкме - юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Без мондый стажировканы укытучылар дәвам итәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Безнең республикада мондый проектның эшләве яхшы гамәл, ә киләсе елда Казанда Универсиада үтәчәген исәпкә алсаң, бу аеруча мөһим.
Мин 5 һәм 7 яшьлек ике кызлары булган инглиз гаиләсендә яшәдем. Шунысы кызык - без июль аенда килсәк тә, алар әле мәктәптә укый иде. Бездә каникуллар июнь аенда башлануын белгәч, барысы да бик гаҗәпләнделәр...
Гаилә белән аралашу - тел мохитен тирәнтен өйрәнү, бу илдә яшәгән гади кешеләр белән аралашу, тел белемен камилләштерү өчен бик файдалы. Буш вакытларын алар гадәттә гаилә белән бергә бакчада ял итеп үткәрәләр. Бу инде без эшләргә күнеккән бакча түгел. Инглиз стилендәге бакча ул - яшел чирәмле газонлы, бассейнлы, балалар өчен уен мәйданчыгы булгар урын. Инглизләр шулай ук ял көннәрендә паркларга, шәһәр читенә ял итәргә чыгарга яраталар. Ата-аналар балаларны тәрбияләүгә, аларның үсешенә бик зур игътибар бирә. Аларда өйрәтүче уеннар, уенчыклар белән өй тулган. Һәр гаиләдә диярлек эт яки мәче асрыйлар. Балалар белән мин бик тиз уртак тел таптым, кызлар минем яныма уенчыкларын күтәреп, еш кереп йөрделәр. Әти-әниләренә эш белән берәр җиргә китәргә туры килгәндә, мин берничә тапкыр алар белән өйдә калдым. Бу үзе безнең укытучыларга булган ышаныч турында сөйли (гаиләдә башка илдән килгән укытучылар да яшәде).
Уку программасы бик киеренке булса да, дәресләр ике смена белән - иртәдән яки төштән соң барганлыктан, экскурсияләргә, музейларга йөрү, Кембридж шәһәре белән танышу өчен дә вакыт табылды. Миңа аеруча бик матур шәһәр күренешләре ачылган Кем елгасында көймәдә йөрү онытылмаслык тәэсир калдырды, шәһәр моннан искиткеч матур күренә. Мәктәп безнең өчен берничә кызыклы чара оештырды. Мәсәлән, бергәләшеп чын инглиз пабында (клуб тибында) булдык, колледжларның берсендә Шекспирның "Укрощение строптивой" пьесасын карадык, автобус белән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кергән Стоунхенджга ("асылмалы ташлар" дигәнне аңлата), Эйвон елгасы буенда урнашкан, үзенең Рим мунчалары белән данлыклы Бат шәһәрендә һәм башка урыннарда булдык. Болар барысы да гаҗәеп тәэсир калдырды. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә укымаганлыктан, үзебез Лондонга барып, аның күренекле урыннарын карый алдык. Без бөтен дөньяга билгеле булган, Тауэр, Биг Бен, Изге Павел Соборы, Милли галерея, Трафальгар мәйданы һәм башка урыннарда булдык, Букингем сарае янында каравыл алышынганын, шулай ук король резиденциясенең туристлар керү өчен ачык булган Виндзор замогын карадык.
Безнең томанлы Альбионның һава шартлары турында фикеребезне ныгытырга теләгәндәй, яңгырлар еш яуды...
Бу стажировка миңа институтта өйрәнгән белемнәремне хәтердә яңартырга, яңа белем алырга, бик яхшы тел практикасы үтәргә, бу гаҗәеп илнең байлыкларын үз күзләрем белән күрергә мөмкинлек бирде. Сәяхәттән алган тәэсирләрем һәм тәҗрибәм белән хезмәттәшләрем һәм укучыларым белән бик теләп уртаклашачакмын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алгарыш” программасы Бөекбритания