Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Мәскәүдә булып кайтты

    1нче мәктәпнең 11 класс укучысы Азалина Ширванова күптән түгел "Умники и умницы" телевизион тапшыруда катнашты.

    Ул мәктәптән бу тапшыруга барган беренче генә укучы түгел: ике ел элек интеллектуаль конкурска Айгөл Булатова, узган ел Наталья Луцкова бардылар. Ләкин алардан аермалы буларак, Азалина медальгә лаек булды, бу инде зур казаныш. Мәскәүгә бөтен илдән җыелган яшь тарихчылар һәм философлар ярышына ул ничек эләккән?
    - Узган ел, - диде Азалина, - мин Сергей Михайлович Пивоваров алып барган "Эрудит" түгәрәгенә йөрдем. Ул миңа тапшыру ахырында күрсәтелә торган темага реферат язып, "Умники и умницы" адресына җибәрергә тәкъдим итте. Бераз уйлагач, мин риза булдым, темалары да шактый кызыклы иде. Эшләрнең берсендә тарих үткән тормышның вакыйгаларын чагылдыра аламы дигән сорауга үз фикереңне белдерергә кирәк иде. Икенчесендә патриотизмны ничек аңлавым турында яздым. Ә өченчесендә исә, балаларга җәза бирү дөресме дигән сорауга үз фикереңне белдерергә кирәк иде. Рефератларны язып, май ахырларында җибәрдем. Җәйге каникуллар вакытында алар турында бөтенләй оныткан идем. Ә сентябрь башында бу телевизион уенның чирек финалында катнашырга чакыру килде...
    Чакыруны алу күңелле булса да, Азалина моның җитди сынау икәнен яхшы аңлады. Темалары Наполеон, Пушкин чорында Александр I белән Николай Iнең хакимлек итүләре һәм VII - XV гасырлардагы гарәп тарихы, дине һәм мәдәнияты темасына бәйле була. Сергей Михайлович җитәкчелегендә сынауларга хәзерләнә башлагач, килеп туган һәр сорау буенча киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итә. Менә декабрь башында Азалина әнисе һәм энесе Алмаз белән Мәскәүгә китәләр. Анда үткәргән бер атна эчендә бик күп яңа тәэсирләр ала. Иң мөһиме - кызыклы шәхесләр белән очраша. Бу тапшыруны алып баручы Юрий Павлович Вяземский - шуларның берсе.
    - Ул миңа бик ачык, яхшы күңелле кеше кебек тоелды, - ди Азалина. - Моннан тыш, бик сабыр, итагатьле дә. Мәсәлән, мин исемлек буенча алтмыш беренче булгач, әңгәмәгә кичке сигездә генә эләктем. Шуңа карамастан, ул минем белән бик тыныч сөйләште. Бирелгән сорауларның кайберсенә җавап бирә алмасам да, теоретиклар арасына кердем.
    Тапшыруны төшерү дә шактый катлаулы процесс. Теоретикларга бирелгән сорауларның күбесенә Азалина җавапларны белсә дә, вакытында җавап биреп өлгермәгән. Бер сорауга беркем дә дөрес җавап бирә алмаган. Аннан соң бер сорауга уңышлы җавап биреп, медальгә лаек була. Билгеле инде, зур аудитория алдында югалып калырга ярамый. Бернигә карамастан, мондый тапшыруда катнашып алган тәҗрибә киләчәктә кирәк булачак. Моннан тыш, Мәскәүдә Азалина яңа дуслар тапкан, Сахалин, Башкортостан, Мәскәүдән килгән яшьтәшләре белән аралашкан.
    Беренче чиратта аңа әнисе Диләрә Нәҗип кызы (ул татар теле укытучысы) ярдәм итеп, көч биреп торган. Азалинаны көткән вакытта ул Дроздов, Вассерман, Грачевский кебек кешеләрне күргән. Мәскәү Ширвановлар гаиләсендә онытылмас хатирәләр калдырган.
    Ә медален Азалина уенга хәзерләнгән вакытта үзенә нык ярдәм иткән, һәрвакыт игътибарлы, сабыр укытучысы Сергей Михайлович Пивоваровка бүләк иткән. Чөнки бу бүләктә аның да өлеше бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: