Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мондый очрашулар бик кирәк

Яңа уку елы алдыннан район һәм шәһәр җитәкчеләре педагогия хезмәте ветераннары – мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, директор урынбасарлары белән очрашты.

Озак еллар бер тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләрне сөйләшү, фикер алышу өчен бергә җыю матур традициягә кереп бара. Мондый аралашу райондагы хәлләрнең торышы белән тагын да төгәлрәк танышу һәм анализ ясау, тиешле нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге тудыра.  Мондый очрашулар  барышында көндәлек мәшәкатьләрдән арынып ял итәләр, киләчәккә яңа планнар билгелиләр. Бу очрашуны, мәсәлән, мәгариф бүлеге һәм район ветераннар советы оештырды.
Элеккеге педагогларның очрашуы Болгардагы 2нче урта мәктәптә оештырылган экскурсия белән башланып китте. Ветераннар бу уку йортының заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган кабинетларын карап чыктылар. Монда яңа уку елында укучыларны кабул итү өчен инде барысы да әзер. Әлбәттә инде, экскурсия барышында үзләренең дә мәктәптә эшләгән елларын искә төшерделәр, яңа туган фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу аннары “Болгар” кафесында дәвам итте.
Биредә ветераннарны район башлыгы Камил Нугаев җылы сәламләде. Ул педагогларның җәмгыятебез тормышында, үсеп килә торган яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге ролен билгеләп үтте, аларга намуслы хезмәтләре, район үсешенә керткән өлеш өчен зур рәхмәт әйтте. Ветераннар советы рәисе, педагогия хезмәте ветераны Татьяна Бурумова очрашуда катнашучылар турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирүләрен, педагогиканың актуаль проблемалары буенча үз фикерләрен әйтүләрен үтенде. Очрашуда ветераннар Виктор Владимиров, Нина Борюшкина, Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин, Анастасия Тареева чыгыш ясады. Аралашу җылы, иркен шартларда дәвам итте. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки аларның һәркайсын мәктәп, балаларга, укытучы һөнәренә булган олы мәхәббәт берләштерә. Ветераннар хөрмәтенә Евгений Кременсков, Рамилә Исхакова, Рөстәм Холмирзоев матур җырлар башкардылар.
Элеккеге педагогларның барысы да бу очрашудан бик канәгать калды, үзләрен бергә җыйган өчен чараны оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.
– Мондый очрашулар бик кирәк, – дигән фикер белән таралыштылар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев