Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Монда төрле белгечләр әзерлиләр

Спас тармак технологияләре техникумы бу көннәрдә үзенең җитмеш еллык юбилеен билгеләп үтә. Шушы дәвердә бу уку йортында егерме өч меңнән артык кеше төрле белгечлек алып чыккан.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Һәр уку йортының үз тарихы була. Инде берничә тапкыр статусын алыштырган безнең техникумның да бай тарихы бар. Эшләр нәрсәдән башланып киткән соң?
Исегезгә төшерәбез, Бөек Җиңүгә бер ел калгач, безнең шәһәрдә механикалаштыру мәктәбе ачыла. Моңа ихтыяҗ бик зур була, чөнки җиргә - тәрбия, илгә - икмәк кирәк, ә моның өчен тәҗрибәле кадрлар җитми. Шуңа күрә ТАССР Халык комиссарлары Советы Куйбышевта элеккеге район колхоз мәктәбе базасында механизаторлар хәзерли торган уку йорты оештыру турындагы боерыкка кул куя. Ул чакта колхоз мәктәбеннән теорияне өйрәнү өчен ике кечкенә бинада өч бүлмә бирәләр. Практиканы исә ачык һавада үтәргә туры килә. Кошки һәм Куйбышев МТСлары уку йортына өч трактор, шул исәптән "Универсал" тракторы, бер "Коммунар" комбайны һәм биш тагылма авыл хуҗалыгы машинасы бирәләр. Хәзер инде мондый техниканы музейда гына очратасың, ә ул чакта бу техника теләсә кайсы игенченең хыялы була. Механикалаштыру мәктәбенә Анатолий Горбунов җитәкчелек итә башлый.
Ноябрь аенда 58 кыз һәм 4 егеттән торган беренче төркем оештырыла. Аларга көнне төнгә ялгап укырга туры килә. Кырык бишенче елның март аенда алар уку программасын тәмамлыйлар. Икенче төркемгә тагын да күбрәк кеше җыялар. Механизатор һөнәре алырга теләк белдерүчеләр күп була, хәтта фронттан кайтучылар да укырга килә. Тракторчы-машинист һәм комбайнчы булырга теләүчеләр саны елдан-ел күбәя, укучылар саны меңнән артып китә.
Укырга хәтта Чуашия, Мари республикаларыннан, Ульяновск, Горький өлкәсеннән, күрше районнардан да киләләр. Кабинетлар җитмәгәч, укытуны ике сменада оештырырга туры килә. Бераздан бу уку йортында ташчы, балта остасы һәм штукатур-малярлар хәзерли башлыйлар. Курслар алты ай дәвам итә. Коллективта күбрәк яшьләр була, алар тәҗрибәле укытучылар белән бергә үз эшләрен зур җаваплылык белән башкарырга тырышалар.
Василий Шинкаренко, Александр Морюхов, Евгений Гаранин, Иван Евланов, Клавдия Власова, Елизавета һәм Юрий Молостовкиннар һәм башка укытучылар үз эшенең чын энтузиастлары булалар. Төрле елларда бу уку йортына Иван Караульный, Николай Назаров, Иван Непомнющий, Михаил Кривошеев, Марат Фәритов һәм башкалар җитәкчелек итә. Уку йортын тәмамлаучыларның күбесе үз хуҗалыкларында эшләп кенә калмыйча, чирәм җирләрне күтәрүдә дә катнашалар.
1954 елда механикалаштыру мәктәбе 5нче СПТУ итеп үзгәртелә. Әкренләп училищеның 1250 гектарда өйрәнү хуҗалыгы барлыкка килә. Шулай итеп, укучыларга алган белемнәрен практикада ныгыту мөмкинлеге барлыкка килә. Заводларда эшләнгән яңа тракторларны яки комбайннарны шунда ук училищега, булачак механизаторларны өйрәтү өчен кайтаралар.
1973 елда коллектив 420 урынга исәпләнгән яңа корпуска күчә. Бер елдан соң 260 урынлы тулай торак сафка баса. Мондый шартларда уку да, яшәү дә бермә-бер җиңеләя. Материаль-техник база ныгыган саен, төрле тармак белгечләрен өйрәтә торган яңа укыту программалары гамәлгә кертелә. Шулай да тракторчы-машинист иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып кала. 1983 елда пешекче, кондитер, авыл хуҗалыгы бухгалтеры, тегүче, тәрбияче, клуб хезмәткәрләрен хәзерли башлыйлар. Шулай итеп, бездә генә түгел, күрше районнарда да ихтыяҗ зур булган белгечләр укып чыга. Ә 2001 елда училище 72нче һөнәри лицей итеп үзгәртелә.
2010 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән һөнәри лицей техникум итеп үзгәртелә һәм агросәнәгать комплексы өчен урта звено белгечләрен хәзерли башлый. Уку йортының исеме генә түгел, абитуриентлар өчен белгечлекләрнең исемлеге дә нык үзгәрде. Элеккеләренә өстәлеп, хәзер монда кунакханә хезмәте администраторлары, токарьләр һәм төзүчеләрне хәзерлиләр. Бу уку йортында барлык төр транспорт йөртү таныклыгы алырга мөмкин. Быел, мәсәлән, снегоход йөртүчеләрне хәзерли башладылар.
Хәзерге вакытта коллективның төп бурычы - хезмәт базарында заманнан калышмыйча, конкурентлык итәргә яраклы белгечләр хәзерләү.
Бүген техникум коллективына Надежда Гришина җитәкчелек итә. Аңа Владимир Владимиров, Наталья Рачкова, Земфира Әхмәдуллина ярдәм итәләр. Мастерлар арасында аеруча Марина Власова, Евгений Кузьмин, Анверт Ибраһимов, Ильбрус Нигманов, Сергей Страхов, Надежда Калинкина һәм башкаларны билгеләп үтәргә мөмкин. Алар барысы да яшь буынга ныклы белем һәм тәрбия бирүче остазлар.
Техникум укытучылары студентларны төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашырга җәлеп итәләр. Алар арасында төрле бүләкләргә лаек булучылар күп. Мәсәлән, Рөстәм Сафиуллин эретеп ябыштыручылар арасында республика һөнәр осталыгы конкурсында призер исеме алып кайтты. Бүләкләр арасында ярминкәләрдә катнашкан, сыйфатлы кадрлар әзерләгән өчен бирелгән рәхмәт хатлары да шактый. Ә бу уку йортын тәмамлаучылар безнең районда гына түгел, аннан читтә дә төрле тармакларда хезмәт куялар. Техникум бүген дә күптөрле белгечләр хәзерли. Аның ишекләре төпле белем, хезмәт базарында бик кирәкле һөнәр алырга теләүчеләр өчен һәрвакыт ачык.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев