Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпкә ярдәм иттеләр

"Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында, 1нче Болгар мәктәбенә алтмыш мең сумнан артык акча керде. Бу хәйрия эшендә катнашучылар арасында республика прокуроры Илдус Нәфыйков, район предприятиесе һәм учреждение вәкилләре Станислав Илдарханов, Владимир Курбанов, Сергей Ферафонтов, Елена Кобенячкина, Сергей Васин, шәхси эшмәкәрләр Владимир Монахов, Александр Якимов, Александр Мөхетдинов, Николай Емурашин бар иде....

әктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында, 1нче Болгар мәктәбенә алтмыш мең сумнан артык акча керде.

Бу хәйрия эшендә катнашучылар арасында республика прокуроры Илдус Нәфыйков, район предприятиесе һәм учреждение вәкилләре Станислав Илдарханов, Владимир Курбанов, Сергей Ферафонтов, Елена Кобенячкина, Сергей Васин, шәхси эшмәкәрләр Владимир Монахов, Александр Якимов, Александр Мөхетдинов, Николай Емурашин бар иде. Моннан тыш, мәктәпкә башка гомумбелем учреждениеләрен тәмамлап чыккан Айрат Хәйруллин, Марат Вәлиев тә ярдәм күрсәтте.

Җыелган акчага класслар өчен 3500 сумлык 10 шкаф, укытучылар өчен 2500 сумлык 10 өстәл, шулай ук язу-сызу әсбаплары сатып алынды. Боларның барысы да үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә ярдәм итәргә тиеш. Мәктәп коллективы бу изге эшкә хәлдән килгәнчә ярдәм иткән, акциядә катнашырга җыенучыларга рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев