Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Мәктәп хәбәрләре

Артык әйберләр ярминкәсе Танкеевка мәктәбендә уенчыклар, китаплар, кием-салым, шулай ук тәм-томнар ярминкәсе һәм аукционы үткәрелде. Бу чараның асылы гади: укучылар мәктәпкә үзләренә кирәк булмаган әйберләрне алып киләләр, аның башкаларга кирәк булуы бар. Әлеге чарада укучылар гына түгел, ата-аналар да актив катнашты. Олимпиадага әзерләнделәр Танкеевка мәктәбенең тугызынчы класс укучылары Ләйсән Хисаметдинова,...

Артык әйберләр ярминкәсе
Танкеевка мәктәбендә уенчыклар, китаплар, кием-салым, шулай ук тәм-томнар ярминкәсе һәм аукционы үткәрелде.
Бу чараның асылы гади: укучылар мәктәпкә үзләренә кирәк булмаган әйберләрне алып киләләр, аның башкаларга кирәк булуы бар. Әлеге чарада укучылар гына түгел, ата-аналар да актив катнашты.
Олимпиадага әзерләнделәр
Танкеевка мәктәбенең тугызынчы класс укучылары Ләйсән Хисаметдинова, Екатерина Юзеева һәм Екатерина Агафонова Биектау районының "Крутушка" санаторий базасында үткәрелгән "Интеллект" лагерында булдылар.
Монда алар фәннәр буенча олимпиадаларга әзерләнделәр. Профильле лагерь сменасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.
"4" һәм "5"кә генә укыйлар
Өчкүл мәктәбе укучылары арасында үткәрелгән "101 яхшы билге" акциясендә Яна Тарасова, Ранел Таҗиев, Валерия Марянина, Мария Сидорова, Михаил Лазутин һәм Никита Ганичев җиңеп чыктылар.
Алар беренче чирекне "4" һәм "5" билгеләренә тәмамлаганнар. Ә Михаил белән Мария, моннан тыш, әдәбият буенча "Никто не забыт, ничто не забыто" Бөтенроссия интеллектуаль Интернет-конкурсында катнашулары турында таныклык алганннар. Аларга викторина сорауларына җавап биреп, кыска иншалар язарга туры килгән. Аларның эшләре «Сугыш батырлары булган балаларга» номинациясендә билгеләп үтелгән.
Конкурста шулай ук Алмаз Җәлилов үзен яхшы яктан күрсәтте.
Диплом белән бүләкләнде
Иж-Борискиноның "Мерчен" чуаш фольклор ансамбле күптән түгел Казан шәһәрендә үткәрелгән "Барсик-2012" балалар иҗатының Россия конкурс-фестивале дипломы белән бүләкләнде.
Коллектив "Халык биюе" номинациясендә 8-10 яшьлек балалар арасында чыгыш ясады. Ансамбль җитәкчесе Татьяна Аптрейкинаның да бу уңышта өлеше зур.
Ул өлкәнрәк яшьтәге балалардан торган тагын бер бию коллективы белән шөгыльләнеп, шактый югары уңышларга иреште. Былтыр "Бию каруселе" республика конкурсында "Родничок" өченче дәрәҗә лауреат исеме алды.
Укучыларны тагын да берләштерде
Кузнечиха урта мәктәбе каршындагы лагерьга йөрүче 1-5 класс укучылары өчен көзге каникуллар файдалы һәм мавыктыргыч үтте.
Аларның яңа көч белән укуга керешүләрендә укытучыларның да өлеше зур, чөнки нәкъ алар мәктәп яны "Кузнечик" лагерендагы ялны истә калырлык итү өчен күп көч куйганнар. Атна буе укучылар белән төрле уеннар, викториналар үткәрелгән, сәхнә әсәрләре хәзерләнгән. Һәр көн үзенчәлекле ягы белән истә калган.
Мәсәлән, Халыклар бердәмлеге көнендә барысы да патриотик "аланга" җыелып, бәйрәм, тынычлык һәм татулык - теләсә кайсы дәүләтнең нигезе булуы турында әңгәмә үткәргәннәр. Әкиятләр "аланы" исә - әкият геройларын иң яхшы белүчеләрне, музыка "аланы" - иң яхшы җыр һәм биюләр башкаручыларны, ә эрудитлар аланы иң тапкыр һәм акыллыларны билгеләргә ярдәм иткән. Ә спорт "аланында" барысы да җитезлек буенча көч сынашканнар. Бу вакыт эчендә балалар хәтта бармаклар белән уйнап спектакль куйганнар, уен өчен костюмнарны да үзләре теккәннәр. Шулай ук аз гына вакыт эчендә әллә никадәр җырлар, уеннар өйрәнеп өлгергәннәр.
Лагерь эшенең соңгы көнендә аерылышу "аланында" нәтиҗәләр ясалды. Укучылар лагерь тормышының иң күңелле мизгелләрен искә төшерделәр, алар өчен иртәнге һәм төшке аш хәзерләүче пешекче апалары Татьяна Ключниковага чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Ашлар көн саен төрле булды, бик тәмле һәм туклыклы әзерләнгән иде.
Төшке аштан соң мәктәп яны лагерын ябу тантанасы булды. Күпләрнең лагерь белән аерыласы килмәде. Ул укучыларны тагын да берләштереп, кыска гына вакыт эчендә яңа тәэсирләргә баетты. Аларның көннәре компьютер каршында түгел, ә бер-берсе белән аралашып үтте, бу да укучыларга файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев