Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп хәбәрләре

Дипломга лаек булды Безнең укучылар Казан шәһәрендә үткәрелгән Каюм Насыйри исемендәге XI регионара яшьләр фәнни-тикшерү укуларында катнаштылар. Иж-Борискино урта мәктәбеннән Анна Амосова, рус филологиясе секциясендә "Милләтләр дуслыгын яклаучы" ("Глашатай дружбы наций") эше белән чыгыш ясап, өченче урынны алды. Аңа диплом тапшырдылар. Беренче мәктәп укучылары Ләйсән Мингәрәева белән Алинә Сафина эшләре...

Дипломга лаек булды
Безнең укучылар Казан шәһәрендә үткәрелгән Каюм Насыйри исемендәге XI регионара яшьләр фәнни-тикшерү укуларында катнаштылар.
Иж-Борискино урта мәктәбеннән Анна Амосова, рус филологиясе секциясендә "Милләтләр дуслыгын яклаучы" ("Глашатай дружбы наций") эше белән чыгыш ясап, өченче урынны алды. Аңа диплом тапшырдылар.
Беренче мәктәп укучылары Ләйсән Мингәрәева белән Алинә Сафина эшләре да югары бәяләнде. Алар тарих секциясендә чыгыш ясадылар, татар телендә язылган эшләрен борынгы Болгарга багышладылар. Аларга Мактау грамоталары тапшырдылар.
Унике эш финалга сайлап алынды
Районның уналты мәктәбеннән егерме биш укучы Толстой исемендәге XI традицион район фәнни-практик конференциясендә катнаштылар.
Төрле жанрларда язылган фәнни хезмәтләрендә укучылар үзләре яраткан әдипләр һәм шагыйрьләр иҗаты турында фикерләрен белдереп, аларның тормыш һәм иҗат юлына анализ ясадылар. Унике эш финалга сайлап алу өчен республика жюри игътибарына тәкъдим ителгән.
Иң яхшы иншалар конкурсы
Мәгариф бүлеге һәм ТР прокуратурасы тарафыннан ел саен оештырыла торган ведомствоара иншалар конкурсының район этабына нәтиҗә ясалды.
Конкурста Иске Рәҗәп һәм Полянка мәктәпләренең унберенче класс укучылары Алмаз Зыятдинов һәм Екатерина Масина, беренче шәһәр мәктәбенең унынчы класс укучысы Алена Пигалева үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Үз эшләрендә алар беренче чиратта хәл ителергә тиеш проблемаларга тукталып үткәннәр. Аерым алганда, конкурсантлар коррупция белән көрәш темасын ачып бирергә тырышканнар. Аларның эшләре Казанга җибәрелде.
Ә Иске Рәҗәп мәктәбенең сигезенче класс укучысы Айсылу Җиһаншина татар телендә язылган шигырьләр конкурсында җиңеп чыкты. Бәйгедә барлыгы 26 укучы катнашты, алар арасында рус балалары да бар. Икенче урынны Ямбакты мәктәбенең сигезенче класс укучысы Алмаз Галәветдинов һәм Ким мәктәбе укучысы Инна Антипина бүлештеләр. Өченче урынга Гөлинә Закирова (Ямбакты мәктәбе, 11 класс) һәм Руслан Казанков (2 класс, 1нче урта мәктәп).
Призерларның эшләре конкурсның республика этабында катнашу өчен җибәрелде.
Классиканы - яттан белә
Бураково урта мәктәбе укучысы Диана Абделкадыйрова "Тере классика" район конкурсында җиңүче дип табылды.
Укучылар мәктәп программасына кертелмәгән әсәрләрне укырга тиеш иде. Конкурста районның тугыз мәктәп укучылары катнашты.
Мәктәп ишек алдында - сыерчык оялары
Шәһәрнең 1нче мәктәбендә Халыкара кошлар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.
Ул "Спас" дәүләт табигый заказнигы хезмәткәрләре белән бергә оештырылды.
Башлангыч класс укучылары шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, ә заказник белгечләре алар белән кошлар турында викторина үткәрделәр. Үзләрен аеруча оста күрсәтүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм тәмамланганнан соң, мәктәп ишек алдында укучылар үз куллары белән ясалган сыерчык ояларын элделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев