Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Лагерьда бик күңелле…”

Бу көннәрдә "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә 130 га якын бала ял итә. Бу беренче смена белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Әлеге сменаның программасын дип атаганнар. Бу алты отрядның һәркайсы шартлы рәвештә телевидениенең кайсы да булса каналы дигәнне аңлата. Балалар спорт, сәламәтлек һәм мәдәни-күңел ачу характерындагы программаларны әзерлиләр. Оештыручылар балаларның җәйге ялы программасына күңелле һәм мавыктыргыч уен һәм дәресләрне мөмкин кадәр күбрәк кертергә тырышалар. Мәсәлән, кызлар һәм малайлар газета кәгазе һәм бисердан төрле әйберләр ясау серләрен, бию, театр осталыгын бик теләп үзләштерәләр. Табигать материалларыннан төрле композицияләр ясыйлар. Ата-аналар көнендә кул эшләре күргәзмәсе әзерләгәннәр. Төрле уеннар, конкурслар, тренинглар - боларның барысы да балаларның ялын тагын да күңеллерәк итә, зур балалар коллективын бергә туплый.

Моннан тыш, балалар Болгар турында фильм төшерүдә катнашканнар, моның өчен аларга музей-тыюлыкка барырга туры килгән. Өчкүл авылында уздырылган фольклор бәйрәмендә дә булганнар. Боларның барысы да алар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырган. Кызлар һәм малайлар кунакларны каршыларга да яраталар. Әле күптән түгел генә алар янына Пенза шәһәренең җәнлекләр циркы килгән. Алар җәнлекләр һәм лазерлы-шоуны бик теләп караганнар. Кичке дискотекалар, төнге учак янында аралашулар, спорт ярышлары һәм турнирларны һәр бала көтеп ала. Алар вожатыйлар һәм Казан белән Тәтештән практика узарга килгән студентлар эшеннән бик канәгать. Валентина Якличева, мәсәлән, кайчандыр үзе дә шушы лагерьда ял иткән булган, хәзер инде биредә балалар белән эшли.

Балалар матур итеп бизәлгән сәхнә янына җыелырга яраталар. Әле шушы араларда гына биредә "Битва хоров" конкурсы уздырылган, юмор һәм сатира көне дә һәркемгә бик ошаган.

Лагерь табигатьнең матур бер почмагында урнашкан. Хуш исле биек нарат агачлары арасындагы төрле төсләргә буялган корпуслар ерактан ук күренеп тора. Лагерь җитәкчесе Любовь Вафина билгеләп үтүенчә, быел косметик ремонт ясауда "Оптторг", нефтебаза, ашлык кабул итү предприятиесе, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашкан. Ә менә мунчаны эшмәкәр Владимир Монахов ремонтлаткан. Республика һәм район бюджетларыннан бирелгән акчага ашханә корпусына өстәл, урындыклар, йокы корпусларына - яңа матраслар һәм мендәрләр сатып алынган. Кайбер биналарның түбәсен яңа материал белән япканнар. Лагерьда зур эшләр башкарылган, шулай да моннан кырык ел элек төзелгән торак йортларны яхшылап ремонтлау өчен акча кирәк. Аларга бәдрәфләр кую турында да уйлыйлар. Фельдшерлык пункты искергән.

Боларның барысы да - киләчәккә билгеләнгән планнар. Әлегә исә, балалар биредә ял итеп көч туплыйлар. "Лагерьда бик күңелле…", - диләр бер-берләрен бүлдереп Арина Бельбасова, Мария Костина, Ксения Молодова, Александра Горячкина һәм башкалар. Лагерьда берничә ел тоташтан ял итүче балалар да байтак. Аларга биредә уздырылган Нептун көне бик ошаган. Аш-су әзерләү осталары балаларны көн саен тәмле һәм туклыклы ризыклар белән сыйлыйлар. Балаларның кайберләренә Кара диңгез буенда да ял итәргә туры килгән. Әмма Болгар лагерындагы ялны күпкә мавыктыргыч, диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: смена “Болгар” сәламәтләндерүбелем бирү үзәге “Мульт ТВ”