Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

кытучылар осталыкта көч сынашты

Болгардагы икенче урта мәктәп базасында узган “Ел укытучысы-2020” Бөтенроссия конкурсының зона этабында республиканың алты районыннан унҗиде педагог көч сынашты.

Ирина Телицына

Ике көн буе Спас, Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Нурлат районыннан килгән укытучылар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Алар арасында биш яшь укытучы “Педагогик дебют” номинациясендә чыгыш ясады.
Моннан тыш, тагын алты конкурсант “Иң яхшы туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы” исеме өчен ярышты. 
Педагоглар “Дәрес” һәм “Мастер-класс” сынауларында бар булган тәҗрибәләрен һәм осталыкларын күрсәтергә тырыштылар.
Татарстан Республикасы мәгариф үсеш институтының методик эшне үстерү бүлеге мөдире җитәкчелегендәге жюри игътибарына нәтиҗәле һәм заманча технологияләр файдаланып төзелгән ачык дәресләр тәкъдим ителде. Һәр укытучы укучыларны үз фәне белән кызыксындырырга, аны иҗади эшләргә җәлеп итәргә омтылды.
Мастер-класслар барышында педагоглар укытуның үзләре файдалана торган үзенчәлекле алымнарын, өйрәтү ысулларын күрсәттеләр. Унбиш минут эчендә конкурсантлар балаларны фәнне өйрәнүгә җәлеп иткән, аның хәтерен, фикерләү сәләтен, иҗади мөмкинлекләрен үстерә торган дәрес үткәрү вариантларын тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Антоновка урта мәктәбенең математика укытучысы Сергей Кузьмин укучыларның функциональ белемнәрен арттыруга игътибарны юнәлтте. Ямбакты мәктәбенең география укытучысы Руфия Сөнәгатова лэпбук кулланып, белемнәрне системага салу алымын ачып бирде. Икенче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Валентина Малова хәтерне яхшырту алымнары белән таныштырды. Шәһәрдәге беренче мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлүсә Садыйкова ничек итеп балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга кирәклеге турында сөйләде.
Башка районнардан килгән укытучыларның да мастер-класслары мавыктыргыч һәм истә калырлык булды. Үз эшләрендә алар телетапшырулардан, мультфильмнардан өзекләр файдаландылар, чарада катнашучыларны күп урынлы саннарны тапкырлауның традицион булмаган алымнары, менталь арифметика белән таныштырдылар, заманча технологияләрне кулланырга өйрәттеләр.
Зона этабы җиңүчеләренең исемнәре соңрак билгеле булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев