Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Куркыныч урыннарны бел!

    Кадет интернат-мәктәбе укучылары өчен "Һәр урында куркыныч сагалый" дигән өйрәтү күнегүләре үткәрелде.

    Чараның маршрутына биш объект - машиналар күп йөри торган автотрасса, күл, трансформатор будкасы һәм башкалар керде, анда "зыян күрүчеләр"не нинди бәхетсезлек очраклары сагалавы турында аңлаттылар. Укучылар объектларда нинди күңелсез хәл килеп чыгуын, бу бәхетсезлекне булдырмый калып булуы турында сөйләделәр һәм бу биремне уңышлы башкарып чыктылар.

    Күнегүләр иминлек айлыгы кысаларында үткәрелгән чаралар программасына кертелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: