Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Көтеп алынган бәйрәм

"Антошка" балалар бакчасында ел саен сабантуй бәйрәме үткәрелә. Балалар анда үзләренең осталыкларын күрсәтә, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаша.

Алсу САБИРОВА,
татар теленә өйрәтүче тәрбияче.
Күңелле бәйрәмгә әзерлекне алдан башладык. Җырлар, шигырьләр өйрәндек, бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр хәстәрләп куйдык, мәйданны бизәдек. Җыр белән башланган бәйрәмне тулыландырып, мәйданга әкият геройлары килеп керде. Алар ярышлар үткәрергә ярдәм итте, үзләре дә тамашалардан читтә калмадылар.
Сабан туенда балалар кашыкка күкәй салып йөгерде, көчле көрәшчене ачыкладылар, капчык киеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, аркан тартыштылар, чиләк-көянтә асып су ташыдылар, күзләрне бәйләп бүләк кистеләр, асфальтта рәсем ясау конкурсында катнаштылар.
Кыскасы, программа мавыктыргыч итеп әзерләнгән иде. Бүләкләрне дә җиңүчеләр белән бергә җиңелүчеләргә дә тапшырдылар.
Балалар ул көнне туйганчы уйнады һәм иркенләп ял итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X