Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күркәм традицияләр бүген дә дәвам итә

Билгеле булганча, быелгы уку елы Татарстанда математика елы дип игълан ителгән иде. Моның сәбәпләре аз түгел һәм шуларның берсе - математика буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре әллә ни мактанырлык түгел. Шуңа күрә математика укытучыларының белем бирү дәрәҗәсен бермә-бер күтәрергә кирәк.

Надежда Илдарханова,
1нче урта мәктәп директоры.
Укыта торган мәктәбе төрле булса да, күп кенә укытучыларның язмышы бер-берләренә охшаган. Аларны күп нәрсә берләштерә. Мәсәлән, алар яшәгән, иҗат иткән, гаилә корып, балалар үстергән чор, яки озак еллар буе хезмәт куйган коллектив... Моннан тыш, укытучыларны үзләре белем биргән фәннәре берләштерә.
Математика - мәктәп программасына кертелгән иң катлаулы фәннәрнең берсе. Шуңа күрә математика укытучылары да коллективта аерым хөрмәткә ия. Үзем эшләгән, укыткан елларда мин аларның сабырлыгына, үҗәтлегенә, югары һөнәри осталыкларына гаҗәпләнеп бетә алмый идем. Аларның күбесе авыр сугыш елларын, сугыштан соңгы авыр чорны үз җилкәләрендә кичергән. Кайберәүләргә бу сынаулар балачак чорына, икенчеләренең яшьлегенә, мәктәптә укыту елларына туры килгән. Мин белгән математикларның күбесе инде арабызда юк, ләкин алар турында якты хатирәләр әле дә күңел түрендә саклана...
Сергей Аркадьевич Харитонов... Ул 1953 елда Куйбышев урта мәктәбенә математика укытучысы булып килә. Озын буйлы, таләпчән, аз сүзле - ул үзенең тышкы кыяфәте белән дә иң шук, тиктормас укучыларны дәресне игътибар белән тыңлап утырырга мәҗбүр итә иде. Аның хезмәт юлы сугышка кадәр үк, 1938 елда башланып китә. Яшь укытучыны Чистай районындагы бер мәктәпкә математика укытучысы итеп билгелиләр. Хезмәт кенәгәсендәге язмадан аның 1940 елда армия сафларына алынуын, ә бер елдан соң сугыш башланып китүен белергә була .
Сугыш турында искә төшерергә яратмаса да, без аның әсирлектә булуын белә идек. Ул моны бик авыр кичерә. Сугыштан әйләнеп кайткач, кырык бишенче елның ноябрь аенда Куйбышев исемендәге Затонга яңадан математика укытучысы итеп билгеләнә.
Укытучы буларак, аның турында бик күп сөйләргә булыр иде. Ул коллективны берләштерү өчен көчен кызганмый эшләде, һәрвакыт кеше белән дә уртак тел таба белде. Укучыларда белемгә, яраткан фәненә һәрвакыт мәхәббәт тәрбияләргә тырышты. Дәрестә нинди дә булса киеренкелек килеп чыкса да, берәр мәзәк сүз әйтеп, шунда ук бу хәлне уенга әйләндерә белде.
Тагын бер сугыш ветераны - Сергей Ганиевич Закиров. Ул Куйбышев районының Ямбакты авылында туган. 1940 елда армия сафларына алына, сугыш башлангач ук фронтка җибәрелә.
1945 елда - Тәтеш педагогия училищесында, ә 1954 елдан 1нче Куйбышев урта мәктәбендә укыта. Ул үз фәненә гашыйк укытучы, аны камил белүче математик иде. Юмор хисенә ия булган бу укытучы һәр укучы белән уртак тел тапты, һәркем белән яхшы мөгәмаләдә булды. Шуңа күрә коллективта да Сергей Ганиевич лаеклы хөрмәт казанды.
Александра Николаевна Никифорова Куйбышев урта мәктәбендә 1953 елда укыта башлый (аңа кадәр Затон мәктәбендә укыткан). Бу елларда Соломон Лазаревич Митрополитанский директор булып эшләде. Ул елларны искә алып, Александра Николаевна: "Мондый талантлы җитәкче кул астында эшләү үзенә бер рәхәт булды. Илленче елларда мәктәп коллективына яшь укытучылар да күп килде. Колективыбыз бик бердәм иде..." - дип искә ала иде.
Коллектив һәм укучылар алдында Александра Николаевнаның абруе зур булды. Ул аны үзенең тырыш хезмәте, кешелекле булуы, үҗәтлеге белән яулады. Зур җаваплылык хисенә ия булган укытучы үзе дә тулы көч белән эшләде, укучыларыннан да шуны таләп итә иде. Алар бу фәнне яхшы үзләштерделәр, ата-аналар да балаларының белем дәрәҗәсе өчен тыныч булдылар.
Мәктәптә ул лаеклы рәвештә тәҗрибәле педагог, төпле белемгә ия булган, белем бирү методикасын камил белгән югары квалификацияле белгеч дип саналды.
1945 елда унынчы классны тәмамлагач, Анфиса Павловна Кострулева Алабуга укытучылар институтына укырга керә, аны тәмамлагач, безнең районга юллама алып, 1948 елда Куйбышев урта мәктәбендә математика фәненнән белем бирә башлый.
Лаеклы елга чыкканчы, Анфиса Павловна яраткан эшен көчен кызганмыйча башкара. Дәреснең нәтиҗәлеген күтәрү өчен төрле белешмәләр, математика диктантларын, башка методикалар кулланды. Аның дәресләрендә эшләмичә утырган укучылар булмый иде.
Анфиса Павловна укучыларның уңай якларын да, кимчелекләрен дә яхшы белә һәм һәрдаим игътибар үзәгендә тота. Барысын да аңларга тырышты. Балаларга карата бик гадел булганга күрә, аны укучылар да, аларның әти-әниләре дә хөрмәт итте.
Куйбышев урта мәктәбендә математика укытучысы булып Нина Григорьевна Марюхова 1956 елда эшли башлый. Аның эшенә тугрылыгы, чын мәгънәсендә үз фәненә гашыйк булуы, тырыш хезмәте, кешелеклелеге - болар барысы да хезмәттәшләре арасында лаеклы хөрмәт казанырга ярдәм итте. Нина Григорьевна безнең дә класс җитәкчесе иде, шуңа күрә аның кешелекле, игътибарлы булуын билгеләп үтәсем килә. Ул дуслыкны бәяли белде, классны бердәм коллектив итеп туплап, дустанә атмосфера булдырырга омтылды.
Нина Григорьенва "Халык мәгарифе отличнигы" билгесе, "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнде.
Тамара Николаевна Кобелева да Алабуга педагогия институтын тәмамлап, хезмәт юлын Куйбышев сигезьеллык мәктәбендә башлап җибәрә. Математика дәресләрен мавыктыргыч, һәркемгә аңлаешлы итеп үткәрә белде. Балаларны яратса да, аларга таләпчән булды. Һәр бала күңеленә ачкыч таба белүе аерым мактауга лаек дип уйлыйм. Укучылары да аны һәрвакыт җылы сүзләр белән искә алалар.
Борюшкина Нина Ивановна башта Куйбышев педучилищесын, аннары Казан педагогия институтын тәмамлый. Яраткан фәне - математиканы Антоновка, Никольск мәктәпләрендә укыта һәм бу коллективларга җитәкчелек тә итә. Ә 1979 елда безнең мәктәп директоры итеп билгеләнде. Җаваплы, гадел, үз эшенә тугры булуы Нина Ивановнага абруй һәм хөрмәт казанырга ярдәм итте.
Аның дәресләре һәрвакыт оешкан төстә үтә, югары фәнни-теоретик һәм практик дәрәҗәсе белән аерылып торды. Укучыларда логик фикерләүне, үзлегеннән эшли белүне үстерүгә ул һәрвакыт зур игътибар бирде. Аның кырык биш минутлык дәресенең ничек үтеп китүе сизелми дә иде. Нина Ивановна укучыларга һәрвакыт таләпчән булды, һәр укучыны хөрмәт итте, гадел булды. Аның хезмәт юлы да лаеклы бәяләнде: Нина Ивановна "Почет билгесе", Хезмәт Кызыл байрагы орденнары, "Халык мәгарифе отличнигы" билгесе белән бүләкләнде.
Наталья Ивановна Карпова турында да җылы сүзләр генә әйтә алам. Тумышы белән ул Казахстаннан, Караганда институтын тәмамлап, хезмәт юлын да шунда башлап җибәргән. Язмыш аны безнең шәһәргә алып килә, монда да математика фәненнән белем бирде, ә мәктәп аның өчен туган коллективына әверелде.
Авырлыкларга игътибар итмичә, вакытын кызганмыйча, ул укучыларга белемен, җан җылысын кызганмыйча өләште. Алар да остазларын хөрмәт иттеләр һәм яраттылар. Наталья Ивановна укучылар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә чын дуска әверелде.
Безнең мәктәптә менә шундый талантлы, үз эшенә гашыйк математиклар эшләде һәм аларның һәрберсе җанының бер өлешен безнең мәктәптә калдырган. Ветераннар нигез салган күркәм традицияләр бүген дә дәвам итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X