Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кошлар көне – күңелле бәйрәм

Флера Гарәфетдинова, татар теле укытучысы. Кышкы салкыннардан соң туган ягыбызда яз хөкем итә. Яз - табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Укучы балалар да язны көтеп алалар.Агачларның бүрткән бөре исләре, җылы язгы күлдәвекләре, чыпчыклар һәм песнәкләрнең күңелле чыркылдавы дөньяга ямь өсти. Кояш җылысында алар үзләренең чыркылдаулары белән шатлыкларын сиздерә башлыйлар. Яз...

Флера Гарәфетдинова,
татар теле укытучысы.
Кышкы салкыннардан соң туган ягыбызда яз хөкем итә. Яз - табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Укучы балалар да язны көтеп алалар.Агачларның бүрткән бөре исләре, җылы язгы күлдәвекләре, чыпчыклар һәм песнәкләрнең күңелле чыркылдавы дөньяга ямь өсти.
Кояш җылысында алар үзләренең чыркылдаулары белән шатлыкларын сиздерә башлыйлар. Яз көне җылы якларда кышлаучы кошлар да туган якларын сагынып кайталар һәм оя кора башлыйлар. Ә сыерчыкларга җиңелрәк, чөнки аларга матур-матур ояларны мәктәп укучылары ясап элеп тә куйдылар инде.
Иске Рәҗәп урта мәктәбендә кошлар бәйрәменә 3 һәм 4 сыйныф укучылары үзләренең укытучылары Сәрия Илдус кызы Минхатыйпова белән ныклап әзерлек алып бардылар. Укучыларның кошлар көненә әзерлеген күрү сыйныф җитәкчесенә үзенә бер көч, дәрт өсти иде.
Кызлар тырышып кошлар турында җырлар, шигырьләр табып ятлый, малайлар төрле-төрле маскалар, костюмнар әзерли. Югары сыйныф укучылары ник булышмаганнар дип ялгыш уйлый күрмәгез. 8-11 сыйныф егетләре сыерчык оялары ясауда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Калган укучылар рәсем һәм шигырь конкурсында катнаштылар. Залның бер почмагына конкурс эшләре урнаштырылган иде.
Кичә буласы залда сыерчык ояларының ниндие генә юк. Жюри 1 урынны Рифат Габдрахманов белән Раил Сафинга, 2 урынны Ранис Нуруллинга, 3 урынны Альберт Минтаһировка бирергә булды.
Бәйрәмдә укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, матур итеп җырлар башкардылар. Аннары "Бишкә-биш" уенын уйнадылар. Уенда ике команда "Күчмә кошлар" һәм "Утрак кошлар" командасы ярышты. Алия Сәмигуллина, Наилә Карпова, Ландыш Вилданова, Гүзәлия Зыятдинова, Илфат Исламов, Расих Гыйниятуллин, Илназ Мөхәммәтҗанов, Адел Минсафиннар көч сынаштылар. Алар кошлар тормышы, аларның яшәеше, ничек көн күрүләре турында проект якладылар, сорауларга җаваплар бирделәр, кроссвордлар чиштеләр, рәсем ясадылар, кош исемнәре кергән җыр исемнәрен атадылар, кошлар турында буталчык шигырь юлларыннан шигырьләр чыгардылар. Шушы уеннардан соң жюри нәтиҗә чыгарды: "Күчмә кошлар" - 84 балл, "Утрак кошлар" командасы 102 балл җыеп җиңүче булды. "Иң яхшы уенчы" дип жюри Илфат Исламовны билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев