Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Колосок» балалар бакчасына – 35 ел

Наталья Маликова, балалар бакчасы мөдире. Вакыт сизелми дә үтә икән! Әле кайчан гына икмәк кабул итү предприятиесе директоры Геннадий Фадеевич Баринов үзендә эшләүчеләрнең балалары өчен ведомство балалар бакчасы ачарга йөргән иде. Яхшы итеп төзелгән бинада күңелле балалар тавышы яңгырый башлагач, шәһәр халкы чиксез шатланды... Үз заманы өчен яхшы шартлар тудырылганлыктан,...

Наталья Маликова,
балалар бакчасы мөдире.
Вакыт сизелми дә үтә икән! Әле кайчан гына икмәк кабул итү предприятиесе директоры Геннадий Фадеевич Баринов үзендә эшләүчеләрнең балалары өчен ведомство балалар бакчасы ачарга йөргән иде. Яхшы итеп төзелгән бинада күңелле балалар тавышы яңгырый башлагач, шәһәр халкы чиксез шатланды... Үз заманы өчен яхшы шартлар тудырылганлыктан, бакчаның ачылуы шәһәр өчен зур вакыйга булды. Иң мөһиме - бакчада тупланган тату коллектив бүгенге көндә дә иң яхшы традицияләрне үстерә һәм дәвам итә. Бүген мин үз коллективыбызның эше белән таныштырып үтәсем килә.
Берничә дистә ел дәвамында тырыш, уңган хатын-кызларыбыз - хуҗалык мөдире Людмила Викторовна Горшунова, аның булышчылары Надежда Анатольевна Каргина, Елена Габидулловна Никиташина, Елизавета Геннадьевна Фарисеева, кер юучы Любовь Анатольевна Корнеева, пешекчеләр Ирина Геннадьевна Исаева, Ирина Николаевна Черникова, Наталья Валерьевна Дмитриева һәр көнне иртәнге җидегә эшкә килеп җитәләр. Балалар килгәнче аларга күп нәрсәләр эшләп өлгерергә кирәк: азык-төлекләрне хәзерләп, иртәнге аш пешерергә, сукмакларны чистартып-себереп куярга, кер юарга, чиста сөлгеләр, халатлар таратырга... Ә шәфкать туташы Валентина Владимировна Карпушина исә бүлмәләрдәге чисталыкны, балаларның күпме килүен, тукландыруның тиешле калория таләпләренә туры килүен һәрвакыт игътибар үзәгендә тота.
Сигезенче яртыда бакчага нәниләр килә башлый. Аларны тәрбиячеләр ачык йөз белән каршы ала. Тәрбияче һөнәре бик зур сабырлык таләп итә, чөнки һәр баланың үзенә күрә холкы бар. Гомерен бу эшкә багышларга карар иткән кешеләр моны бик яхшы белә. Безнең коллективта дәресләрнең методик эшләнмәләре буенча Бөтенроссия конкурсы дипломы белән бүләкләнгән Светлана Владимировна Фәсхетдинова, районның ел тәрбиячесе конкурсларында җиңеп чыккан Татьяна Михайловна Аристова һәм Ольга Александровна Саиткина, "Иң яхшы балалар бакчасы-2010" конкурсы нәтиҗәләре буенча дипломга ия булучы Наталья Александровна Терпигорева, Людмила Ефремовна Шамаева, Людмила Алексеевна Гагунина, Любовь Павловна Битунова, Вера Николаевна Осинцева, Наталья Евгеньевна Осипова, Людмила Сергеевна Хәмидуллина, Анна Павловна Саиткина кебек тәҗрибәле педагоглар хезмәт куя. Алар барысы да эшләрен күңел биреп башкаралар.
Һәр иртә зарядкадан башлана, ә көн дәвамында тәрбияче балаларны күп нәрсә эшләргә - кашыкны дөрес тотарга, санарга, рәсем ясарга өйрәтә. Моннан тыш, балаларның минут саен бирелә торган сорауларына җавап табарга, туган як турында сөйләргә, төрле конкурсларга, бәйрәмнәргә дә хәзерләнергә кирәк. Тәрбиячеләрнең тырышлыгы аркасында безнең балалар күп тапкырлар район һәм республика дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда дипломант һәм җиңүче исемен алдылар.
Нурия Харис кызы Гыйльметдинова, Анна Алексеевна Горшунова, Галина Николаевна Кирюшина, Надежда Анатольевна Барыгина, Наталья Юрьевна Кузнецова, Светлана Федоровна Кагелева - тәрбиячеләрнең ышанычлы ярдәмчеләре, аларга теләсә нинди эшне ышанып тапшырырга була. Алар дәресләргә хәзерләнергә ярдәм итәләр, группа бүлмәләрен җыештыралар, балаларны урамга алып чыгалар, кергәндә каршы алалар.
Коллективыбыз күбесенчә хатын-кызлардан торса да, ирләрдән башка берничек тә булмый. Көн саен я су краны тама башлый, я берәр киштә сынып төшә. Ул чакларда безгә ярдәмгә Александр Лавров, Александр Битунов, Сергей Борисов, Валерий Осинцев, Алексей Горшунов, Радик Тегулёв, Александр Давыдовлар ярдәмгә килә. 2007 елда элекке "Алёнушка" кафесы бинасында безнең филиалыбыз ачылгач, хәзер ике бинаны тәртиптә тотарга туры килә. Методик, финанс һәм кадрлар буенча мәсьәләләрдә безгә район җитәкчелеге нык ярдәм итә.
1994 елда безнең бакча шәһәр советы балансына, ә соңрак - мәгариф бүлегенә күчерелде. Билгеле, хәзер күпкә кыенрак. Ашлык кабул итү предприятиесе карамагында һәрвакыт үз электригыбыз, сантехнигыбыз бар иде, алар безгә һәрвакыт ярдәм итеп тордылар, без шуңа күнеккән идек. Хәзер дә ярдәм итүчеләр шактый. Мәсәлән, коммуналь челтәрләр директоры Александр Михайлович Кривошеев, шәхси эшмәкәр Владимир Павлович Монахов үтенечләребезне беркайчан да кире какмыйлар. Үзләренең проблемалары җитәрлек булса да, нәниләргә шартлар тудыру өчен алар вакытын да, акчасын да табалар. Ашлык кабул итү предприятиесе директоры Александр Васильевич Выжлов та безне ярдәменнән ташламый.
Балалар бакчасының беренче көннәреннән үк эшләгән ветераннарыбыз белән дә без лаеклы горурланабыз. Алар арасында В. М. Власова, Р. К. Спирина, Н. Е. Главнова, Г. В. Маслова, А. И. Радченко, А. Н. Гыйльметдиновлар бар. Алар да безнең белән элемтәдә торалар. Юбилейда аларның урыны түрдән булачак. Бакчабызның юбилее - безнең өчен генә түгел, бөтен шәһәр халкы өчен дә бәйрәм, чөнки күпләр монда үзләре йөргән, хәзер безгә балаларын, оныкларын китерәләр. Безнең бакча, гадәттәгечә, һәркемне ачык йөз белән каршылый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X