Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Киләчәктә дә уңышлар телибез

"Ел укучысы" традицион конкурсында 2нче Болгар урта мәктәбенең сигезенче класс укучысы Екатерина Сигова һәм унынчы класс укучысы Светлана Молодова җиңеп чыктылар.

Ирина Телицына.
Конкурсның финалына сигез мәктәптән ун укучы - уку алдынгылары, район һәм республика олимпиадалары, конкурслар, спорт бәйгеләре җиңүчеләре чыкты. Дүрт конкурсант көрәшне урта яшьтәгеләр, ә алты укучы өлкән төркемдә дәвам итте.
Командалар үз чыгышында видеороликлар, презентацияләр кулландылар, җырлар, шигырьләр яңгырады. Конкурсантларның күбесе чит телләрне камил белүләрен күрсәттеләр, волонтерлар эшендә катнашалар. Конкурста җиңүчеләрнең аеруча зур уңышларга ирешүе билгеле булды. Мәсәлән, Екатерина Сигова балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеген бик яхшы билгеләренә тәмамлаган. Ә Светлана Молодова 2013 елда иң яхшы волонтер дип табылган. Ямбакты урта мәктәбенең 10 класс укучысы Диләрә Сафина фән олимпиадаларында катнашып җиңеп чыккан, спорт белән шөгыльләнә, бәйли, җырларга ярата. Конкурста да ул татар җырларын башкарды. Камилла Вафина, Вероника Артюшина, "Кокетки" ансамбле дә тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерделәр.
Аннары елның иң яхшы укучысы исеменә дәгъва итүчеләр "Белем артык булмый" дигән интеллектуаль уенда егерме сорауга җавап бирделәр. Аларга белемне генә түгел, тапкырлыкны да күрсәтергә туры килде.
Ниһаять, конкурсның өченче турында конкурсантлар жюри һәм тамашачылар игътибарына иҗади проектларын тәкъдим иттеләр. Урта яшьтәгеләр арасында ул "Мәктәп тормышыннан бер көн" исеме астында үтте. Никольск мәктәбенең 9 класс укучысы Людмила Павлычева үзенең яраткан дәресләре, шигырьләр иҗат итүе, шулай ук бәйләргә һәм чигәргә яратуы турында сөйләде. Ямбакты мәктәбенең 7 класс укучысы Раниф Сөнәгатов, яхшы укудан тыш, балык тотарга ярата, шашка уены белән мавыга һәм китаплар күп укый икән. Ә кадет мәктәп-интернатының алтынчы класс укучысы Илья Бутовичев хәрби кеше булырга хыяллана. Конкурста катнашулары өчен аларга мактау кәгазьләре һәм "Талант", "Сүзгә осталык", "Эрудит" номинацияләрендә бүләкләр тапшырылды (икенче һәм өченче урыннар беркемгә дә бирелмәде).
Өлкән класс укучылары "Туган җиргә кирәк бул" темасына проектлар хәзерләгәннәр. Мәсәлән, Светлана Молодова яшьләр арасында эшмәкәрлек эшчәнлегенең үсеш проектын әзерләгән. Диләрә Сафина үзенең дәү әнисе турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Моннан тыш, ул тамашачыларга районда ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында үзе ясаган буклетлар таратты. Конкурста Диләрә икенче урынга чыкты. Никольск мәктәбенең унынчы класс укучысы Егор Абалымов туган авылының данлыклы кешеләре турында материал әзерләгән, Антоновка мәктәбенең унынчы класс укучысы Гүзәлия Сафина авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветеранының сугыш һәм тормыш юлы турында тикшерү үткәргән. Конкурс нәтиҗәләре буенча бу укучыларга грамоталар һәм "Үз авылының патриоты", "Интеллект" номинацияләрендә бүләкләр тапшырылды.
1нче мәктәп укучысы Владислав Яганов шәһәребезнең инфраструктурасына анализ ясаган һәм белем алып, туган якларга әйләнеп кайтырга, эш табарга һәм җәмгыятькә файда китерергә мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән. Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучысы Алсу Гәрәева да укытучы һөнәре алып, мәктәбенә эшкә кайтырга хыяллана. Конкурс нәтиҗәләре буенча алар өченче урынга лаек булдылар.
Бу бәйгене чын мәгънәсендә талант һәм тырышлык бәйрәме дип әйтергә була. Ә алда укучылаларны көндәлек тормыш көтә. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, яшь талантлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев