Үзләренең эш-гамәлләре, яшәешләре белән халык күңелендә онытылмас, якты эз калдырган кешеләр була. Татар Такталы авылында гомер иткән, күптән түгел арабыздан киткән Мансур Сабир улы Сабиров әнә шундый кешеләрдән иде.
Ул Дала Йорткүл авылында туа. 1958 елда Иске Рәҗәп урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә.
Институтны...
Үзләренең эш-гамәлләре, яшәешләре белән халык күңелендә онытылмас, якты эз калдырган кешеләр була. Татар Такталы авылында гомер иткән, күптән түгел арабыздан киткән Мансур Сабир улы Сабиров әнә шундый кешеләрдән иде.
Ул Дала Йорткүл авылында туа. 1958 елда Иске Рәҗәп урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә.
Институтны уңышлы гына тәмамлагач, башта Иске Рәҗәп авылы китапханәсендә эшли, ә бер елдан соң Татар Такталы сигезьеллык мәктәбенә математика-физика укытучысы итеп җибәрәләр һәм 21 ел балаларга бу бу фәннәрдән ныклы белем бирә. Үз фәнен яратып укыта, балаларда да бу фәнгә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырыша.
Ул килгәндә авыл мәктәбе иске мәчеттә урнашкан була. Укучылар саны 200дән артып китә һәм шуңа күрә алар ике сменада укыйлар.
Берничә елдан аны мәктәп директоры итеп куялар. Мәктәп иске. Яңа директорга Бугровка авылындагы иске, буш мәктәп бинасын күчереп салырга рөхсәт бирәләр. Бу эштә ата-аналар нык ярдәм итә. "Иске, өелеп яткан бүрәнәләрне күргәч, болардан ничек мәктәп төзеп булыр икән?"- дип бик борчыла яңа директор.
Ләкин халыкның бердәмлеге, яшь, энергияле, булсын, дип тырышып йөргән директорның осталыгы белән бер ел эчендә мәктәп төзелеп тә бетә. Соңыннан мәктәп янына өч класска исәпләнгән бина салалар. Ниһаять, балалар бер сменада гына укый башлый. Авыл халкы әле бүген дә мәктәп өчен Мансур Сабир улына чиксез рәхмәтле. Бугровкадан алып кайткан иске мәктәпнең Такталыдагы мәчеттә урнашкан мәктәпкә утын итеп ягарга бирелүе турында ул соңыннан гына белә.
Мәктәп төзелеп бетеп, район мәгариф бүлегенә барып әйткәч, җитәкчеләр моңа нык гаҗәпләнәләр.
1971 елда Мансур Сабир улын Абдулла Алиш исемендәге совхозга парторг итеп күчерәләр. Ул читтән торып Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын, авыл хуҗалыгы институтының экономика бүлеген тәмамлый һәм совхозда баш экономист булып эшли.
1987 елда әти-әниләр, укытучылар соравы буенча аны Татар Такталы авылы мәктәбенә директор итеп кайтаралар. Бу килгәндә дә мәктәп җимерек хәлдә була һәм аңа яңадан мәктәп төзү мәшәкатьләренә тотынырга туры килә. Бары тик 13 елдан соң гына, 2001 елда, 50 урынлы, бөтен уңайлылыклары булган, матур, зур спорт залы, ашханәсе, җылы туалеты белән яңа мәктәп ачыла. Ләкин лаеклы ялга китүе аркасында аңа бу мәктәптә укытырга насыйп булмый.
Ялда булуына карамастан, ул һәрвакыт мәктәп тормышы белән кызыксынып торды, авыл тормышында да актив булды. Укытучылар белән төрле конкурсларда, концертларда, спектакльләрдә катнашты, үзе дә оештырып йөрде.
Мансур Сабир улы олыларны-олы, кечеләрне кече итә белде. Кешелекле, гадел, туры сүзле, максатчан, зур оештыру сәләтенә ия булган, үзенә карата да, башкаларга да таләпчән бу укытучыны укучылар да, ата-аналар да бик хөрмәт итте һәм һәрвакыт олы хөрмәт хисе белән искә алды.
Тормыш иптәше Тәскирә апа белән алар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Хәзер икесенең дә үз тормышы, үз гаиләсе. Балалары да бик тәрбияле, тырыш һәм уңган булдылар.
Бу юллар аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Зөлфия Гыйниятуллина,
Гөлфия Фәйзетдинова.
Татар Такталы авылы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев