Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каникуллар вакытында

Кышкы каникуллар вакытында Балалар иҗат йортында мәгълүмати технологияләрнең район фестивале үтте.

Анда алты мәктәп һәм Балалар иҗат йорты вәкилләре катнашты. Программага мәгълүмат технологияләре буенча олимпиада, "Зур компьютер регатасы" команда уены һәм "Үзең яса!" техник иҗат күргәзмәсен оештыру керде. Чараларның барысы да мавыктыргыч үтте.
Олимпиадада катнашучылар ике яшь төркеменә бүленде. Кече яшьтәгеләр логика буенча мәсьәләләр чиште, ә өлкәнрәкләр компьютерда биремнәр башкардылар. Уенда дүртәр кешедән торган командалар катнашты. Алар өй эшен хәзерләргә, графика редакторында әкият персонажы рәвешендә компьютерның төзелешен сурәтләргә тиеш булды. Ә техника иҗаты күргәзмәсендә укучылар үзләренең компьютер презентацияләрен, эшләрен (открыткаларын, рәсемнәрен) күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә төрле конкурсларда Олег Синицин, Дарья Егорова (Никольск мәктәбе), Максим Балабанов (Балалар иҗат йорты), Эльвина Гайнуллина, Алсу Сафина (Бураково мәктәбе) җиңеп чыктылар. Ә команда уенында беренче урын Никольск мәктәбенә бирелде.
Җиңүчеләр һәм призёрлар мәгариф бүлеге дипломнары белән бүләкләнделәр, ә башкаларга Балалар иҗат йорты исеменнән рәхмәт белдерелде.
Каникуллар вакытында монда шулай ук "Яңа ел калейдоскопы" өйрәнү-күңел ачу уены, өлкән класс укучылары һәм волонтёрлар өчен тренинг, 1нче мәктәп каршындагы мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар өчен "Яңа ел мәшәкатьләре" уен программасы да оештырылды. Ә көннернәң берендә үзәк мәйданда балалар өчен "Раштуа чыршысы янында очрашу" бәйрәме оештырылды. Һава шартлары шәптән булмаса да, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
* * *
Ундүрт инвалид бала, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм ятим балалар "Наз" хәйрия фонды чакыруы буенча Казан шәһәренең Офицерлар йортында үткәрелгән чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
Аларга тәкъдим ителгән бик мавыктыргыч күңел ачу программасында барысыда теләп катнаштылар. Барлык балаларга да Яңа ел пакетлары һәм йомшак уенчыклар бүләк иттеләр. Кыш бабайга алдан ук хат язган балалар үзләре теләгән бүләкләргә - өстәл уеннарына, курчакларга, телефоннарга ия булдылар.
Ә Балалар иҗат йорты каршында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен эшләүче "Маячок" берләшмәсенә йөрүчеләрне Ольга белән Николай Шишкиннар гаиләсе бүләкләр белән шатландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев