Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Изге туфрак...

Авылның һәр агачы, һәр ташы, һәр кошы безгә якын, газиз һәм изге. Кеше үзенең туган илен, туган җирен, нигезен мәңге күңелендә йөртә, төшләрендә күрә, сагына, моңлана.

Амбарлар икмәк, кешеләрнең күңеле нур, шатлык һәм горурлык белән тулы көзге матур бер көндә авылыбызга язучылар, шагыйрьләр, журналистлар килде. Татарстан Язучылар берлегенең беренче урынбасары шагыйрь Рәмис Әймәт, шагыйрь Рифат Җамал, "Сүз" нәшрияте җитәкчесе, Татарстан язучылар берлегеннән язучы Шаһинур Мостафин, язучы Нурислам Хәсәнов, авылдашыбыз, журналист, бик күп шигырьләр, җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәт-кәре Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшин. Шулай ук авылдашыбыз, журналист, тарих фәннәре кандидаты мәрхүм Сәмигулла Хәйретдиновың тормыш иптәше Җәүһәрия ханым, Татарстаннан читтә, Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендәге 22нче этнокультура мәктәбеннән укучылары белән бергә директоры Джумаева Мөнирә Мәүлет кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вәлиәхмәтова Рәмзия Рөстәм кызы белән Сәмигуллина Гүзәл Илдус кызы, район мәгариф бүлеге белгече Гөлназ Гали кызы Ходжиева, авыл җирле үзидарә башлыгы Мансур Әсхәт улы Нугаев һәм Чәчәкле, Урта Йорткүл, Антоновка мәктәпләреннән укытучылар һәм укучылар катнашты.
Кешенең уй-хисенә, акылына китапның, аерым алганда, әдәбиятның йогынтысы зур. Кеше күңеленә тәэсир итү турында сүз барганда, табиблар, психологлар кебек үк, язучылар, шагыйрьләр дә читтә кала алмыйлар.
Мәктәпнең актлар залы укучылар белән шыгрым тулган. Алар язучыларны күрергә, аларның тавышын ишетергә җыйналганнар.
Мондый очрашулар ул һәр җирдә, һәрвакыт тел һәм әдәбият бәйрәменә әверелә.
Килгән шагыйрьләр, язучылар үзләренең әсәрләреннән өзекләр укыдылар, тормышларындагы кызыклы фактларга тукталып, балачак, үсмер елларын искә алдылар. Китапларын Димитровград шәһәреннән килгән кунакларга, район мәгариф бүлегенә, авыл һәм мәктәп китапханәсенә бүләк иттеләр.
Бәйрәм кичәсе җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды.
Авыл китапханәсе мөдире Флера Хәйретдинова яңа китаплар кайтуын, укучыларның аларны яратып укуларын әйтте.
Балалар күңелендә әлеге очрашу тирән эз калдырды. Ул бик тәэсирле, файдалы һәм мавыктыргыч үтте. Килгән кунаклар белән укучылар һәм укытучылар фотога төштеләр. Соңыннан Сәмигулла Хәйретдинов каберенә зиярәт кылдылар.
Бу матур шигырь бәйрәмен оештырулары өчен Татарстан Язучылар берлегенә, бигрәк тә Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшинга, район мәгариф бүлеге белгече Гөлназ Гали кызы Ходжиевага, авыл җирле үзидарә башлыгы Мансур Әсхәт улы Нугаевка, Иске Рәҗәп мәктәбенең укытучылары һәм укучыларына зур рәхмәт әйтәсе килә.
Гөлназ Фәйзиева,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев