Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Истә калырлык итеп оештырдылар

Районның 23 мәктәбендә эшләгән көндезге лагерьларга быел 600дан артык бала йөрде.

Антоновка мәктәбе каршында эшләүче "Робинзон" лагерына көн саен егермедән артык кече һәм урта класс укучылары җыелды. Ял программасы баланың спортны яратуы, яше һәм башка юнәлешләрне исәпкә алып төзелгән иде. Төрле чараларны оештыруда авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте. Мәсәлән, 6 июньдә алар укучылар өчен Пушкин көне үткәрделәр. Балалар өчен дискотекалар да еш булды.
Ә эссе көннәрдә балалар катамаранда йөрделәр. Бу мөмкинлекне аларга "Регата" балалар техник иҗат станциясе хезмәткәрләре бирде.
Шулай да укучылар өчен иң истә калганы - "Октябрь" кинотеатрына, Базарлы Матактагы космонавтика музеена һәм Көектәге Абдулла Алиш музеена сәяхәтләр булды. Шулай ук алар авыл тарихы белән дә кызыксынып таныштылар.
* * *
Иж-Борискино мәктәбендә көндезге лагерьның эше "Өч милләт - өч культура" девизы астында оештырылды.
Лагерьда ял иткән балалар авылда яшәүче өч милләт - татар, рус һәм чуаш халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре, йолалары белән таныша алды. Агымдагы ел Мәдәният елы булып игълан ителгәнгәнлектән, җырлар, шигырьләр өйрәнүгә зур игътибар бирелде.
Һәр көннең программасы мавыктыргыч һәм эчтәлекле итеп төзелгән иде. Россия көнендә үткән авыл бәйрәмендә дә лагерьга йөрүче балалар актив катнаштылар.
* * *
Ким укучылары "Мультландия" командасына берләштеләр.
Шулай итеп, беренче класстан алып алтынчы класска кадәр укучылар июнь аен мультфильм геройлары белән бергә үткәрделәр. Моннан тыш, алар "Чисталык" операциясендә катнашып, авыл урамнарын чүп-чардан чистартуда булыштылар, елга буенда экология рейдлары үткәрделәр, су коендылар һәм төрле спорт ярышларында, интеллектуаль конкурсларда катнаштылар. Туган көннәрне дә бергәләп бәйрәм иттеләр.
* * *
Беренче урта мәктәпнең "Радуга" лагерында да ял кызыклы һәм эчтәлекле булды.
Лагерьның эшчәнлеге иҗади, экология һәм мәдәният-күңел ачу юнәлешләре буенча оештырылды. Көнне зарядка белән башлап җибәрделәр, аннары төрле чараларда - сәяхәтләрдә, экскурсияләрдә, концертларда катнаштылар. Мәсәлән, көннәрнең берендә лагерьда "Бию", "Музыка", "Нәфис сүз" номинацияләре буенча иҗади фестиваль үтте. Страус һәм дөя фермаларына сәяхәт, шәһәр китапханәләре, кинотеатр, янгын часте, "Олимп" спорт комплексы, Биләр музей-тыюлыгына экскурсияләр истә калырлык булды.
Балаларның ялын оештыручылар лагерьда үткән һәрбер көн истә калырлык булсын дип тырышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев