Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иске Рәҗәптә – “Туган тел” форумы

.Авылыбыздагы мәктәп коллективыннан форумга чакыру алгач, тормыш иптәшем Әдһәм белән мәктәпкә юл тоттык. Гомер юлыбыз мәктәптә узгангамы, бу көнне күңел ничектер үзалдына дулкынланды....

РӘШИТОВА Разыя,
ветеран-укытучы.
Мәктәп яны бала-чага тавышыннан гөрләп тора, ә мәктәп кунакларны каршылап, төрле язулар, рәсемнәр, шарлар белән бизәлгән.
Форумда 60тан артык кеше катнашты: район башлыгы Нугаев К.Ә., Казаннан профессор, педагогия фәннәре докторы Хуҗиәхмәтов Ә.Н., авыл жирлеге башлыгы Нугаев М.Ә., татар телен дәүләт теле буларак чит милләтләргә өйрәтүче, районыбыздагы бар халыкка үз туган телен җиткерүче татар теле, рус, чуваш, инглиз теле укытучылары, директорлар һәм аларның урынбасарлары, балалар бакчалары хезмәткәрләре, ветеран укытучылар бар иде.
Татар, рус, чуваш милли киемнәрен кигән укучылар килгән кунакларны ипи-тоз - ачык йөз белән өч телдә каршы алып тордылар. Кунаклар мәктәп яны участогы, кече ферма, балалар бакчасы, музей, мәктәп буйлап сәяхәт иттеләр. Мәктәбебездәге чисталык, яктылык, тәртип, кунакчыллык, һәр кабинетның зәвыклы итеп бизәлеше күпләрне таң калдырды.
Г.Тукай елы уңаеннан, зур өстәлдә райондагы һәр татар теле укытучысының эш тәҗрибәсеннән бик бай күргәзмә ясалган.
Актлар залы сәхнәсе искиткеч матур бизәлгән, ул элеккеге чын татар өен искә төшерде. Хәтирәләр кабат яңарды...
Каян табып бетергәннәр диген: ул чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары, тәрәзә кашагалары... Өстәлдәге җиз самовар да татар халкының уңганлыгын, булганлыгын раслый.
Менә үзәкләрне өзеп Г.Тукайның "Әллүки"е яңгырады..."
«Дәверләрне ачар ачкычым бар - рәхмәт яусын туган телемә!» дип аталган әдәби-музыкаль форумны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзиева Гөлназ, директор урынбасары Фәйзиев Илнур ачып җибәрделәр һәм оста итеп алып та бардылар. Туган телебез - татар телендә, рус, инглиз, чуваш телендә сәнгатьле шигырь укулар, кызларның оста итеп татарча биюләре, төрле сөйләшүләр, чыгышлар белән үрелеп барды һәм күңелләргә бик тә хуш килде.Үзләренең җырлары-моңнары белән безне ял иттергәннәре өчен Гәрәева Чулпанга, Каюмова Резидәгә, Гарәфетдинова Флерага, "Кояшкай" ансамбленә, Минһаҗев Рифатка, Исламов Илфатка, Заһитова Рүзиләгә, Аптрейкина Татьянага һ.б. бик зур рәхмәт әйтәсе килә.
Форумның икенче өлешендә милли мәгарифне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган, озак еллар армый-талмый эшләгән татар теле укытучылары һәм үзләренең туган көннәрен билгеләп үтүче юбиляр-укытучылар сәхнә түренә чакырылды. Аларның нәтиҗәле эшенә югары бәя бирелде, Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шушындый олы тантананы оештыручы - барыбыз өчен дә үрнәк шәхес, һәрчак якты йөзле, тынгысыз кеше - район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Игламова Әлфирә Фоат кызы. Ул үз эшенең остасы һәм укытучыларның остазы да. Безгә, ветеран укытучыларга да, Әлфирә Фоат кызы һәрвакыт игътибарлы, ярдәмчел, үзенең акыллы киңәшләрен биреп тора.Туган телебез дип җан атучы, милли мәгарифнең үсешенә үзеннән бик күп өлеш кертүче, "Туган тел "форумнарын оештыручылар булганда, телебез яшәр, иншалла!
Туган теле барның - милли юлы бар, милли йөзе бар..
Бу көнне үзебезгә рухи байлык алып, шатланып, татар халкының милли ризыклары белән сыйланып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.
Мәгариф бүлегенең баш белгече Игламова Әлфирә Фоат кызына, мәктәп директоры Булатова Әнисә Нуретдин кызына һәм мәктәп коллективына үзебезнең олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Барлык укытучыларны да якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, күңел байлыгы, иҗади ачышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев