Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Иске Рәҗәп урта мәктәбе тырышып эшли

    Иске Рәҗәп урта мәктәбе озакламый йөз еллыгын билгеләп үтәчәк - быел мәктәп ачылуга 98 ел була. Мәктәп хәзер нинди планнар белән яши, укыту-тәрбия эшендә кайсы якларга өстенлек бирелә?

    Флюра Гарәфетдинова,
    мәктәп яны "Яшьлек" ял һәм хезмәт лагеры җитәкчесе.
    Гадәттә авыл мәктәпләрендә балаларга башлангыч класслардан ук авыл хуҗалыгы эшләренә карата кызыксыну уятырга тырышалар. Бу теләгән кешегә туган авылларында калырга һәм эшләргә этәргеч бирә. Безнең эшебездә дә бу төп юнәлешләрнең берсе. Иске Рәҗәп мәктәбен тәмамлаучылар арасында үз эшенең осталары булган чын авыл хуҗалыгы династияләре бар. Мәсәлән, Мөхәммәтовлар гаиләсен генә алып карыйк. Вагыйз Вәлиулла улы "Сирень" крестьян (фермер) хуҗалыгы рәисе. Ул гомер буе авыл хуҗалыгын үстерүдә тырышып эшләде, уллары Фәргат, Фәнис, Рафис әтиләре эшен дәвам итәләр. Авылда халык арасында хөрмәт казанган "Уңыш" хуҗалыгы рәисе Дамир Минтаһир улы Хәмидуллин да күп еллардан бирле туган авылы кырларында мул уңыш үстереп, танылган кеше.
    Мәктәбебездә белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен шартлар тудырылган. Мәктәпнең менә дигән спорт залы, хоккей коробкасы, волейбол, баскетбол, футбол, гимнастика мәйданнары бар. Ул әллә каян үзенә тартып тора. Җәй көне мәктәп ишек алды күз алмаслык матур чәчәкләргә күмелә. Безнең мәктәпкә танылган кешеләр күп килә. Мәсәлән, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, шагыйрь Роберт Миңнуллин, драматург Туфан Миңнуллин, педагогия фәннәре докторы, профессор Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов, шагыйрь Наил Ислами, язучы Ринат Харис мәктәпнең мактаулы кунаклары булдылар. Якташыбыз Камил Сәгъдәтшин Татарстан Республикасы язучыларын авылга очрашуга алып кайтты. Гомумән, авылга килгән кешеләр мәктәпкә, аның музеен карарга керми калмыйлар. Музеебыз материалларга бик бай, ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде һәм аның тарихи-туган якны өйрәнү музее статусы бар. Музей җитәкчесе Зиннәт Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин олы яшьтә булуына карамастан, укучылар белән зур эзләнү эшләре алып бара, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештыра, экскурсияләр үткәрә.
    Мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүнең төгәл системасы эшләнгән. Биредә укучылар производствосы бригадасы зур роль уйный. Элек-электән бездә ул бригадалар көчле булды. Мәсәлән, торгынлык елларында азык чөгендереннән (һәр гектардан 550 центнер) югары уңыш алган өчен мәктәпкә "Москвич" машинасы бүләк иттеләр. Ул традицияләр әле дә дәвам итә. Биш елдан бирле мәктәп агротехник профиль буенча эшли. 2013-2014 уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы безгә МТЗ-82 тракторы бирде.
    Укучылар агачлар, куаклар утырту буенча экологик акцияләрдә, чишмәләрне, су буйларын, урман кырыйларын чүп-чардан чистартуда актив эшлиләр, кош оялары, җимлекләр ясап эләләр.
    Мәктәптә соңгы кыңгыраудан соң җәйге сәламәтлек кампаниясе башлана. Сигез ел буе мин мәктәп каршындагы "Яшьлек" хезмәт һәм ял лагерына җитәкчелек итәм. Без хезмәт белән ялны файдалы итеп оештырырга тырышабыз. Мәсәлән, көн саен төшкә кадәр яшүсмерләр эшләсә, аннары ял итәләр, мәктәп яны көндезге лагерьга йөргән балалар белән бергә төрле чараларда катнашалар. Мәсәлән, укучылар кәбестә, помидор үсентеләре утырттылар, аларга су сибәләр. Өйләдән соң саф һавада төрле уеннар оештырабыз. Программада шулай ук авыл көне, "минута славы" уеннары бар. Балалар түтәлләрдә чүп утыйлар, мини-фермада эшлиләр (территорияне җыештыралар, печән хәзерлиләр). Әнә шулай хезмәт белән ял аралашып бара.
    Иң мөһиме - балалар бер эштән дә курыкмый. Лагерь җитәкчесе буларак, бу миңа яхшы таныш. Лагерь тәрбиячеләре дә үз эшләрен яхшы белә, алар балаларга да, эшне оештыруда миңа да ярдәм итәләр. Укытучылар балалар белән мәктәп яны участогында эшлиләр, биредә һәркемгә эш җитәрлек. Лагерьда яшелчәләр үстерәбез, печән хәзерләргә ярдәм итәләр, терлекләрне карыйлар. Безнең мини-фермада ике сыер, өч бозау, унике сарык, алты умарта бар.
    Күпләр моның файдасы бармы, дип кызыксыналар. Минемчә, һәр хезмәт файда китерә. Эшләп алган акчага мәктәпне бизибез, дәресләр өчен заманча җиһазлар, авыл хуҗалыгы эш кораллары сатып алабыз.
    Безнең мәктәп базасында мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары җитәкчеләре өчен район семинары үткәрелде. Семинарда катнашучылар укучылар һәм педагогларның бердәм эшен, мәктәптә алып барылган класстан эшләр белән таныштылар, укучылар кулы белән ясалган әйберләрне карадылар.
    Безнең укучы кызларыбыз, мәсәлән, "Оста куллар" түгәрәгенә теләп йөриләр, дәресләрдә Роза Якуб кызы Вилданова аларны бәйләргә өйрәтә. Шулай ук кызлар йомшак уенчыклар тегәләр, технология дәресләрендә аш-су әзерләргә өйрәнәләр. Малайлар исә "Осталык" түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Укытучы Илназ Мәсхүт улы Мәхмүтов укучыларны агачтан төрле әйберләр ясарга, кыскасы хуҗалыкта ир кеше эшли белә торган барлык эшләргә өйрәтә.
    Мәктәп яны лагерына йөрүче балалар Казанга һәм Болгарга барып, музейлар карадылар, ә быел Димитровград шәһәрендә яшь натуралистлар станциясендә булдылар.
    ...Мәктәп яны участогында хәзер гөрләп яшелчәләр үсә, җиләкләр өлгерә, ә җәй тәмамланганда безнең киштәләр тозлаган кыяр-помидорлар, җиләк-җимешләрдән ясалган вареньелар белән тула. Терлекләребез өчен быел да кышка җитәрлек азык әзерләдек. Болар барысы да уртак тырышлык нәтиҗәсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: