Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ике телне дә белергә кирәк

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга икенче телне өйрәтү белән бәйле мәсьәләләр хакында бүген төрле фикерләр ишетергә туры килә. Белгечләр исәпләвенчә, бала нәкъ менә кечкенә вакытта телне җиңелрәк үзләштерә икән.

Светлана НИКИТИНА,
мәгълүмати-методика үзәге белгече.
Җәмгыятьнең бүгенге үсеш шартларында рус һәм татар телләрен мәктәптә генә түгел, ә балалар бакчасыннан ук өйрәтүгә зур игътибар бирелә. "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" ТР Законы нигезендә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ана телендә белем алу мөмкинлеге тудырыла.
Безнең районда татар телендә белем һәм тәрбия бирүче алты балалар бакчасы бар. Аларга 59 бала йөри. Моннан тыш, "Антошка" балалар бакчасында рус балаларына татар телен өйрәтүче төркем оештырылган. Хәзер балаларның 63 проценты (2009 елда - 54 процент) ана телендә белем һәм тәрбия ала. Ун мәктәпкәчә балалар учреждениесендә урта төркемгә йөрүче рус балаларына татар телен өйрәтәләр.
Шул ук вакытта татар балалар бакчасына йөреп белем һәм тәрбия алучы татар балалары рус телен өйрәнә.
Кече яшьтән икенче телне өйрәнә башлауның өстенлекләре күп. Мәсәлән, бу аларда рус һәм татар халыкларының тарихы һәм гореф-гадәтләренә зур кызыксыну уята. Алай гына да түгел, телебез һәм мәдәни мирасыбызга ихтирам хисе, башка мөһим сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә. 2010-2015 елларда Татарстан Республикасында "Киләчәк" -"Будущее" белем бирүне үстерү стратегиясен тормышка ашыру шартларында, мәгариф һәм фән министрлыгының иҗат төркеме башка мөһим чаралар белән бергә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүнең укыту-методик комплектын (УМК) эшләде. Ул балалар бакчаларында ничек кулланылачак?
Беренче чиратта, икенче телне өйрәтүче учреждениеләрдә мультимедия җиһазлары һәм тиешле методик материал булырга тиеш.
Мәктәпкәчә учреждениеләр кирәкле дәфтәрләр, кулланма әсбаплар, аудио һәм видеоматериаллар белән тәэмин ителгән. 15 балалар бакчасында ноутбуклар бар. Яңа уку елына башка балалар бакчалары да ноутбуклар, мультимедиа проекторлары, экраннар белән тәэмин ителәчәк.
Укыту-методика комплекты белән таныштыру максатында, шәһәрдәге "Солнышко" балалар бакчасында җитәкчеләр һәм тәрбиячеләр өчен район семинары үткәрелде. Педагогларга укыту-методика комплектын сынап карау һәм әлеге юнәлештә эшне ничек башларга кирәклеге турында сөйләделәр, тиешле киңәш-тәкъдимнәр бирелде.Тьюторлар курсында булып кайткан тәрбиячеләр Мәүлия Вәлиева белән Алсу Сабирова педагогларны укыту-методика комплекты структурасы һәм төп концепциясе белән таныштырдылар.
1 марттан башлап шәһәрдәге "Солнышко" балалар бакчасында да укыту-методика комплектын сынап карау буенча республика күләмендәге тәҗрибә эшләре башланды.
Бу чараларның барысы да мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рус һәм татар телләрен аңларга һәм икенче телдә темада каралганча сөйләшергә өйрәтергә, артык катлаулы булмаган сөйләм теленең грамматик формаларын һәм синтаксик яктан төзелешенә төшенергә ярдәм итә.
Кыскасы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тиешле курсны үтеп бетергәч, бер-берсе белән теге яки бу телдә аралаша белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев