Вакыт сизелми дә үтә. Хезмәт юлы әле кайчан гына башланып киткән иде, ни арада кырык ел үтеп тә киткән. Любовь Михайловна Казакова үзенең бөтен тормышын укытучылык эшенә багышлады.
Ул 1967 елда Бураково сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан укыта башлый. Бу һөнәрне сайлауда аңа башлангыч класслар укытучысы Анастасия Ивановна Афонинаның тәэсире зур була. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлауга мәктәпкә эшкә кайта.
Яшь белгеч тәҗрибәле укытучылардан күп нәрсәгә өйрәнә, аларның дәресләренә дә күп йөри. Һәр укытучының эш алымындагы уңай һәм мавыктыргыч якларын үзенә ала. Иң беренче ул укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтә. Катлаулы рус теле һәм әдәбияты фәне белән мавыктыра ала. Язучыларның әсәрләрен тикшерүдә кызыклы алымнар куллана. Кирәк вакытта дәрестән соң да калып шөгыльләнә. Әнә шулай ул укучылар мәхәббәтен яулый. Укытучыны хөрмәт итсәң, аның фәнен дә теләп өйрәнәсең, дәресләренә дә кызыксынып йөрисең.
1973 елда аны мәктәп директоры итеп куялар һәм утыз бер ел бу авыр эшне намус белән алып бара. Ул укучыларның гына түгел, яшь укытучыларның да ышанычлы остазы булды. Булдыклы, оптимист рухлы, инициативалы, максатчан Любовь Михайловна аларны тормышта күп нәрсәләргә өйрәтә. Мәктәп ул - җанлы организм кебек, анда төрле хәлләр килеп чыга һәм аларның барысын да вакытында хәл итәргә кирәк.
Кайвакыт аңа район җитәкчелеге алдында ныклы дәлилләр китереп, коллектив фикерен яклап чыгарга туры килгән вакытлар да булды.
Озак еллык намуслы хезмәте өчен Любовь Михайловна РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, "Халык мәгарифе отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Еллар үтә, аның беренче укучылары, үз балалары да күптән инде мөстәкыйль тормыш белән яшиләр, ә Любовь Михайловна элеккечә мәктәп тормышы белән кайнап яши...
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев