Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме – белем бирүнең сыйфатын күтәрү

    (Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилинның укытучыларның август киңәшмәсендә ясаган докладыннан)

    Балалар бакчалары

    Үткән уку елында районда 29 балалар бакчасында 896 урынга исәпләнгән 52 группада мәктәпкәчә белем бирү хезмәте күрсәтелде. Райондагы балаларның 62 проценты бакчага йөри. Болгар шәһәрендәге "Теремок"бакчасында өстәмә рәвештә ике группа ачылды.

    Ләкин балаларның аз булуы сәбәпле, быел Бугровка, Екатериновка, Аграмак авылларында бакчалар ябылды. Хәзерге вакытта 2016-2017 елларда бакчага йөрергә тиеш 1 яшьтән алып 3 яшькә кадәр 79 бала чиратта тора.

    Мәктәп -

    икенче туган йорт

    Районда 23 мәктәп балаларга белем бирде, алардан барлыгы 2228 бала укыды: 13 урта (башлангычларның 4 филиалы белән), 7 төп, кадетлар, коррекция, санаторий мәктәп-интернат, шулай ук тармак технологияләре техникумы, 6 өстәмә белем бирү учреждениесе бар.

    Үткән уку елында районда уртача хезмәт хакы: укытучыларның - 29 мең сум, тәрбиячеләрнең - 24,5 мең сум булды, өстәмә белем бирү педагогларының - 12 мең сум, техник персоналның 7,6 мең сум тәшкил итте. Мәгарифнең гомуми бюджеты - 351 802 448 сум булды.

    Район мәктәпләрендә классларда укучылар саны: 2014елда шәһәр буенча - 22,7 иде, 2015 елда - 23,2 укучы булды (норма буенча 25 урынына), авылларда 14 укучы урынына 5,2 һәм 5 укучы булды. 2014 елда аз комплектлы мәктәпләр - 7, 2015 елда - 8 иде. Мәктәпләргә 19 маршрут буенча 10 мәктәпкә 13 автобус белән 238 укучы китерелде.

    Сентябрьдән районда 9 база урта мәктәбе, яки биш башлангыч һәм алты төп мәктәп филиаллары өчен терәк пунктлар, 3 -төп, 3- республика, техникум, 26 балалар бакчалары бар.

    Инфраструктура

    үсеше

    "Теремок" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендәге яңа ачылган ике группа өчен ремонтка район бюджетыннан 250 мең сум акча бирелде, "Колосок"ка ТР бюдҗетыннан - 5 миллион сум (лимит программасына өстәп) тотылды. 2016 елда "Солнышко" балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрүгә -8,5 миллион сум, "Родничок"ка - 6,3 миллион сум биреләчәк. Өчкүлдә балалар бакчасы төзү һәм коррекция мәктәбенә капиталь ремонт үткәрергә 58 миллион сум акча каралган.

    Үткән ел авыл мәктәпләрендә җылы туалетлар эшләү мәсьәләсе хәл ителде. Танкеевка мәктәбендә федераль бюджет исәбенә 1,5 миллион сумга төшкән спорт залык ремонтлау тәмамланып килә. Быел "Доступная среда" программасына Ким мәктәбе (950 мең сум) һәм коррекция мәктәбе (1220 мең сум) керде.

    Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасын тормышка ашыру дәвам итә. Полянка мәктәбендә "РегионСтрой" оешмасы бу максатлар өчен 7 миллион сумга якын акча сарыф итте, шуның 200 мең сумы - район бюджетыннан, 70 мең сумы - подрядчикның спонсорлык ярдәме. Өчкүл мәктәбендә эчке җылыту системасын алыштырдылар, аның өчен 400 мең сум акча тотылды, Полянка мәктәбендә тышкы җылылык системасын эшләү өчен 200 мең сум акча бүлеп бирелде, Антоновка мәктәбендә газ казаны алыштырылды. Красная Слобода мәктәбенә газ казаны сатып алдылар. Республика программасы буенча Кузнечиха, Көек, Вожи мәктәпләрендә подряд оешмалары көче белән газ казаннары алыштырылачак.

    Имтиханнар тапшыру - аеруча җаваплы

    Дәүләт йомгаклау аттестациясендә 127 чыгарылыш класс укучылары һәм 216 тугызынчы классны тәмамлаучылар катнашты. Анализ күрсәткәнчә, 11нче классны тәмалаучылар арасында уртача балл үткән ел белән чагыштырганда барлык фәннәр буенча яхшырган, ләкин нәтиҗәләр республика дәрәҗәсеннән калыша. Рус теле буенча Иж-Борискино һәм Антоновка мәктәпләрендә генә уртача балл республикадан югарырак. Шәһәр мәктәпләре, Иж-Борискино, Никольск, Бураково, Иске Рәҗәп урта мәктәпләреннән 10 укучы 80нән артык балл җыйдылар. Шәһәрнең 2нче урта мәктәбеннән Рыбакова Надежда 98 балл туплады=.

    Математиканы профиль дәрәҗәсендә 98 укучы, яки барлык укучыларның 77 проценты тапшырды. Татарстан буенча уртача балл - 50,31, район буенча - 43,5 балл булды. Кузнечиха, Ким, Полянка, Бураково мәктәпләрендә уртача балл респрублика дәрәҗәсеннән югарырак булды, өч мәктәптә -50 балл тәшкил итте.

    Математика буенча БДИ база дәрәҗәсендә, кабат тапшыруны да исәпкә алып республика дәрәҗәсендә булды (ТРда - 4,03, район буенча-4,02).

    Математиканы база дәрәҗәсендә 103 укучы, 82 процент кеше тапшырды. Ләкин ике укучы ике тапкырында да имтиханны тапшыра алмады һәм аттестатсыз калды. Кадет мәктәбе укучысын баштагы аттестацияне үтә алмыйча, ягъни бурычлы килеш, БДИны тапшырырга керткәннәр. Бу инде укытучыларның эшкә формаль карауларын күрсәтеп тора. Ә 2нче мәктәп укучысының яртыеллыгында чиреккә дүртле чыкса да, минималь баскычны үтә алмады, димәк, укытучы аңа билгене арттырып куйган булып чыга.

    Районда 13 укучы РФның "Укуда зур уңышлары өчен" медальләре белән бүләкләнде. БДИны тапшырганда алар үз статусларын сакладылар, 50 балл җыйдылар, ләкин республика медальләре белән бүләкләнүчеләр булмады (аның өчен тапшыра торган барлык имтиханнардан кимендә 75 балл җыярга кирәк иде).

    9нчы классны тәмамлаучыларның нәтиҗәләренә килгәндә шунысын әйтергә кирәк, БДИны объектив уздыру шартларында уртача билге узган ел белән чагыштырганда, кимеде.

    Математикадан БДИ нәтиҗәләре - 3,29, рус теленнән - 3,63. Тукай, Вожи, Кузнечиха, Өчкүл мәктәпләрендә нәтиҗәләр әйбәт. Шуның белән бергә 13 укучы аттестатсыз калды (2 - Болгардагы 2нче урта мәктәп, берәр - Бураково, Иске Рәҗәп, Никольск, санаторий мәктәпләрендә һәм 7 - кадетлар мәктәбендә). Аларга имтиханнарны яңадан тапшырып сентябрьдә аттестатлар алу мөмкинлеге биреләчәк.

    2017 елда 9нчы класслар өчен төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) дүрт фәннән булачак. 2016 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы белем бирү системасында хезмәткә түләүнең яңа системасын кертү күздә тотыла. Шуннан соң инде стимуллаштыру өлеше тулысынча белем бирүнең сыйфатына бәйле булачак.

    Кадрларны

    аттестацияләү

    2014-2015нче уку елында районда 90 педагог аттестация үтте. Районда гомуми категориялелек 66,3 процент (Татарстан Республикасы буенча - 68) тәшкил итә. Районда югары категориягә ия булган хезмәткәрләр өлеше 16,1 процент (Татарстан Республикасы буенча - 18 процент) тәшкил итә.

    Узган өч ел эчендә 35 яшькә кадәрле педагогларның саны кимүе күзәтелә. Безнең районда өч ел эчендә яшь педагоглар саны 1 процентка кимеде. Шул ук вакытта пенсия яшендәге укытучылар саны артты. Район мәктәпләрендә педагогик хезмәт стажы 20 елдан артып киткән укытучыларның өлеше 54 процент тәшкил итә. Быел Татарстан Республикасында мәктәпләрне тәмамлаучыларны педагогия вузларына максатчан юллама буенча кабул итә башладылар.

    Башлангыч, милли,

    һөнәри белем...

    Районда башлангыч белем бирү буенча 88 педагог эшли. Башлангыч класс укытучылары үз эшләрендә дүрт укыту-методика комплектыннан файдалана: "Перспектив башлангыч мәктәп", "Россия мәктәбе", "Мәктәп 2000-2010", "Перспектива". Башлангыч мәктәптәге өлгереш - 99,19 процент. Сыйфат исә 60 процент тәшкил итә.

    2015 елда Россиянең барлык субъектларында да мәктәпләрдә башлангыч гомуми белем бирү буенча федераль дәүләт системасын кертү тәмамлана. Милли белем бирү учреждениеләре челтәрләре системасы татар телендә белем бирүче 6 мәктәпне берләштерә (барлык мәктәпләрнең 22 проценты). Татар теле һәм әдәбиятыннан 41 укытучы белем бирә, шуларның 36сы - югары педагогик белемле. Татар телен балаларның 100 проценты өйрәнә. Чуаш этно-культуралы компонентлы бер мәктәп бар.

    Бердәм республика имтиханнары тапшыру нәтиҗәләре буенча татар телендә белем бирүче мәктәпләр Татарстан Республикасында 11 нче урынны алды. Татар балаларының 47,58 проценты үз ана телендә белем ала. Татар теле һәм әдәбятын укытуга контрольне көчәйтергә, бердәм республика имтиханнарына, олимпиадаларга әзерләнүнең системалы һәм нәтиҗәле ысуңларын булдырырга кирәк.

    2014-2015 елда тармак технологияләре техникумының көндезге бүлегендә - 371, читтән торып уку бүлегендә - 68, кичке бүлектә 211 кеше белем алды. Быелгы уку елында да укучылар саны шулкадәр ук булыр, дип көтелә.

    Түләүле белем бирүдән кергән 1350 000 сум акча укыту-материаль базаны ныгытуга, торак-көнкүреш шартларын яхшыртуга, уку корпусында һәм тулай торакта янгын сигнализациясен монтажлауга тотылды. Техникумга партнер-эш бирүче, ЛПЗ бинасына, укыту-белем бирү комплексына, тулай торакка ремонт кирәк.

    Теләк кенә кирәк

    Районның өстәмә белем бирү системасында 6 учреждение эшли, шуларның 3се - Балалар иҗат йорты, балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәге, "Регата" техник иҗат станциясе - мәгариф бүлеге карамагына керә. Әлеге учреждениеләргә 1832 укучы йөри. 2014 елда балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә каратэ кекусинкай буенча - өч, армия кул көрәше буенча - дүрт, "Регата"да - "Багратион" тарихи реконструкцияләү, автомодель, робот техникасын программалаштыру нигезләре буенча яңа берләшмәләр ачылды.

    Тәрбия бирү эшендә төп бурычлар булып гомуми һәм һөнәри белем бирү системасын камилләштерү, балалар берләшмәләрен үстерү, техник иҗатта яңа юнәлешләр кертү буенча бердәм система булдыру санала.

    Күп булса - яхшырак

    Белем бирү учреждениеләренә ата-аналар комитетлары булышлыгы белән кергән акча балаларны ашатуны яхшыртуга тотыла, мәктәп бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш әзерләп сату, конкурс һәм грантларда, ярминкәләрдә катнашудан кергән акча максатчан файдаланыла. Акча бары тик гамәлдәге закон нигезендә генә тотыла. Һәр учреждениегә дә планлы күрсәткечләр җиткерелгән. Бүгенге көндә планда каралган 2. 749.281 сум урынына 1.809.315 сум җәлеп ителгән. Бу юнәлештә шәһәрдәге урта, Өчкүл, Ямбакты, Урта Йорткүл мәктәпләре тырышып эшләде. Башка мәктәпләр алардан үрнәк алсын иде.

    фото http://imcspassk.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: