Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хыяллар чынга ашсын

Шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең унберенче класс укучылары һәрьяктан үрнәк санала. Алар тырышып уку белән бергә үзешчән сәнгатьтә, җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Укытучылар фикеренчә, мөстәкыйль тормышка алар зур әзерлек белән аяк баса.

Марина ЗАЙЦЕВА.
"НЖ".
Анастасия Андриянованы класста иң яхшы укучыларның берсе. Беренче класстан ук башлап гел "бишле" билгесенә укый, бүген дә сынатмый. Математика, рус теле, җәмгыять белеме - бөтен фәннәрне дә җиңел үзләштерә. Мәктәптә, район һәм республика күләмендә уздырылучы фән олимпиадаларында күп тапкыр җиңү яулаган, призлы урыннарга лаек булган.
Настя үзенең яшьтәшләреннән тыйнак, сабыр булуы белән аерылып тора. Кәефе начар булса да сиздермәскә тырыша, дуслары, укытучылар белән сөйләшкәндә һәм аралашканда үзен гел әдәпле тота.
Класста компьютерларны Станислав Лаврентьевтан да яхшырак белүче юк. Әгәр кемнең дә булса әлеге "акыллы" машинасы көйсезләнә башласа, ярдәм итүен үтенеп Станиславка мөрәҗәгать итәләр. Ул класста һәм мәктәп күләмендә уздырылучы чараларга презентация ясый, видеофильмнарны монтажлый. Интернет челтәрендә дә үзен судагы балык кебек хис итә. Музыканы бик ярата, күп укый, рәсемнәр ясый.
Биология, анатомия, химия фәннәрен аеруча тырышып үзләштерә. Соңгы ике елда гел бишле билгеләре генә ала. Киләчәктә медицина университетына керергә тели: Станислав хирург булырга хыяллана.
Регина Буторова - һәр чараның үзәгендә кайнаучыларның берсе. Кайчан гына карасаң да күңеле шат, йөзе көләч, оптимизмы ташып тора. Укуда да өлгерә, җәмәгать эшләрендә катнашырга да вакыт таба. Моңарчы районның балалар думасы белән җитәкчелек иткән. Концертлар уздырганда киңәш-ярдәм сорап үзенә еш мөрәҗәгать итәләр. Регина теге яки бу чараның программасына мавыктыргыч тамашалар кертергә тырыша. Үзе дә сатира-юморны ярата, моның шулай булуына мәктәпләрнең КВН командалары финалы барышында да инандылар. Җиңү дә әлеге мәктәп командасына елмайды. Аның составында Регина да бар иде.
Иван Балакирев - дингә бөтен күңеле белән бирелгән кеше. Ул чиркәүгә йөри, тиешле бөтен кагыйдәләрне дә үтәргә тырыша. Киләчәктә Казандагы духовный семинариягә укырга керергә җыена. Гомерен дингә хезмәт итүгә багышларга тели ул.
Тыныч, сабыр холыклы, җитди, һәрвакыт уйчан булуы белән күзгә ташланып торган Иван кайбер укучылар кебек вакытын беркайчан бушка уздырмый. Начар гадәтләрдән читтә булырга тырыша. Тормышта сәламәт яшәү рәвешенең никадәр әһәмияткә ия булуын яхшы аңлый, спортның йөгерү, чаңгыда йөрү, йөзү кебек төрләре белән мавыга. Әлбәттә инде, дини китапларны яратып укый. Язган иншаларына да һәрчак тирән мәгънә салынган була.
Елизавета Семенова -хыялый, фантазиягә бай укучыларның берсе. Бу чыннан да шулай. Аның язган анкетасында мондый юллар бар: "Картлыгымны төрле мавыктыргыч сәяхәтләргә, картиналар ясауга багышлаячакмын һәм үткән тормышымны чагылдырган китап язарга телим…" Лиза спортның волейбол, өстәл теннисы, кайтинг кебек төрләре белән шөгыльләнгән, чаңгыда, җилкәнле көймәдә йөргән. Рәсемнәр ясый, модельер булырга хыяллана.
Сыйныфта инглиз телен Дарья Казаковадан да яхшырак белүче юк. Шуңа күрә, инглиз теленнән "аксаучылар" күбрәк аңа мөрәҗәгать итә. Ул әле тагын балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлегенә йөреп фортепьянода уйнарга өйрәнгән.
Виктория Платова медицина көллиятенә укырга керергә әзерләнә - фармацевт булырга тели. Соңгы елларда әлеге белгечлеккә хезмәт базарында ихтыяҗ арта бара. Дару препаратларын яхшы белгән белгеч, ди ул, беркайчан да эшсез калмаячак. Хәзер ул имтиханнарга әзерләнә.
Викада юмор хисе бик көчле. Беренче апрельдә, мәсәлән, бөтен сабакташларын оста итеп алдады. Ул компьютер ярдәмендә "Аларны полиция эзли" афишасы ясап, анда егетләрнең фотоларын ябыштырган һәм афишаларны класста элгән. Әнә шулай барысын да көлдергән ул.
Екатерина Корчагинаның изге хыялы - башлангыч сыйныф укытучысы булу. Моның өчен аның сәләтле дә бар, мөмкинлеге дә җитәрлек. Киләчәктә аның балаларга белем биреп, аларны игелекле, тәүфыйклы итеп тәрбияли алачагына бер шик юк.
Әлегә ул тырышып-тырышып мәктәп программасында каралганнарны үзләштерә. Күп укый, шул исәптән өстәмә әдәбиятны да, кирәкле белешмәләрне Интернет челтәреннән ала.
Алинә Сафина - барлык фәннәр буенча да гел "бишле" билгесенә генә укый. Төрле фәннәр буенча олимпиадаларда, Казанда һәм Мәскәүдә уздырылган конференцияләрдә катнашкан. Аэлита Петрова кебек үк, аның да бүләкләре бик күп. Сирәк очрый торган исемле бу кыз башкалардан күп ягы белән аерыла. Үзебезнең һәм чит ил әдәбияты, философия, тарих, рус телен яхшы белә. Ясаган рәсемнәре дә сокландырырлык, шигырьләр яза.
Анастасия Фролова команда спорт уеннары белән мавыга. Аеруча волейболны ярата. Аның уйнавы егетләрне дә көнләштерерлек. Юлия Селиванова исә чаңгы спортына өстенлек бирә, спорт секциясенә йөри башлавына да берничә ел булган. Хәер, спортның башка төрләрен дә чит итми, аны универсаль "Олимп" спорт залында еш очратасың. Дөрес, Юлия үзенең киләчәген офтальмология белән бәйләргә тели. Нинди генә һөнәр сайласа да, спорт аңа алдагы тормышында да ярдәм итәр, дип ышанасы килә.
Класс җитәкчесе Наталья Теймурова фикеренчә, Алия Сираҗетдиновага төгәллек, җаваплылык һәм тыйнаклык кебек сыйфатлар хас. Ул беркайчан да дәрескә, башка чараларга соңга калмый, биргән сүзен һәрвакыт җиренә җиткереп үти. Алия әйбәт укый, музыка белән шөгыльләнә, китапларны күп укый.
Павел Рогачев кече бизнес белән кызыксына. Аның бу теләген хуплыйсы һәм киләчәктә уңышлар юлдаш булуын телисе килә.
Аның сабакташы Эдуард Насыйбуллин зур спортчы булырга хыяллана. Кайчан гына карасаң да ул спортзалда булыр, волейбол, баскетбол, футбол һәм башка команда уеннарын ярата. Район җыелма командасы составында зона уеннарында да күп катнашкан. Буш вакытларында рэп яза, язганнарын сабакташлары үтенече буенча мәктәптәге концертларда башкара.
- Озакламый укучылар имтиханнарны тапшырып, кайсы-кая таралырлар, - ди Наталья Александровна. - Бу чыгарылыш класс укучылары хәтеремдә озак сакланыр. Мин аларның барысына да уңышлар телим…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев