Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хокук һәм бурычларны белергә кирәк

Болгардагы 1нче урта мәктәп базасында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырылды. Әлеге очрашуга өлкән класс укучылары, аларның әти-әниләре, педагоглар чакырылды. "Школа превосходства" видеоролигын караганнан соң Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы киңәшчесе Лилия Морадыймова чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында бала хокукларын саклау белән бәйле булган кайбер сорауларга аерым тукталды. Район прокуроры урынбасары...

Болгардагы 1нче урта мәктәп базасында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырылды.
Әлеге очрашуга өлкән класс укучылары, аларның әти-әниләре, педагоглар чакырылды. "Школа превосходства" видеоролигын караганнан соң Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы киңәшчесе Лилия Морадыймова чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында бала хокукларын саклау белән бәйле булган кайбер сорауларга аерым тукталды. Район прокуроры урынбасары Евгений Шувалов, опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Мария Каргина да әлеге темага кагылышлы кайбер фикерләре белән уртаклаштылар. Режиссер Ирина Каширинаның ятим балалар, балалар йортында тәрбияләнүчеләр, аларның бурычлары һәм хокуклары турында сөйләүче "Отверженные" фильмы чыгыш ясаучыларның фикерләрен тагын да тулыландырды.
Бу көнне өлкән сыйныф укучыларына үзләрен кызыксындырган кайбер сорауларны бирү мөмкинлеге дә тудырылды. Бирелгән сораулар арасында мондыйраклары да бар иде: кичен күп фатирлы йорт подъездында кайсы вакытка кадәр булырга рөхсәт ителә, студентлар социаль ипотека программасында катнаша аламы, прокуратура хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, хуҗасыз этләр проблемасын ничек хәл итәргә - әлеге һәм башка сорауларның барысына да төгәл җаваплар бирелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X