Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әхлак принципларына нигезләнеп

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, 2012 елның 1 сентябреннән гомуми белем бирү мәктәпләрендә дүртенче сыйныфтан башлап яңа "Основы религиозных культур и светской этики" курсы кертелә башлады.

Галина ЗДОБНОВА,
Болгардагы 1нче мәктәп-нең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Яңа фән укучыларны (ата-аналар теләге буенча) провославие, мөселман, будда һәм яһүд мәдәнияты, этика нигезләре белән таныштыра. Безнең мәктәптә әти-әниләр "Дөньяви дин нигезләре" модулен сайлады.
Әлеге фәнне укыту кысаларында дингә өйрәтү каралмавы да бик мөһим. Әлеге курсның максаты - күпмилләтле Россия халкының мәдәниятына һәм диненә ихтирам уяту, укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
- Фәннең эчтәлеге тиешле дин һәм дини яки дөньяви гореф-гадәтләр белән таныштыруны күздә тота, дөньяга башкача карауны тәнкыйтьләми, - ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Анисья Гурьевна Коновалова. - Бу фәнне өйрәнүдә әти-әниләр дә ярдәм итә: берәр төрле проект төзегәндә, иҗади эшләр үтәгәндә без бергәләп эшлибез.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бу дәресләрдә билге куелмый. Шулай да, иҗади эшләр һәм проектларны тәкъдим иткәндә, башкарылган эшнең сыйфатын барыбыз бергә җыелышып бәялибез. Бу фән билгеле бер дәрәҗәдә кызыксыну уята башлады.
Укучылар әлеге фәнне өйрәнүгә ничек карый?
Татьяна А., мәсәлән, яңа фәнне өйрәнүнең үз кыенлыклары бар, ди, шулай да ул шактый мавыктыргыч.
"Мин "Провославие бәйрәмнәре" проекты буенча материал җыям, әби белән әни дә булышалар, - ди Анна Е. - Алар безнең бәйрәмнәр турында күп белә, барысы хакында да бергәләшеп сөйләшәбез…"
"Дин нигезләре дәресендә өйрәнгәннәремне әтигә дә сөйлим, дип үз фикерләре белән уртаклаша Максим Л. - Телевизордан "Радость моя" тапшыруларын да игътибар белән карап барам. Тапшыруда провославие мәдәнияты һәм гореф-гадәтләр турында күп сөйлиләр…"
Бу фән укытучыдан да зур әзерлек таләп итә. Ул дингә өйрәтү белән дин мәдәниятына өйрәтү арасындагы нечкәлекләрне төгәл аңларга һәм күрә белергә тиеш. Бу төшенчәләрне беркайчан да бутарга ярамый.
Тәҗрибә уртаклашуның да әһәмияте зур. Әлеге максат белән март аенда безнең мәктәп базасында яңа укыту курсын өйрәтү темалары буенча республика семинары уздырылды. Модульне сайлап алу буенча эшләрне оештыру, курсны укыту ысуллары һәм алымнары, эш барышында килеп туган проблемалар, - әлеге һәм башка мәсьәләләр семинарда катнашучыларның игътибар үзәгендә булды. Алар ачык дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда, мастер-классларда катнаштылар. "Түгәрәк өстәл" утырышында, мәсәлән, Татарстан Республикасының белем бирүне үстерү институты укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Ирина Сафронова, тарих фәннәре кандидаты, фән һәм инновация эшчәнлеге буенча проректор Владимир Пискарев, ТР мәктәпләренең атказанган укытучысы, институтның фәнни хезмәткәре Ирина Фокеева әлеге курсны өйрәнүнең төп принциплары турында фикер алыштылар.
Семинарда Әлки, Алексеевск, Чистай районнарыннан килгән педагоглар һәм методистлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев