Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Хәерле юл, укучылар!

Быел безнең районда 204 бала беренче класска укырга керде. Барлыгы үткән дүшәмбедә 2076 укучы мәктәп бусагасын атлап керде, 375 укучы тармак технологияләрендә белем алачак.

Антоновка урта мәктәбендә, һәрвакыттагыча, беренче кыңгырау бәйрәме аеруча тантаналы шартларда үтте. Быел биредә беренче класска 4 укучы керде, тагын 4 бала Гусиха мәктәбендә беренче класста укыячак. Ә унберенче класстагы балалар саны 13кә җитте.

Бәйрәм линейкасын ачып, мәктәп директоры Елена Китайцева Белем көне белән котлады, укучыларга уңышлы укуларын гына теләде. Яхшы укучыларга Мактау грамоталары тапшырды. Укытучылар, ата-аналар, кунаклар аларның уңышларына шатланып, киләчәктә дә уңышлар теләделәр.

Мактаулы кунаклар - район башлыгы Камил Нугаев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, Антоновка авыл җирлеге башлыгы Владимир Фролов тантанага җыелган халыкны яңа уку елы башлану белән ихластан котладылар. В.Фролов беренче класс укучыларына бүләкләр тапшырды.

- Яхшы укыгыз, илебезнең лаеклы кешеләре булып үсегез, чөнки сез безнең һәм илебезнең киләчәге...

Мәктәпне тәмамлап чыгучылар һәм аларның класс җитәкчеләре Ольга Назарова да аларга иң яхшы теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Алтынчы класс укучысы Виктория Стрижова бәйрәм хөрмәтенә матур җыр башкарды. Шуннан соң район башлыгы белән бергә беренче кыңгырау чылтыраттылар.

Аннары укучылар үзләренең клссларына таралыштылар. Беренче дәрес тынычлык һәм туган җир темасына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тантана Бәйрәм линейкасы Антоновка урта мәктәбе