Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гомерен мәктәпкә багышлаган укытучы

Тормышта эш урынын еш алыштыручы кешеләрне дә күп очратырга туры килә. Әлбәттә, аның сәбәпләре аз түгелдер. Алар үз көчләрен яңа өлкәдә сынап карарга телиләрме, әллә бер урында гына эшли алмыйлармы, яки башка сәбәпләр бармы? Минемчә, күнеккән урыннан китеп, яңа эш эзләү өчен җитди сәбәпләр булырга тиештер. Ә менә үз тормышын...

Валентин Ашмарин,
Полянка урта мәктәбенең профком рәисе.
Бәхеткә, укытучыларның күбесе - гомер буе яшь вакытта сайлап алган һөнәренә тугры калган кешеләр. Еллар үткән саен тәҗрибә туплап, алар үз белемнәрен үсеп килүче буынга бирү өчен көчләрен кызганмыйлар. Полянка урта мәктәбенең тарих укытучысы Татьяна Степановна Егорова да әнә шундыйлардан.
Тәтеш педучилищесын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кыз мәктәпкә эшкә килеп, тормышын яраткан эшенә багышлый. Бөтен тырышлыгын, сәләтен, белемен балаларга бирә.
Башта ул башлангыч классларда эшли, аннары югары белем алганнан соң, өлкән классларда укыта башлый. Татьяна Степановнага эшләү дәверендә төрле укучылар белән очрашырга туры килә. Алар арасында акыллы һәм шуклары, шаян һәм тапкырлары, зирәк һәм артык зирәк булмаганнары очраса да, ул һәр баланы аңлап, аның хәленә керергә тырыша. 35 ел эшләгән чорда Татьяна Степановна укытучылар белән дә, укучылар белән дә уртак тел таба. Моны ничек эшләвен үзе генә беләдер.
Берничә ел буе ул укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшли. Бу җаваплы вазифаны да җиренә җиткереп башкара, теләсә нинди проблеманы хәл итәргә тырыша. Укучылар юкка гына аның турында тәҗрибәле остаз, белемле укытучы дигән югары бәя бирмиләрдер. Еш кына инде мәктәпне тәмамлап, кунакка кергән элекке укучылар Татьяна Степановна кабинетында озаклап сөйләшеп утыралар, тормышындагы яңалыклар белән уртаклашалар, киңәш сорыйлар. Ун ел буе белем биргән, йөзләрчә дәресләрне бергә үткәргән остазның киңәшләре дә алтын бәясенә тора.
Татьяна Степановнага хас булган җан җылысы, сабырлык кебек сыйфатлар авылдашлары арасында абруй казанырга ярдәм итә. Алар укытучы турында бик яхшы фикердә, чөнки ул һәрвакыт кешеләрне тыңлап, кирәк чакта акыллы киңәшен дә бирергә әзер.
Хәзер Татьяна Степановна лаеклы ялда. Коллективта аның булмавы нык сизелә. Тик кирәк чакта ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, мәктәптә үткәрелгән линейкада да ул бу турыда әйтте. Татьяна Степановна һәрвакыт яшь хезмәттәшләренең ышанычлы остазы, хәзер исә бу белемнәрен кызына - Конантьева Ирина Алексеевнага өйрәтә. Ул дә әнисе юлын дәвам итеп, мәктәптә эшли, читтән торып университетта укый.
Ә Татьяна Степановна хәзер буш вакытында ниләр эшли икән? Бакча мәшәкатьләре бик күп көч таләп итә. Моннан тыш, оныклары үсеп килә, алар дәү әнисе игътибарына мохтаҗ, тиздән олысы инде мәктәпкә укырга керергә тиеш. Алар белән вакыт үтеп киткәне сизелми дә кала.
Балалар, оныклар иминлеге аның өчен барсыннан да мөһимрәк.
Барлык коллектив исеменнән хөрмәтле Татьяна Степановнага иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, нык сәламәтлек һәм файдалы яллар телим. Без аны һәрвакыт мәктәптә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев