Ел да көтеп алалар
Красная Слободада авыл көнен билгеләп үттеләр.
Әлбәттә инде, бәйрәм күңел ачу чаралары һәм җирле үзешчән коллективлар әзерләгән концерт белән башланып китте. Мәдәният йортына җыелган халыкка “Девчата” дуэты, “Рябинушка” вокаль төркеме, Әлфия Мостафина, Людмила Скотникова, Вера Костюнина, Татьяна Мокрова, Любовь Феоктистова үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Максим, Илья, Надежда Скотниковлар һәм Никита Гондаков “Яшә, минем туган авылым” сәхнәләштерелгән күренешләрен оста әзерләп, барысын да таң калдырдылар. Гомумән, тамашачылар һәр үзешчән артистның чыгышын көчле алкышларга күмде.
Бу көнне авылның Ак әбисе – 90 яшен күптән тутырган Сания апа Закированы да котлап, аңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләделәр.
Бәйрәм барышында быел юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә хөрмәтләделәр. Мәсәлән, Наталья белән Николай Вихлянскийларны гаилә корып яши башлауларына бер ел тулу белән котладылар. Валентина һәм Александр Саванеевлар, Ольга һәм Николай Тарасовларның гаилә төзүенә 35 ел булса, Татьяна белән Николай Панчугиннарның бергә гомер итүләренә төгәл 40 ел тула. Әле быел гына өйләнешүчеләрне дә зурладылар. Авылда Дарья һәм Олег Никиташиннар, Александра һәм Александр Рәхмәтуллиннар гаилә корып яши башлаган.
Авылда яшәүчеләр саны яңарак кына туган Михаил Тимофеев исәбенә арткан.
Әлбәттә инде, мәктәпне тәмамлаучыларны һәм беренче класска укырга керүчеләрне дә сәхнәгә чакырып, изге теләкләр теләделәр.
Авылда игълан ителгән иң яхшы йорт яны территориясе конкурсында җиңгән Валентина Гыйниятуллинага, Валентина Бухаловага, Татьяна Ляплинага һәм Любовь Капустинага истәлек бүләкләре тапшырдылар. Мәдәният йорты сәхнәсендә башланып киткән бәйрәм аннары урамда дәвам итте, халык төрле спорт ярышларында теләп катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев