Узган җомга көнне республика мәктәпләрендә бердәм экология дәресләре үткәрелде.
Аның максаты - үсеп килүче буынның экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, укучыларда туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Бу гомумреспублика акциясе кысаларында "Спас" табигый заказнигының әйдәп баручы белгече Любовь Мурзак 1нче мәктәпнең өченче класс укучылары белән очрашты. Ул укучылар белән тирә-як мохиткә - һавага, җиргә, суга, җәнлекләргә һәм үсемлекләргә сакчыл карарга кирәклеге турында әңгәмә алып барды. Табигать үзенә генә хас гаҗәеп һәм гүзәл сыйфатларга ия. Ни кызганыч, үсемлекләрнең һәм җәнлекләрнең кайбер төрләре бүген югалу куркынычы алдында тора. Ә бит аларның киләчәге безгә дә бәйле.
Укучылар шулай ук республикада 4098 елга һәм кечкенә елгалар барлыгын белделәр. Аларның иң зурлары - Идел белән Кама һәм аларның кушылдыклары Нократ, Агыйдел һәм Зөя елгалары. Татарстанда шулай ук 8000 күл, дәүләт саклавы астында булган 183 объект бар. Безнең "Спас" заказнигы да бу исемлеккә керә.
Күпләр табигатькә җавапсыз карыйлар, бу беркем өчен дә сер түгел. Урманга чүп-чар түгүчеләр, браконьерлар әнә шуларга керә. Укучылар үзләре дә мисаллар китерделәр, димәк, табигать безнең яклау һәм саклауга мохтаҗ дигән нәтиҗәгә килделәр.
Киләсе ел тирә-як мохитне саклау елы, дип игълан ителәчәк. Димәк, экология проблемаларына зур игътибар биреләчәк.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев