Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Безнең төп байлыгыбыз…

    26 апрельдә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, безнең республикада Туган тел атналыгы үткәрелә. Хәзерге вакытта үсеп килүче буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә һәм аңа хөрмәт белән карарга өйрәтүче укытучылар алдында нинди кыенлыклар бар икән?

    Әнисә Хәйруллина,
    шәһәрдәге 1нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы:
    -Туган көн атналыгы татар теленә, милли традицияләргә, халкыбыз йолаларына һәм, әлбәттә, Габдулла Тукай иҗатына тагын да зур кызыксыну уяту өчен нигезле сәбәп булып тора.
    Мин 23 ел буе мәктәптә татар теле укытам һәм балаларны бу фән белән кызыксындыру өчен көчтән килгәннең барысын да эшлим. Башлангыч классларда дәрес вакытларында уен формаларыннан файдаланам, мультфильмнар карыйбыз. Өлкән классларда диалог алымнарын кулланам.
    Мәктәптә мин җитәкчелек иткән "Ләйсән" фольклор группасына беренче һәм икенче класстан 30 укучы йөри. Укучыларның байтагы руслар. Без алар белән җырлар, биюләр өйрәнәбез, әкиятләрдән өзекләр куябыз. Бу чаралар аларга бик ошый һәм татар телен җиңелрәк өйрәнергә ярдәм итә.
    Телне кызыксынып өйрәнергә республика конференцияләрендә, тематик укуларда һәм башка чараларда катнашу да нык ярдәм итә. Безнең укучылар анда берничә тапкыр призлы урыннарны алдылар. Бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Балалар белән мөмкинлек чыккан саен Казанга Г. Камал исемендәге театрга барырга тырышабыз. Телне аз гына белгән укучыларда да бу зур тәэсир калдыра.
    Апрель аенда Габдулла Тукай иҗатына багышланган традицион айлык үткәрәбез. Бу вакытта төрле викториналар, рәсем, иҗади эшләр, шигырь конкурслары оештырабыз, язучының танылган әсәрләреннән өзекләр куябыз.
    Мин күбрәк үземнең туган телемдә сөйләшергә тырышам. Кызларым нигездә рус телендә аралашалар. Шулай да алар икесе дә туган телләрен әйбәт беләләр, халык җырларын һәм биюләрен бик яраталар. Минемчә, болар барысы да гаиләдән башлана.
    Любовь Кузнецова,
    Никольск мәктәбенең рус теле укытучысы:
    -Мин 37 ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты фәнен укытам.Үз эшемне бик тә яратам һәм укучыларда да бу фәнгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Укучыларның төрле дәрәҗәләрдәге конкурсларда катнашып алган Мактау грамоталары әнә шул хакта сөйли. Дарья Егорова, мәсәлән, рус теле буенча укучыларның район олимпиадаларында берничә тапкыр җиңеп чыкты, республикада призер булды. Анна Колесова белән бергә алар Казанда лингвистик лагерьда булып кайттылар. Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар арасында да җиңүчеләр аз булмады. Алар арасында Ксения Сиринованы әйтергә була. Югары филологик белем алып чыккан элеккеге укучыларым Надежда Лукашина белән Надежда Перегудова һәм башкалар белән чын күңелдән горурланам. Хәзер алар үзләре балаларга белем бирәләр.
    Соңгы елларда эшләве кыенлашты, чөнки рус теле буенча сәгатьләр саны икеләтә кыскарды. Дәрестә алган белемне клсста тиешенчә ныгытып булмый. Укучылар моны мөстәкыйль рәвештә өйдә эшләргә мәҗбүр. Ни кызганыч, моны бөтен бала да эшли алмый. Димәк, алган белемнең сыйфатына зыян килә.
    Тагын шунысы да бар, хәзер балаларның күбесе компьютер яки телевизор алдында утыруны өстен күрә, китап укуга игътибар бөтенләй кимеде. Ә китап уку дөрес язу, сөйләм телен үстерү өчен бик тә кирәк.
    Җөмләләрне дөрес төзи белмәү, кайбер сүзләрне урынлы кулланмау, басымны дөрес әйтмәү нәкъ әнә шуннан килә. Сөйләм теле кирәксез сүзләр белән нык чүпләнгән.
    Туган тел атналыгы минем өчен ике төп фәнгә - рус теле һәм әдәбиятына өстәмә игътибар билгесе булып тора.
    Татьяна Аптрейкина,
    Иж-Борискино мәктәбенең чуаш теле укытучысы:
    - Районда безнең мәктәп чуаш теле укытыла торган бердәнбер мәктәп санала. Авылыбызда күбесенчә чуаш милләте кешеләре яши һәм шуңа күрә бу фәнне мәктәп программасына кертергә булдылар.
    Барысы да " Чуаш халкының тарихы, мәдәнияты, көнкүреше һәм традицияләре" дигән факультативтан башланды. Мин аны 2008 елдан алып барам. Бию түгәрәген дә шул вакытта ачып җибәрдек, кызлар һәм малайлар анда рәхәтләнеп шөгыльләнәләр. Без халык җырларын, биюләрен өйрәнәбез, төрле чараларда да актив катнашабыз. Үткән ел Казанда үткәрелгән Бөтенсоюз балалар иҗат фестивалендә "Кораллы" дигән бию күрсәттек. Кызларбыз сәхнәдә технология укытучысы Надежда Геннадьевна Данилина теккән костюмнардан чыгыш ясадылар. Шулай ук "Без-бер гаилә" дигән район күләмендә үткәрелгән чарада, алдынгылар слетында да тамашачыларны чуаш мәдәнияты белән таныштырдык.
    Безнең укучылар мәктәп музее экспозициясен эшләүдә актив катнашалар. Музейда милли киемнәр, көнкүреш әйберләре куелган. Шушында ук чуаш теле һәм әдәбияты дәресләре үткәрәбез.
    Бу фәннәрне өйрәнү җиңелләрдән түгел. Беренче класслардан ук балалар рус, чуаш, татар һәм инглиз телләрен өйрәнә башлыйлар. Ә бит балаларның сәләтләре бер төрле түгел. Мин балаларга сөйләм теле дәрәҗәсендә булса да туган телне өйрәтергә тиеш, алар халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә бурычлы.
    Агымдагы елның 25 апрелендә танылган чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлевич Яковлевның тууына 165 ел тула. Безнең мәктәп делегациясе язучының туган җирендә - Тәтеш районы Кошки-Яңа Тимбай авылында үтәчәк чараларда катнашуга чакыру алды.
    Укучылар өчен бу кызыклы һәм мавыктыргыч бәйрәм булыр дип уйлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: