Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Без татарча сөйләшәбез»

Гүзәл Әхмәтова, 2нче мәктәпнең директор урынбасары. Болгар шәһәренең 2нче урта мәктәбендә 21нче февральдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе башланып китте. Бу акциянең эчтәлеге елдан-ел тулыландырылып, яңа һәм кызыклы чараларга баетыла. Акция кысаларында район, республика дәрәҗәсендә күп кенә кызыклы чаралар үткәрелде. Мәктәп укучыларының Болгар шәһәрендә яшәүче рус милләте вәкилләре өчен оештырган "Ничә...

Гүзәл Әхмәтова,
2нче мәктәпнең директор урынбасары.
Болгар шәһәренең 2нче урта мәктәбендә 21нче февральдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе башланып китте. Бу акциянең эчтәлеге елдан-ел тулыландырылып, яңа һәм кызыклы чараларга баетыла. Акция кысаларында район, республика дәрәҗәсендә күп кенә кызыклы чаралар үткәрелде. Мәктәп укучыларының Болгар шәһәрендә яшәүче рус милләте вәкилләре өчен оештырган "Ничә сүз өйрәтә аласың?" уены аеруча мавыктыргыч үтте. Уен барышында 7-9 класс укучылары, 50 кешенең һәрберсенә 99 татар сүзе өйрәтеп, бу сүзләр язылган памяткалар тапшырдылар.
Безнең мәктәптә якташыбыз Абдулла Алишның иҗаты һәм тормыш юлы тирәнтен өйрәнелгәнгә күрә, рус балалары өчен күренекле әдипнең туган авылы Көектән татар балалары белән аралашу да файдалы һәм күңелле булды.
Акция барышында "Койрыклар" әкиятен сәхнәләштерү республика дәрәҗәсендә уңай бәя алды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X