Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Без тарихны яхшы белергә тиеш

Гәрәева Алинә, 9 сыйныф укучысы. Күптән түгел мәктәбебездә тарих атналыгы үткәрелде. Атналыкның программасы кызыклы һәм эчтәлекле итеп төзелгән иде, аны ачканнан соң икенче көнне 7-10 сыйныф укучылары «Зәлидә» уенында көч сынаштылар. Татар халкының әлеге милли уены бу көнне ярыш төсе алды. Укучылар, милли уеннар белән беррәттән, тарих белән бәйле төрле...

Гәрәева Алинә,
9 сыйныф укучысы.
Күптән түгел мәктәбебездә тарих атналыгы үткәрелде. Атналыкның программасы кызыклы һәм эчтәлекле итеп төзелгән иде, аны ачканнан соң икенче көнне 7-10 сыйныф укучылары «Зәлидә» уенында көч сынаштылар. Татар халкының әлеге милли уены бу көнне ярыш төсе алды.
Укучылар, милли уеннар белән беррәттән, тарих белән бәйле төрле сорауларга да җавап бирделәр, һәр тур саен җиңелгән бер укучы төшеп кала барды. Финалга 9нчы сыйныф кызлары Гәрәева Алинә һәм Мәхмүтова Илсөяр чыкты. Ахыр чиктә, Мәхмүтова Илсөяр җитезлек күрсәтеп, уенның җиңүчесе булды. Уен катнашучыларга да, тамашачыларга да бик ошады.
Атналыкның бер көне мәктәбебездә эшләп килгән тарих түгәрәгенә йөрүче укучылар эшчәнлегенә багышланды. «Туган як серләре» дип аталган әлеге түгәрәккә йөрүче укучылар авылыбызның атаклы кешеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары турында кызыклы һәм эчтәлекле чыгышлар әзерләделәр.
Атналыкның йомгаклау кичәсе Бөек Ватан сугышы темасына багышланды. Монда 11 сыйныф укучылары, ике командага бүленеп көч сынаштылар. Укучыларның җаваплары, аларның Бөек Ватан сугышы белән бәйле вакыйгаларны, даталарны, шәхесләрне әйбәт белүләрен күрсәтте. Тамашачы укучылар да сорауларны игътибар белән тыңлап, үзләренең белемнәрен тикшереп утырдылар. Кичә һәркемгә файдалы булды, чөнки Ватаныбыз тарихында тирән эз калдырган әлеге вакыйга турында без - яшь буын күп белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев