Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бер күрешү үзе бер гомер...

Айсылу Сафина, Чәчәкле төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Нинди генә чорда яшәсәк тә без үзебез сайлаган эшебездә намуслы хезмәт итәргә тиешбез. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар", - диләр тырыш кеше турында. Һөнәрең булса, авырлыклардан курыкмыйча эшеңне яратып башкарсаң син үзеңне бәхетле кеше дип саный аласың. Без...

Айсылу Сафина,
Чәчәкле төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Нинди генә чорда яшәсәк тә без үзебез сайлаган эшебездә намуслы хезмәт итәргә тиешбез. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар", - диләр тырыш кеше турында. Һөнәрең булса, авырлыклардан курыкмыйча эшеңне яратып башкарсаң син үзеңне бәхетле кеше дип саный аласың.
Без яңа гасырда яшибез. 21 гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге катлаулы үзгәрешләр укучыларда: "Мәктәпне тәмамлагач, кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр сайларга?" - дигән сораулар тудырды.
Гомерлек һөнәрне сайлау җиңел түгел. Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормышыннан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә бирүче дә - хезмәт.
Мәктәбебездә студентлар белән очрашу традициягә әйләнде. Быел да 23 гыйнвар көнне бер-берсе белән күрешергә, фикер уртаклашырга мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар килде.
Быел гына укуны тәмамлап киткән Айсылу Гөлминсадыйкова үзенең чыгышын шигырь юллары белән башлап җибәрде.
Бер күрешү - үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын.
Кайтыйк әле, онытмыйк без, дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.
Айсылу һәм аның ике иптәше Рузилә белән Миләүшә Казан медицина көллиятенең 1нче курсында белем алалар. Алар үзләренең дөрес һөнәр сайлауларыннан канәгать булулары турында сөйләделәр. Гөлминсадыйкова Гөлназ да 11нче классны тәмамлагач, шул ук уку йортында белем ала. Дүртенче курста укучы Фәйзиева Гөлназ инглиз теле укытучысы булырга җыена.
Мәктәп укучылары студентларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, һәр сыйныф төрле һөнәрләргә караган презентация күрсәтте.
Аннары студентлар биремнәр башкарды. Алар кроссворд чиштеләр, "һөнәр" сүзенең синонимнарын уйладылар. 9 сыйныф укучысы Минсабирова Гөлгенә сүзне йомгаклап шигырь укыды.
Балачакны ташлап китәр чаклар
Сизелми дә килеп җитәчәк.
Балачаклар кире кайтмас,
Алда юллар безне көтәчәк.
Алда юллар - кайсын сайларга?
Төрле уйлар баштан үтәчәк.
Дөрес юллар сайлаганда гына,
Көтәр безне матур киләчәк.
Соңыннан очрашу кичәсендә катнашучылар өчен күңелле бию кичәсе оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу