Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бер күрешү үзе бер гомер...

Июль көннәренең берсендә санаторий мәктәп-интернат ишек алды гөрләп торды. Монда мәктәпне ике дистә ел элек тәмамлаган укучыларның очрашу кичәсе булды.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Кичәне Елена Луценко оештырды. Ул безнең шәһәрдә яши һәм социаль челтәрләр аша классташларын эзләп тапкан. Аннары ярдәм сорап, физкультура укытучысы Василий Дмитриевичка мөрәҗәгать итә һәм ул очрашуны оештыру мәсьәләләрендә ярдәм итәргә алына. Василий Дмитриевич бөтен гомерен шушы мәктәпкә багышлаган укытучы. Институтны тәмамлагач та шушында кайтып эшли башлый һәм әлегә кадәр үз эшенә тугры калган.
Санаторий мәктәп-интернат үзенчәлекле белем йорты. Укучылар монда яшиләр һәм шушында укыйлар, шуңа күрә ул аларның икенче туган йортына әверелә.
Очрашуның беренче мизгелләре аеруча дулкынландыргыч булды. Укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен бу чын имтихан иде, чөнки егерме ел аз вакыт түгел, элеккеге укучылары нык үзгәргәндер, аларны таный алырлармы? Юкка борчылганнар икән, укытучылар бу сынауны уңышлы үттеләр. Яр Чаллыдан бертуган Вячеслав һәм Виталий Борисовлар, Артём Хлопунов, Димитровградтан Марина Тилла, Әлмәттән Венера Хәмидуллина, Көектән Нурия Минһаҗева һәм башкалар туган мәктәпләре, укытучылары һәм тәрбиячеләре белән очрашуга чиксез шатландылар. Аларның һәрберсенең яраткан эшләре бар, гаилә корып өлгергәннәр, балалар үстергәннәр. Укучыларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткән мәктәпнең роле әйтеп бетергесез зур булган - аларның һәрберсе бу турыда дулкынландыргыч итеп әйтте.
Укыган елларда төрле хәлләр була, балалар төрле җирдән килгән, һәрберсенең үз холкы. Алар янында һәрвакыт кешелекле, бала күңелен аңлаучы укытучылары һәм тәрбиячеләре булган. "Мәктәп мине кеше итте. Тормышта ирешкән уңышларым - барысы да укытучыларымның тырышлыгы нәтиҗәсе", - диде Илшат Абдуллин. Ул Людмила Петровна Микшинага аеруча зур рәхмәт белдерде.
"Ә мине мәктәп җаваплылыкка, мөстәкыйльлеккә өйрәтте", - диде Әлмәттә бухгалтер булып эшләүче, өч бала үстерүче Алсу Низамова.
Бу очрашуга аларның күбесе нәрсәдер алып килгән иде. Мәсәлән, Вологдада яшәүче Виктория Пипчук 6, 7 һәм 8 класста укыганда тутырган көндәлекләрен, ә Елена Луценко фоторәсемнәр алып килгән. Еленаның сүзләренә караганда, аңа дүрт мәктәптә укырга туры килгән, алар арасында иң яхшысы - санаторий мәктәп була. Шуңа күрә ул өенә дә якшәмбе көннәрендә генә кайтып йөри, кайтмый калган вакытлары да булган...
Тәрбияче Галина Александровна Епифанова алып килгән альбомдагы фоторәсемнәрдә күпләр үзләрен таныдылар һәм хатирәләр кабат яңарды. Ә элеккеге укучылары тәрбиячеләрен онытмыйлар, җай туры килсә, аның янына еш керәләр. Аның өчен шуннан да зур бәхет юктыр.
Санаторий мәктәптә үткән бу очрашу бик күп истәлекләрне яңартты. Кеше тормышында мәктәп еллары иң күңелле, иң якты хатирәләр калдыра. Алар үзләрен укыткан укытучылар һәм тәрбиячеләр Алевтина Михайловна Гончарук, Галина Александровна Чичирина, ирле-хатынлы Епифановлар, Клара Анатольевна Марюхова, Ирина Ивановна Лаврентьевага аеруча зур рәхмәтләрен белдерделәр. Алар мәктәптәге һәм интернаттагы чисталыкны, үзенә тартып торган матурлыкны да искә төшерделәр. Болар бит барысы да балаларны тәртипкә, кеше хезмәтенә хөрмәт белән карарга өйрәтә, чөнки бу чисталыкта, аерым алганда шунда эшләгән җыештыручылар хезмәте керүен алар яхшы аңлый. Кунакларның туган мәктәпләрен сагынулары сизелеп тора. Класс бүлмәләрендә йөргәндә, һәркем күңелендә мәктәп белән бәйле иң якты хатирәләр яңарды...
Бу очрашуга укытучылар һәм тәрбиячеләр зур дулкынлану белән килде. Санаторий мәктәпкә укучылар республиканың төрле төбәкләреннән килеп укый, укып бетергәч,алар кире кайтып китәләр, күпләрен язмыш тагын да еракка озата. Шуңа күрә мондый очрашулар сирәк була.
Шулай да мәктәпне тәмамлаган укучылар кая гына китеп, кайда яшәсәләр дә, аларны балачакның якты истәлеге булган санаторий мәктәп-интернат берләштерә.
Кунаклар һәм укучыларның җылы очрашуы шәһәр кафеларының берсендә дәвам итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X