Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белемгә кызыксыну уятып

Укучылар көненең яртысын алып торган өстәмә белем бирү процессы балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы итеп оештырылырга тиеш.

Владимир Трошин,
"Регата" техник иҗат станциясе директоры.
Бүгенге көндә зур әһәмият бирелгән өстәмә белем бирүне үстерү идеясын укытучылар гына түгел, ата-аналар да хупларга тиеш. Бу эштә иң мөһиме - вакытны үткәреп җибәрмәскә. Чөнки инде бер буын балалар белемне урамда алып өлгерде. Мин моны бөтенләй начар дип тә әйтмәс идем: урам баланы күп нәрсәгә өйрәтә, бары тик нәтиҗәләре генә төрлечә булып чыгарга мөмкин.
Өстәмә белем бирүне балалар бакчасы, башлангыч мәктәптән үк башларга кирәк, чөнки нәкъ бу яшьтә балаларда иҗатка тартылу хисе көчле була, алар яңа нәрсәне шунда ук өйрәнәләр. Балалар турында: "Үскәч өйрәнер әле..." дип әйтер чаклар инде күптән артта калды. Юк! Үсә төшкән саен, балада белем алу теләге кимегәннән-кими бара.
Безнең техник иҗат станциясе инде өч ел эшли һәм без балаларда иҗатка, белемгә тартылу хисен үстерергә тырышабыз. Хәтта җәйге каникуллар вакытында да балаларыбыз яраткан шөгылен ташламыйча, бездә алган белемнәрен камилләштерәләр, ә кайберәүләре мәктәпне тәмамлагач, безнең белем бирү профиле булган югары уку йортларына керә.
Безнең балалар өйрәнә торган җилкәнле спорт, кайтинг, робототехника, картинг һәм башка спорт-техника төрләре һәрвакыт алга баруны, белемгә омтылуны, камилләшүне таләп итә. Кайбер укучылар берничә тапкыр яхтада йөргәннән соң, үзләрен инде тәҗрибәле диңгезче итеп хис итә башлый. Ә бала бу һөнәргә чын күңеле белән бирелсен, киләчәктә дә дәвам итсен өчен педагогтан күпме көч һәм осталык таләп ителә. Көн саен диярлек спортның яңа төрләре чыгып торган бүгенге заманда бу аеруча мөһим. Шуңа күрә безгә тугры калган спортчылардан торган җилкәнле спорт, кайтинг, картинг буенча командалар оештырыла. Мәсәлән, күптән түгел без республика педагогларының август киңәшмәсендә күрсәтмә чыгышлар ясадык. Район мәктәпләреннән килгән педагоглар безнең укучыларның чыгышларын зур кызыксыну белән күзәтте, хәтта сораулар бирүчеләр дә булды. Димәк, эшебез бушка китми, нәтиҗәләре киләчәктә тагын да сөендерсен иде.
Ә бу ай ахырында бездә "Регата"да шөгыльләнә торган спортның барлык төрләре буенча ярышлар үтәчәк. Бу бик кызыклы тамаша булырга тиеш, шуңа күрә теләге булган һәр кешене безгә килергә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Регата