Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИдән куркырга кирәкме?

Чыгарылыш имтиханнар чоры тулы көч белән дәвам итә. Быел БДИ тапшыру процедурасы контрольне көчәйтү хисабына шактый нык үзгәрде. Чыгарылыш класс укучылары үзләрен мондый шартларда ничек хис итә икән?

Мария Краснова, Ким урта мәктәбен тәмамлаучы (Тракторный посёлогы):
- Тиешенчә хәзерләнсәң, бердәм дәүләт имтиханы алай ук куркыныч түгел. Хәзерлекне дә кайберәүләр кебек соңгы көннәрдә түгел, ә алданрак башларга кирәк. Имтиханнар нинди генә формада үткәрелсә дә, хәзерләнмичә барыбер тапшырып булмый.
Миңа математика буенча БДИ рус теленекенә караганда җиңелрәк бирелде. Алда әле җәмгыять белеме буенча имтихан тапшырырга кирәк. Аны да уңышлы тапшырырмын дип өметләнәм, ә аннары Казан шәһәренең финанс-экономик юнәлешендә белем биргән берничә югары уку йортына керергә тырышып карыйм.
БДИнең имтиханнар тапшыру белән чагыштырганда бер зур өстенлеге бар: БДИне тапшырып, кулга аттестат алгач, документларыңны теге яки бу техникумга яки югары уку йортына тапшырасың да, чакыру килгәнне көтәсең.
Елена Лифантьева, укучының әнисе (Өчкүл авылы):
- Минемчә, без әле БДИ кебек җитди сынауга бик әзер түгел, чөнки белем тикшерүнең бу формасы турында аз беләбез, үзгәрергә дә мөмкинлегебез яки теләгебез юк. Бу яңалыкка карата башкачарак фикердә булырга кирәк. Аның уйлап бетерелмәгән яклары шактый булса да, уңай яклары да бар бит.
Ольга Ашмарина, Полянка урта мәктәбенең математика укытучысы:
- Имтиханнар тапшыру укучыдан һәрвакыт зур киеренкелек таләп итә. Ә имтихан БДИ формасында булса икеләтә кыенга туры килә. Монда бит кешедән сорап та, шпаргалкадан файдаланып та, күчереп язып та булмый. Нәтиҗәдә имтиханга ныклап хәзерләнергә генә кала. Ни кызганыч, моны кайберәүләр аңлап бетерми әле.
Надежда Лукашина, Ким урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Үз тәҗрибәмнән чыгып, бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар артык кырыс шартларда югалып кала, дип әйтә алам. Имтихан чит мәктәптә үткәрелсә, аеруча кыен була. Нәтиҗәдә баллар кими. Үз-үзеңә ышанып җитмәү, курку кебек хисләрне җиңеп була, иң мөһиме - хәзерлек тиешле дәрәҗәдә булырга кирәк. БДИ авыл балаларына теләсә кайсы югары уку йортына керү мөмкинлеген ачканга күрә, яхшылап укырга, үз көчеңә ышанырга кирәк.
Мин инде берничә ел рәттән "С" өлешенең киңәйтелгән җавапларын - иншаларны тикшерү буенча республика комиссиясе составына керәм. Шуңа күрә канәгатьлек хисе белән елдан-ел укучыларның эшләре эчтәлеклерәк, белемлерәк булуын билгеләп үтәсем килә.
Наталья Журавлёва, кадет мәктәп-интернатының математика укытучысы:
- Минемчә, укучыларны барыннан да битәр бердәм имтиханны үткәрү формасы куркыта. Мәсәлән, бөтен җиргә куелган видеокамера күзәтүе астында һәркем дә үзен тыныч хис итә алмый бит. Өстәмә борчу тудырган башка факторларның да җитәрлек булуы имтихан бирүчеләргә нык комачаулый. Тик укучылар бу сынауга рухи яктан да, физик яктан да әзер булырга кирәклеген яхшы аңлыйдыр. Имтиханнан соң укучылар җәй буе диярлек ял итә.
Дарья Ковалёва, Никольск урта мәктәбен тәмамлаучы:
- Мин БДИне ерып чыга алмаслык сынау димәс идем. Әйе, читтән ярдәм булмагач куркыта да, тик теләсә кайсы имтиханга керергә куркыныч бит. Ә БДИгә хәзерләнгән вакытта укыган чакта аңлап бетермәгән нәрсәләрне дә өйрәнәсең. Безнең һәрберебез мөмкин булганча күбрәк балл җыеп, дәрәҗәле уку йортына керергә, җаның теләгән һөнәргә укып чыгарга хыяллана. Моннан тыш, БДИ тапшыру җәй көне ял итәргә, документлар, керү имтиханнарын тапшыру өчен киткән акчага экономия ясарга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, алдан тоелганча ук начар булып чыкмады. Ә имтихан тапшыра алмаган начар укучыларга килгәндә, аттестатсыз калучылар элек тә була иде бит. Бәлки, бу укучыларны белем алу процессына җаваплырак карарга мәҗбүр итәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X