Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Башкарган эшкә йомгак ясап, киләчәккә планнар билгелибез

Үткән атна ахырында укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышы булды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин район белем бирү системасының торышы һәм перспективалары турында доклад ясады. Сезнең игътибарга докладның кыскартылган өлешен тәкъдим итәбез. Районда барлыгы 29 мәктәпкәчә балалар бакчасына 739 бала йөри, 23 мәктәптә 2240 бала укый (2014-2015 уку елында 2270 бала...

Үткән атна ахырында укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышы булды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин район белем бирү системасының торышы һәм перспективалары турында доклад ясады. Сезнең игътибарга докладның кыскартылган өлешен тәкъдим итәбез.

Районда барлыгы 29 мәктәпкәчә балалар бакчасына 739 бала йөри, 23 мәктәптә 2240 бала укый (2014-2015 уку елында 2270 бала укырга тиеш). Бездә 13 урта мәктәп исәпләнә, анда башлангычларның 5 филиалы, 7 төп мәктәп, кадет һәм санаторий интернат мәктәбе, сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп, тармак технологияләре техникумы һәм 7 өстәмә белем бирү учреждениеләре бар.

Шәһәр буенча 2013 елда һәр класста уртача -23,2 бала, 2014 елда -22,7 бала, авылларда - 5 һәм 5,2 бала укыды.

2011 елдан алып мәгариф системасында материаль-техник һәм укыту базасын камилләштерү белән бәйле зур үзгәрешләр бара. 2011 елда икенче этапның яңа стандартлары кертелде, 2020 елга кадәр ул белем бирүнең барлык баскычларына кертеләчәк. Шулай ук укытучыларны укытуның Сингапур системасына ныклап өйрәтү бара. Мәгариф бүлеге методистлары җәй көне ике атналык әзерлек курслары үттеләр. Хәзерге вакытта район мәктәпләрендә 843 компьютер техникасы - укытучылар өчен 408 ноутбук, укучылар өчен 182 ноутбук һәм 253 ПК бар. Район буенча, нәкъ республикадагы кебек, бер компьютерга 5 кеше туры килә.

2014 елда республика программасы буенча Аграмак һәм Ямбакты мәктәпләрен капиталь ремонтлау өчен 27 миллион 650 мең сум акча тотылды, санаторий мәктәп-интернатын ремонтлау 70 миллион сумнан артыкка төште. 2015 елда "Родничок" балалар бакчасында өстәмә бала урыннары булдыру, ике группаны ремонтлау күздә тотыла, аның өчен 6 миллион сум акча каралган.

Быел 1нче шәһәр мәктәбендә "Доступная среда" программасы буенча 1900000 сумлык эш башкарылган. Җирле бюджеттан бу максатлар өчен 4 миллион 264 сум акча бирелгән. Быел барлыгы капиталь һәм агымдагы ремонтка җирле бюджеттан бирелгән акчага 8 миллион сумнан артык эш башкарылган.

Агымдагы елда уртача хезмәт хакы менә мондый: балалар бакчасы тәрбиячеләренеке - 24344 сум, укытучыларныкы - 32080 сум, өстәмә белем бирү педагогларының - 13875 сум, мәктәп техник хезмәткәрләренеке - 7300сум.

2013-2014 уку елы республикада Математика елы дип игълан ителде һәм шуңа күрә бу юнәлештә шактый эшләр башкарылды. Премьер-министр урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алдагы елны Физика елы дип атарга тәкъдим итте.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты үз көченә керде. Балалар бакчалары алдында стандарт таләпләрен өйрәнү бурычы тора. Мәктәпкәчә белем бирүнең гомуми белем бирүдә беренче баскыч булуын билгеләп, закондагы үзгәрешләрне исәпкә алырга кирәк.

Хәзерге вакытта яңа стандартларны кертү буенча план-график эшләнде. "Колосок" балалар бакчасы базасында аны практикага этаплап кертү буенча республика эксперименталь базасы оештырылды. Өч педагог монда тиешле курслар үтте.

Шәһәрдә хәзерге вакытта балалар бакчасына мохтаҗ булган 3 яшькә кадәрле 24 бала бар, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларның барысы да бакчага йөри.

Мәктәпкәчә белем бирүдә кадрлар сыйфат ягыннан яхшырдылар, югары белемле белгечләр артты -51 процент (2013 елда - 41 процент иде). Биш педагог читтән торып укый.

Татарстан Республикасы буенча белем бирүнең сыйфат рейтингында быел безнең район 23 позицияне бирде һәм кырыгынчы урынга төште. Бу БДИның нәтиҗәләре начар булу белән аңлатыла. Рус теле буенча без 16 баскычка төштек һәм 39нчы урынны алдык (60,05 балл), математика буенча үткән елгы дәрәҗәдә калдык - 37нче урын (43,06 балл).

Тугызынчы классны тәмамлаучы барлык балалар да аттестатлар алды. Аерым фәннәрне тирән өйрәнә торган шәһәрнең 1нче мәктәбен тәмамлаган 22 укучының 1се аттестатсыз калды (математикадан 2ле алды) - бу бик борчулы хәл. Моннан тыш,тагын өч икеле сайлап алынган фәннәрне (биология, физика, география) начар биргән өчен куелды.

Бер укытучыга туры килгән укучылар саны буенча без 21нче урынны алып торабыз (уртача республика күрсәткече -8,8). Бер укытучыга аз укучы туры килсә, аның чыгымнары артык булуын белмәгән кеше юктыр. Хәзерге вакытта район буенча аз комплектлы мәктәпләр 50 процент тәшкил итә, бер балага тотылган чыгым елга уртача 103,43 сум туры килә. Бер укучыга тотылган чыгым буенча без ТР рейтингында астан бишенче урында барабыз. Иң күп чыгым районның Тукай, Көек, Чәчәкле мәктәпләрендә. Аз комплектлы мәктәпләрдә укытучы кадрлар белән дә проблемалар бар. Бер укытучыга берничә фәнне укытырга туры килә. Мондый шартларда кайбер оештыру чаралары күрергә кирәк.

Быел Ямбакты, Никольский, Ким мәктәпләре республика дәрәҗәсеннән дә югарырак нәтиҗәләр күрсәтеп, лидерлар исәбенә керде. Никольск мәктәбе шулай ук авыл җирендәге 100 иң яхшы мәктәп рейтингына керә (29нчы урын).

Тугыз мәктәптә (Антоновка, Иске Рәҗәп, Иж-Борискино, Ямбакты, Вожи, Көек, Танкеевка, Тукай, Чәчәкле) югары квалификацияле категориягә ия булган укытучылар юк. Күп еллардан бирле Урта Йорткүл мәктәбендә дә югары категориягә ия булган укытучылар артмый.

Җиде белем бирү учреждениесендә профильле белем бирү (укучыларның 73 проценты, Татарстан Республикасы буенча уртача алганда -74 процент) оештырылды. Аеруча аграр-техник (ике мәктәптә), социаль-икътисадый) (өч мәктәп), табигый-фәнни (бер мәктәп), социаль-гуманитар (бер мәктәп) оборона-спорт (кадетлар мәктәбе) юнәлешендә белем алырга теләүчеләр күп булды. 9 класста укучыларның 100 проценты да диярлек тиешле профиль буенча әзерлек үтте. 2013 елда мәктәпне тәмамлаучылар арасында югары уку йортларына керүчеләр күп булды. Район буенча уртача күрсәткеч 57 процент тәшкил итә.

2014 елда өч укытучы өстенлекле "Мәгариф" милли проекты кысаларында иң яхшы укытучылар конкурсында катнашты. Быел Иж-Борискино мәктәбенең тарих укытучысы Зинаида Борисовна Мокшина һәм Өчкүл мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Евгения Геннадьевна Сидорова педагогика эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешүләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының йөз һәм алтмыш мең сум күләмендәге грантларына лаек булдылар.

"Ел укытучысы-2014" конкурсының район этабында Болгардагы 1 нче урта мәктәпнең биология укытучысы Наталья Геннадьевна Авдеева җиңүче булды. Ә менә Болгардагы 2 нче урта мәктәпнең башлангыч класс укытучысы Ольга Николаевна Егорова "Кеше тәрбияләргә" республика конкурсының "Класс җитәкчесе" номинациясендә финал этабына чыкты.

Татарстан Республикасында милли белем бирүне үстерү буенча рейтингта быел без күрсәткечне бераз яхшырттык, әмма барыбер 39 нчы урыннан югары күтәрелеп булмый.

Районда укучыларның 100 проценты да диярлек татар телен өйрәнә. Татар телендә белем бирүче 7 учреждение бар -өч урта, өч төп һәм бер башлангыч мәктәп. Алардагы татар балаларының саны 194 кә җитә.

Милли белем бирүне үстерүгә ярдәм итү максаты белән кабинетларның укыту-материаль базасын заманча җайланмалар, иллюстрацияле материаллар һәм күргәзмә әсбаплар белән тәэмин итү юнәләшендә эшләр башкарылды.

Районда балаларга татар телендә белем һәм тәрбия бирүче биш мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Балаларның 60 процентына татарча белем һәм тәрбия бирелә.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларга ике дәүләт телендә белем бирү өчен укыту-методик комплектлар белән тәэмин итү буенча эш алып барыла. Барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укыту-методик комплектлар, мультимедия җайланмалары белән тәэмин ителгән. Балалар бакчасындагы һәр төркемнең ноутбугы, җидесендә -планшет бар, 19 бакча Интернетка тоташтырылган. 52 тәрбияче мәктәптә ана телен өйрәнә.

Сәләтле балаларны барлау һәм аларга ярдәм итү максаты белән ел саен татар теле һәм әдәбияттан муниципаль һәм республика күләмендә олимпиадалар уздырыла. Олимпиадаларда 14 укучы катнашты. Урта Йорткүл урта мәктәбенең 11 класс укучысы Илсөяр Мәхмүтова татар мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында әдәбият фәне буенча призер булды. Ә менә Никольск урта мәктәбенең 9 класс укучысы Людмила Павлычева рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче рус төркемнәре арасында татар теленнән хаклы рәвештә призер исемен алды.

Ким урта мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Андрей Амосов татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың дистанцион туры нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.

2014 елның 1 сентябреннән шәһәрдәге урта мәктәпләр базасында татар класслары ачу күздә тотыла. Беренче класска керүче татар балаларының әти-әниләре белән сөйләшүләр дә үткәрелде.

Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү буенча быел безнең район рейтингта 12 баскычка күтәрелде һәм 16 нчы урында тора.

2013-2014 уку елында районның өстәмә белем бирү тармагына 800 000 сум республика гранты җәлеп ителде: Балалар иҗат йортына -218000, Полянка мәктәбенә - 68886, "Регата" балалар техник иҗат станциясенә - 357600 сум.

Мөһим бурычларның берсе булып мәктәптә спортны үстерү, укучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту тора. Болгардагы 2 нче урта мәктәпнең 10 класс яшүсмерләре һәм кызлары командасы иң яхшы физик әзерлек буенча республика мәктәпләре арасында беренче урынны алды. Август аенда алар Мәскәүдә узган унынчы "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" физкультура-спорт форумында Татарстан Республикасы данын яклап чыгыш ясадылар һәм мактаулы бишенче урынга лаек булдылар.

Балигъ булмаучылар арасында хокук тәртибен бозуларны кисәтү - районның бердәм белем-тәрбия бирү процессын оештыруда әһәмиятле юнәлешләрнең берсе. 2014 елның 8 аенда балигъ булмаучылар тарафыннан 2 җинаять (узган елның шул чорында -4) кылынган. Җинаятьләр бер үк төрле диярлек - чит кеше әйберләрен урлаганнар. Бу чор эчендә балигъ булмаган балаларын тәрбияләү буенча ата-ана вазифаларын үтәмәгәннәре өчен 52 ата-ана административ җаваплылыкка тартылган. Район мәктәпләрендә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән алты профилактик программа уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге программаны үтәүдә 2236 укучы катнаша. Районда "Рассвет" муниципаль социаль реабилитацияләү консилиумы эшли.

Класс җитәкчеләре, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларының эш тәҗрибәсе "Спас муниципаль районында үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү" методик пособиесендә гомумиләштерелгән. Февральдә традицион оборона-масса эше айлыгы, майда - "Узган сугыш кайтавазы" музыка фестивале уздырылды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгәндә укучыларга патриотик тәрбия бирүнең төп алымнарын билгеләргә кирәк.

Җәйге каникул көннәрендә 2515 бала ял итте. Райондагы 23 мәктәптә көндезге лагерьлар эшләде, 150 бала вакытлыча эшкә урнаштырылды. Быел "Болгар" станционар лагеры дүрт сменада эшләде. Балалар шулай ук район территориясендә оештырылган "Аргамак", "Сәләт", "Туган тел" лагерьларында иркенләп ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучыларның август киңәшмәсе пленар утырышы Мәгариф бүлеге