Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар китап укырга тиеш...

Агымдагы ел башында Россия Президенты Владимир Путин һәр укучы мәҗбүри рәвештә укып чыгарга тиешле 100 китаптан торган исемлек төзергә тәкъдим итте. Аңа нинди китаплар кертелгән һәм бу фикерне кем ничек кабул итә икән?

Ирина Телицына.
"НЖ".
Китап элек-электән кешенең иң якын дусты һәм киңәшчесе дип саналса да, компьютерлар аларны акрынлап кысрыклап чыгара башлады. Күпчелек укучыларның матур әдәбият китапларын укымавы беркемгә дә сер түгел. Мәҗбүри укылырга тиешле китаплар исемлегенең төзелүенә шул да сәбәпче булгандыр. Аны Санкт-Петербург дәүләт университеты хәзерләде, Интернет буенча сораштыру нәтиҗәләре дә исәпкә алынды.
Бүгенге көндә Мәгариф министрлыгы бу исемлекне эшләп бетерде һәм ул килешү өчен төрле ведомстволарга җибәрелде. Анда мәктәп программасына кертелгән әсәрләрнең булмавын билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, Александр Пушкинның әсәрләре исемлеккә кертелмәгән. Владимир Богомолов, Алексей Ухтомский, Владислав Крапивин, Юрий Бондарев, Константин Симонов һәм башка бик күп язучыларның әсәрләре шушы исемлектә урын алган. Әлегә ул класстан тыш укыла торган китаплар исемлеге дип санала, ә төбәкләр аны үзләре тулыландыра ала. Нәтиҗәдә исемлеккә 150 китап кертелергә мөмкин...
Бу әсәрләр белән танышу укучылар өчен файдалы булачак. Ләкин монда икенче мәсьәлә килеп туа - алар моның кадәр китапны укып бетерә алырмы, бүгенге көндә укучылар китап укыймы икән? Балалар китапханәсенең уку залы китапханәчесе Любовь Погодина сүзләренә караганда, аларда китап укучылар аз түгел. Китапханәгә беренче класстан алып, тугызынчы класска кадәр укучылар йөри. Китапханә хезмәткәрләре даими рәвештә төрле күргәзмәләр, конкурслар, викториналар, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештыралар. Бәйрәм чаралары да мавыктыргыч һәм эчтәлекле уза. Боларның барысы да китап уку белән кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Уку залында тыныч кына журналлар карарга да, төрле белешмә әдәбиятын да табарга була. Китапханәнең фондлары бай, шулай да китаплар теләгән кадәр кайтмый.
Любовь Михайловна әйтүенчә, китапханәдән халык җәй көне дә өзелеп тормый. Мондый хәл хезмәткәрләр өчен дә күңелле. Ә актив китап укучылар исемлегенә бертуган Алия һәм Алсу Сәгыйровалар, Анна Егорованы кертергә мөмкин. Махсус исемлек төзү фикерен китапханәчеләр дә хуплый. Ләкин алар һәр укучының шулкадәр зур күләмдә әдәби әсәрләрне укып чыга алуларына шикләнәләр. Китап укудан тыш, башка эшләр дә бар бит әле...
Рус теле һәм әдәбияты укытучылары бу турыда ниләр уйлый икән? Мәсәлән, Никольск урта мәктәбе укытучысы Надежда Сергеевна Исаева күптән түгел тугызынчы класс укучылары белән дәрестә китапларның безнең тормышта уйнаган роле турында әңгәмә үткәргән. Укучыларның китап укуга өстенлек бирүләре, хәзерге вакытта аның әһәмиятен аңлаулары, әлбәттә, шатландыра. Билгеле, алар беренче чиратта мәктәп программасына кертелгән әсәрләрне укыйлар. Югары уку йортларына керергә теләүчеләр бу мәсьәләгә аеруча җитди карый. Тик мондый укучылар күп түгел. Надежда Сергеевна фикеренчә, исемлеккә иң кызыклы әсәрләр кертелергә тиеш, иң мөһиме - аларны теләсә кем таба алырлык булсын. Чөнки китапханәдә хәтта мәктәп программасы буенча укылырга тиешле китаплар да җитеп бетми, аларның күбесе бик күптән чыгарылган. Укучылар кирәкле әсәрләрне Интернеттан эзләргә мәҗбүр. Тик бу барыбер китап укуны алыштыра алмый...
Наталья Геннадьевна Мөхетдинова инде озак еллар буе 2нче урта мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Ни кызганыч, китап укый торган балалар саны елдан-ел кими бара, ди ул. Башлангыч класс укучылары бу эштә актив булса да, үсә барган саен, китап укымый башлыйлар. Ә бит китап уку кешенең аң-белемен арттыра, фикер йөртергә өйрәтә. Өлкән класс укучылары Владислав Мөхәммәтов, Ксения Перепечёнова, Рузалия Сәлахова, Гөлнара Сабирова моны яхшы аңлап, матур әдәбият укырга вакыт табалар. Билгеле инде, тәкъдим ителгән исемлектәге китапларны алар һичшиксез укып чыга алалар. Ә китапка битараф кеше моны эшли алмый.
Бу мәсьәлә буенча үз фикерен шәһәр мәктәпләренең берсендә укучы кыздан сорадык. Ул үзе яхшы билгеләргә генә укый, ә китапларның мәктәп программасына кертелгәннәрен генә укый. Ә сәбәбе гади - өй эшләрен хәзерләү бик күп вакытны ала. Ә бала төрле түгәрәкләргә, сәнгать мәктәбенә, спорт секцияләренә йөрсә, ул вакытта нишләргә?
Шулай да китап уку күпләр өчен тормыш ихтыяҗына әверелә, бала да ата-анасына карап, китап укуга тартыла. Чынлап та, әтисе дә, әнисе дә китап укымаган гаиләдә бала да китап укымаячак. Ә класстан тыш китаплар уку бездә күптән килгән матур гадәт һәм ул бик күп балада китапка мәхәббәт уятты. 100 китаптан торган яңа исемлек бәлки балаларда китапка мәхәббәт уятуның бер этәргече булыр? Буш вакытта кулыңа китап алып утыру мөмкинлеге булса, бөтен дөньяны онытасың... Чөнки кайсы чорны гына алып карасаң да, китап барыбер белем чыганагы булып кала.
(Әлеге материалга карата үз фикерләрегезне www.spas-rt.ru сайтына җиткереп белдерә аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев